«Восток»лылар сынатмады

All-focusПохвистнево районы Мә­чәләй авылының “Восток” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе, Ринат Искәндәров һәм Хәлиулла Мамышев җитәкче­легендә, елына карата, бик яхшы уңыш җыеп алдылар.

Быелгы җәй һава торышы белән игенчеләрне сынап карарга булды, ахыры. Зур авырлыклар белән гектарыннан 20 центнер арпа җыеп алдылар һәм саклагычларга 650 тонна илтеп салдылар.  Уҗым бодае да әллә ни шәп булмады. Үткән елгы коры көз нәтиҗәсе буларак, гектарыннан 14,4 центнер гына чыкты, саклагычларга 700 тонна ашлык салынды. Комбайнчылар Вәлиулла Субеев – 250 тонна арпа, 305 тонна бодай, Рәшит Иваев 230 тонна арпа, 380 тонна бодай суктырдылар. Саламны төргәкләргә җыеп баручы Наил Исмәгыйлев 530 гектардан саламнарны җыеп алды һәм күп өлеше авыл халкына таратылды.  Әле тагын 1000 гектар җирләрдә гөрләп үскән көнбагышларны җыеп аласы бар. Анысы быел бик яхшы уңыш бирер, дип көтелә.

Шунысы игътибарга лаек: көзге чәчү эшләре алдыннан “Восток” хуҗалыгы җитәкчеләре ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Ә уңыш җыюга керешкәнче авылыбызның имамнары, кырга чыгып, Ходайдан мул уңыш, яхшы һава торышы теләделәр, бергәләшеп дога кылганнан соң гына аграрийлар гөрләтеп эшли башладылар. Ни гаҗәп, күк йөзе ачылып китте, һәм уңыш җыйган көннәр бик ямьле торды. Бу да Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте булды инде менә.

Киләсе ел уңышын кайгыртып Ибраһим Усяев 500 гектар җиргә уҗым бодае чәчкәндә орлык ташучы булып Зәйнулла Искәндәров, чәчү агрегатында Радмир Булатов эшләделәр.  Бу кыр эшләре хәере белән башланды һәм, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, уңышлы төгәл­ләнде.

Авыл хуҗалыгы хезмәт­кәрләрен якынлашып килүче профессиональ бәйрәмнәре бе­лән котлап, киләчәктә дә хәерле, акыллы, мантыйк­лы эшләр белән авыл халкын шатландырып торуларын, уңыш­ларга ирешеп, гөнаһ, хәрәм эш­ләрдән сакланып, Алла­һының биргән малы белән ризалыгын казансыннар иде, дип телибез.

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1338

Комментирование запрещено