1 октябрь – Өлкәннәр көне

1475332721_65012183Дөнья - тылсым оясы

Хөрмәтле дин кардәшләрем, милләттәшләрем, ак яулыклы әбиләр, апалар! Кадерле ир-атлар, бабайлар! Сезне Олылар көне белән тәбрик итеп, җан тынычлыгы, күңел сафлыгы, иң мөһиме – исәнлек, тыныч картлык, бәрәкәтле, гыйбадәтле гомер телим.

Алтын көз тантана итә -

Шатлыклы бәйрәм бүген!

Олыларны хөрмәт итеп,

Бирелгән бу изге көн.

 

Аклык булып алга дәшә

Хисләр йөрәк түрендә.

Өметне сүндермик әле,

Йөрәк бит унсигездә!

 

Бер Аллаһка сыену да

Аклык бирә күңелгә.

Ничек кенә яшәсәк тә,

Без килмәдек гомергә.

 

Кайгыларга бик бирешмик,

Шатлыкларга сөеник.

Тормыш катлаулы булса да,

Яши белсәң – түзәрлек.

 

Синең гомер китабыңда

Язылганны кем белә?

Язмыш юлында адашмый,

Мен син бәхет үренә.

 

Чәчеңә кагылган җилдәй,

Гомерләр үтеп китә.

Җан җылысын тоеп яшик,

Татулыкка ни җитә?

 

Хатадан хали түгелбез,

Һәркемнең үз кыйбласы.

Исәнлек-муллыкта яшик,

Дөнья — тылсым оясы.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 

Өлкән кеше нинди була?

Өлкән кеше нинди була,

Дигән уй керәме яшьләр

                                 башына?

Батырларча үткәнме

                             тормышы,

Онытмаслыкмы гомер

                                     буена?

 

Ул да шулай үскәнме икән,

Әти-әнисенең җылы

                                 куенында?

Кайларда гына йөрсә дә,

Тойганмы җылы караш

                               артында?

 

Шуны гына беләм: завод-

                       фабрикаларда,

Мул һәм тыныч тормыш

                               койган ул.

Дошман бәреп кергәч, туган

                             илен саклап,

Берлинга кадәр барып

                               җиткән ул.

 

Хәсрәт тулы авыр тормыш

                                       юлын,

Лаеклы үткән безнең

                                 бабайлар.

Язылган алар каны белән

Тарих битләренә — Рәсәйгә

                                         дан!

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1130

Комментирование запрещено