Павел Шмаков: «Мин татар теле бик озак яшәр дип ышанам»

45b2b47c2dfe3a4040cb314b64d70f9bПавел Шмаков - Казан үзәгендәге махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге — «Солнце» («Специализированный олимпиадно-научный центр») мәктәбе директоры. 11 ел Финляндиядә яшәгән һәм мәктәптә укытган Павел Шмаков татар телен барлык милләт укучыларына да укыту кирәклеге хакында «Татар-информ» журналистына сөйләде.

- Павел Анатольевич, мәктәбегездә татар телен укыту тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз әле.

- Безнең өчен иң мөһиме: татар телен барлык балалар да — татармы-русмы, гомумән, нинди милләттән булуына карамастан, укырга тиеш. Минемчә, балаларны син яһүди, син татар, син рус дип аермаулары мөһим. Әлбәттә, һәркайсы үзенең милләтен билгели. Гаиләдә без үзебез өчен табигый, күңелгә ятышлы булган телдә, урамда кешеләр белән үзебез теләгән телдә сөйләшәбез. Тышкы билгеләр буенча аермаска кирәк.

Миңа калса, мәктәпләрдә балаларны малайлар һәм кызларга да аермаска кирәк. Әлбәттә, алар бераз төрле. Ләкин малайлар өчен аерым мәктәп ясау дөрес түгел. Бу мөмкин, ләкин билгеле бер чикләр китереп чыгара. Кеше төрлеләндерелгән мохиттә матур үсештә була. Шуннан чыгып караганда, мәктәптә сәламәт балалар коляскада утыручы инвалид балалар белән бергә укыса, яхшы булыр иде. Балалар мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата нинди мөнәсәбәттә булу кирәклеген сизәр иде. Мәктәптә чит ил балалары барлыкка килү, кечкенәләр һәм олылар булуы, табигый аралашуы да нормаль.

Мин кечкенә вакытта — 9 яшьләр тирәсе булгандыр, татар телен ничек укытканнарын хәтерлим. Ул вакытта да дөрес укытмаганнар, минемчә. Татарларга туган тел дәресләрен көн уртасында куялар иде. Рус малайлары футбол уйнарга бара, ә татарлар дәрестә утыра. Без футбол уйный идек, ә татар балаларына уйнарга ярамаганга, алар үзләрен кимсетелгән итеп тоя иде. Ә бала өчен уйнарга рөхсәт итмәү бик куркыныч.

Иң авыр чакларны — 2017 елның октябрь аен хәтерлим. Безне мәгариф җитәкчеләре белән бергә прокурорлар җыя иде. Планны проекторда күрсәтәләр: без ни рәвешчә, кичекмәстән, 2 ай эчендә, кышын, декабрь аенда татар теле укытучыларының дүрттән өч өлешен эштән куарга тиеш. Бу бик куркыныч күренеш иде.

Бу безнең түрәләрнең мөмкин кадәр күбрәк Мәскәүгә ошарга тырышуларын күрсәтә. Шулай булмаса, билгеле бер числога шуны эшләргә кирәк дигән турыдан-туры фәрман булмас иде. Мәктәптә барысы да тыныч кына, ашыкмыйча эшләнергә тиеш. Таулы Карабахта, Украинада авыр вәзгыятьнең нинди проблемалар китереп чыгарганын барыбыз да белә. Башка чит илләрдә дә бик күп төрле ситуацияләр булды. Милли мәсьәләләрне тыныч, ашыкмыйча чишәргә була. Бигрәк тә мәктәптә — андый әйберләрне җәй көне, каникуллар вакытында хәл итәргә кирәк.

Мәктәп директорларына укыту планын 4 тапкыр өр-яңадан язарга куштылар. Башта министрлык указы белән, аннары прокуратура указы, шуннан соң тагын министрлык указы, аннары кабат прокуратура указы белән. Директорлар завучлар белән бергә төннәр буе утырып укыту планын яңадан язды. Болар барысы да матур түгел.

Без цивилизацияле ысул белән бардык. Балаларга укырга комачаулаулык итүче прокуратураны судка бирдек. Прокурорлар мәктәпкә килеп, әти-әниләреннән башка гына балалардан сорау ала иде. Алай дөрес түгел. Шулай итеп, уку елы ахырына кадәр без укытучылар һәм укучылар өчен дәресләр санын элеккегечә калдырдык. Аннары, ничек ясарга кирәк иде, шулай үзгәрттек.

Законны үтәргә кирәк. Ләкин закон җаны бер нәрсә, закон хәрефләре — икенче. Өченчедән, никадәр катгый рәвештә аны үтәргә кирәклеге дә бар. Кемнеңдер тормышына куркыныч янаганда җинаятьчене тотар өчен фатирга бәреп керергә дә мөмкиннәр, анысы аңлашыла. Яки башка җитди нәрсә булганда андый әйбер урынлы. Ә белем бирү турында сүз барганда барысын да акрын һәм тыныч кына эшләргә кирәк. Моны әлбәттә, прокуратура түгел, тиешле белеме булган, моның белән шөгыльләнергә тиешле органнар эшләргә тиеш. Психологлар, район мәгарифе бүлеге, Рособрнадзор.

Бездә татар теле сәгатьләре төрле сыйныфларда төрлечә. Кайбер сыйныфларда атнасына 1 сәгать, кайберсендә 2, кайберсендә — 3. Йөкләнеш һәм балаларга карап, ситуация төрле. Игътибар итегез — балаларның йөкләнешенә карап, милләтенә карап түгел! Теләсә кайсы бала, әти-әнисе белән яки укытучы белән бергә татар теле түгәрәгенә барырга, туган телен күбрәк укырга мөмкин. Әлбәттә, мәктәп аңа ярдәм итәчәк. Мәктәп үзе балаларны «татарлар сулга, руслар уңга» дип бүлмәскә тиеш. Бу дөрес түгел.

Без әкренләп ниндидер яңа әйберләр куллана башладык. Онытылган әйберләр бар. Безнең республикада күп еллар коммуникатив методикалар кулланырга кирәк дип әйтелде. Дәреслекләр уку түгел. Күз алдыгызга китерегез: беренче сыйныф, баланың әти-әнисе рус, дәреслекне ачалар, анда рус телендә бер сүз дә юк. Әти-әни балага ярдәм итә алмый. Ә шул ук вакытта янәшәдә генә татарлар яши, мәктәптә дә, ишегалдында да, подъездда да ярдәм итә алырлык кешеләр бар.

Барыннан да элек, шигырьләр укырга, җырлар җырларга, мультфильмнар карарга, татар телен белүче галимнәр белән очрашырга кирәк. Татар телендә җырлаучы рок-төркемнәрне тыңларга кирәк. Татар ризыклары пешереп алып килергә, чәк-чәк көне үткәрергә була — без боларның барысын да кулланабыз.

2017 елның октябрь, ноябрь, декабрендә авыр чаклар булды. Ул вакытта җәмгыять кайбер структураларның басымы астында катламнарга бүленгән иде. Кайбер әти-әниләр үзләренең балаларына татар телен укытуны тыйды. Мондый очракта таләп итәргә ярамый. Балалар белән көрәшергә ярамый.

Без нәрсә эшләдек? Татар телендәге мультфильмнар, җырлар санын арттырдык. Балалар мультфильмы карап бөтен сыйныф көлеп утырса, коридордагы 1-2 бала кире сыйныфка керә. Хәтта канәгәтьсезлек белдергән әниләр дә, күпмедер вакыттан соң балаларының сәхнәдә бөтен сыйныф белән бергә рус, инглиз, татар телләрендә җырлаганнарын күреп, шат калды.

Балаларының бәхетле булуы ата-аналарның педагогика турында күзаллауларыннан кадерлерәк. Балаларының елмаюын, аларның шат, бәхетле икәнен күргәч, үзләренең педагогик күзаллаулары дөресме икән дип уйланалар. Шундый әйтем бар: профессионал укытучылар һәм профессионал табибларга караганда кешеләр яхшырак дәвалый һәм укыта белә. Шул минутларда әти-әниләр нәрсәне дә булса дөрес эшлиләрме икән дип уйлана да инде. Без татар телен шулай укытабыз да: барысы өчен дә булуы, шатлыкка китерүе мөһим.

- Рус телендә сөйләшүчеләр арасында татар телен белергә теләүчеләр күпме?

- Монда сорауны башка төрле куярга кирәк. “Баланы чит телне өйрәнергә мәҗбүр итәргә ярамый”, диләр. Ләкин шуны онытмаска кирәк: инглиз теле дә безнең өчен чит. Әйтелгән сүз турында уйламыйча, турыдан туры гына катгый эш итсәк, инглиз телен дә өйрәнергә мәҗбүр итәргә ярамый. Ә без бит баланы инглиз телен өйрәнергә мәҗбүр итәбез.

Алга таба шулай ук фикерләсәк, бәлки математиканыа өйрәнергә дә мәҗбүр итәргә ярамыйдыр? Ә бит бөтен әти-әниләр дә математиканың кирәкле икәнен белә. Әти-әниләр аңларга тиеш: бала бәхетле генә түгел, киләчәк тормышка әзер дә булырга тиеш. Зур кешеләр нәрсә мөһим икәнен үз акыллары белән билгели. Шуңа күрә татар телен һәм инглиз телен төрле киштәләргә куярга ярамый. Шулай ук инглиз теле һәм математиканы. Барысын да акыллы итеп эшләргә кирәк.

Теләк турында әйткәндә, без түгәрәкләр турында әйтәбез. Безнең мәктәптә якынча 50 түгәрәк эшли. Мәсәлән, татар теле түгәрәкләре дә бар. Алар күп түгел, ләкин бар. Шулай ук математика, биология, химия, башкасы. Монда без балаларның теләкләреннән чыгып эш итәбез. 

Ә бар мәктәп программасы. Шул мәктәп программасы кысаларында математика дәресләренең минимумы бар. Бездә математика сыйныфы һәм математик булмаган сыйныф бар. Математика сыйныфында математика дәресләре бик күп. Бу шуны теләүчеләр өчен. Биология сыйныфында — 9 сыйныф ул — биология яратучылар җыела. Аларның биология дәресләре атнасына 2-3 сәгать булырга мөмкин. Ә рәсми булмаганы, әти-әниләре, укытучы ризалыгы белән кертелгәне тагын 7гә якын.

Әлбәттә, дәресләр үз теләкләре буенча, ләкин мәҗбүри, чөнки бу хакта килешенгән. Шулай ук без татар теле буенча да килештек. Без бу хакта әти-әниләр, балалар белән бик күп тапкырлар фикер алыштык. Татар теле дәресләренең күпмедер минималь саны мәҗбүри рәвештә программага кертелгән. Минемчә, бу бик мөһим.

- Күпме бала татар телен укый?

- Барлык балалар да татар телен укый. Бу бик мөһим, без бу хакта балалар белән сөйләштек. Балалар әйбәт, алар белән һәрвакытта да килешеп була. Әти-әниләр белән һәрвакытта да килешеп булмый. Чөнки кайбер әти-әниләр катгый позициядә тора, алар белән килешүе авыр. Шундый очракларда без күп әңгәмәләр үткәрәбез. Ә балалар белән барысы турында да килешеп була. Барысы турында да килешәч, безнең мәктәп программасы бар, мәктәп компонентыннан берникадәр сәгатьләр санын татар теленә тотабыз. Күп түгел, ләкин барысы өчен дә булуы мөһим.

 

- Сезнеңчә рус телендә сөйләшүчегә татар телен белү Татарстанда нәрсә бирә?

- Монда ике әйбер бар. Беренчедән, теләсә нинди телне белү файдалы. Шуңа күрә безнең мәктәптә күп төрле чит телләр укытыла: француз, немец, испан, кытай телләре. Алар программага кертелгән, мәктәптә икенче чит тел. Болар барысы да бездә бар. Күпме тел белсәң, син шуның кадәр тапкыр кеше дип әйтәләр. Төрле мәдәният кешеләре белән аларның телендә сөйләшә аласың дигән сүз. Бөек язучыларның әсәрләрен төп нөсхәдә укый аласың. Бу бер. Икенчедән, һәр яңа тел аңа кадәр өйрәнелгән телне аңлауны җиңеләйтә. Ике тел белсәң, аларның һәркайсын яхшырак беләчәксең дигән сүз. Өч тел өйрәнсәң, аларның өчесен дә яхшы беләчәксең дигән сүз.

Татарстанда вәзгыять уңайлырак, чөнки безнең республикада татарлар белән руслар саны якынча бертигез. Башка республикаларда, милли азчылык булган республикаларда моны эшләве күпкә катлаулырак. Сер түгел, кайдадыр моны конфликтларсыз тормышка ашыруы да кыен.

Ә инде без бергә 5 гасыр буе яшәдек. Ләкин бездә барысы да яхшы. Чит дәүләтләрендә ниндидер катгый әйберләр бар. Безнең республикага милләтара конфликтлар читтән кертелә. Экстремистлар бар, алар аз, ләкин бар. 

Безнең һәр подъездда да тәртип. Балачактан без бер үк уеннарны уйныйбыз, татарча, русча сүзләрне беләбез. Кибет исемнәре язылган элмә такталарны 3 телдә күрәбез. Бу нормаль һәм табигый. Телләрне төрлечә өйрәнеп була. 

Бездәге модель бердәнбер түгел. Мин 11 ел Финляндиядә яшәдем. Анда ике дәүләт теле бар: швед һәм фин телләре. Шведлар 6 процент. Ни өчен моны әйтәм — бездә руслар һәм татарлар якынча бертигез, шуңа теләсә кайсы модельне кертү җиңелрәк. Ә аларда шундый модель. Фин һәм швед мәктәпләре бар. Фин мәктәбендә бала беренче, икенче сыйныфта фин телен укый, өченчесендә тагын бер тел сайлый. Өченче, дүртенче сыйныфларда ике тел укый. Бишенчедә тагын бер тел сайлый, 3 тел өйрәнә. Җиденчедә тагын берне сайлый, дүрт тел өйрәнә. Нәтиҗәдә, барлыгы дүрт телдә сөйләшә ала. Шул дүрт телнең берсе буларак ул швед телен белергә бурычлы.

Швед мәктәбендә беренче, икенче елда швед телен укыйлар, аннары тагын берне, тагын, тагын кушалар, ләкин шуларның берсе фин теле булырга тиеш. Нәтиҗәдә бөтен ил ике телдә сөйләшә. Икенчедән, бөтенесе күп тел белә.

Икенче матур момент. Сез барыгыз да беләсез, чит телдә фильмнар, мультфильмнар бик күп. Бездә яхшы фильмнар, мультфильмнарны тәрҗемә итәләр. Финляндиядә алай түгел. Европаның күп илләрендә алар субтитрлар белән чыга. Менә яхшы инглиз мультфильмы чыкты. Аны тәрҗемә итү бик кыйммәт, ә субтитрлар ясау арзан. Нәтиҗәдә балалар инглиз телен 4-5 сыйныфтан белә.

Күп кенә чит илләрдә теләсә кайсы бала сиңа инглиз телендә җавап бирә ала. Бездә бу юк. Шуңа күрә, үзебездәге бөтен яхшы нәрсәләрне саклап калып, уңай күренешләрне чит илләрдән алу мөһим. Бездә ике мәдәният, бергә яшәп, бер-берсен баета. 

Телләр белү Европада мөһим булып санала. Россиядә фәннәрдән математика мөһим санала. Кеше сыйфатларыннан — осталык, бездә бай кешеләрне бик үк яратмыйлар. Ләкин осталарны бик хөрмәт итәләр. Миңа калса, үзебезнең мөһим принциплар, параметрлар, мәдәниятне саклап, чит илдән нәрсәнедер алуыбыз бик мөһим.

- Татарстанда телләрне укыту методлары Финляндиядәгедән нәрсәсе белән аерыла?

- Бездә бик озак вакыт коммуникатив методларны аңламадылар. 2016 елда мәгариф министры, ул вакытта Энгель Навапович Фаттахов иде, беренче булып трибунадан коммуникатив методларны кулланырга кирәклеген әйтте. Коммуникатив методикалар, гади итеп әйткәндә, сөйләшү методикасы. Мәсәлән, мин рус кешесе, янымда татар кешесе, һәм без әз генә татарча да, русча да сөйләшә алабыз. Бу гадәттән тыш мөһим. Чөнки кечкенә балага уйнарга кирәк, китаплар укырга түгел.

 Балаларга 10-12 яшьтән генә математика укытырга кирәк диюче методика авторлары бик күп. Бала абстракт фикерләүнең, а, b, x ның нәрсә икәнен аңлый башлагач. Кечкенәләр моны аңламый. Кечкенә балага дәреслек бирәләр, киләсе дәрескә 10 сүзне ятлап килергә кушалар, бу баланы мәҗбүр итү була. Балага яраткан фәнен бирергә тиешледән күбрәк бирсәң дә, ул аны рәхәтләнеп укыячак. Ә яратмаганын бирергә тиешледән күбрәк бирсәң, артык йөкләнеш барлыкка килә.

Шуңа күрә йөрәктә, күңелдә нәрсә, шуны куллану мөһим. Сөйләшергә һәм җырларга бөтен балалар да ярата. Уеннар уйнарга барысы да ярата. Шуңа күрә методикаларның уенлы һәм коммуникатив булганнарын кулланырга кирәк. Бу элек юк иде, хәзер генә барлыкка килә башлады. Барыбызны да шулай селкетеп алгач, без шуны аңладык: татар телен заманча итеп укытырга кирәк. Бөтенесен атнасына 5 сәгать укырга мәҗбүр итеп түгел. Яратмаган әйбергә мәҗбүр итү дөрес түгел. Һәр баланың йөрәгенә юл эзләргә кирәк. Татарларның татар телен, мәдәниятен яратуларын кулланып. Алар бик рәхәтләнеп кемгәдер бу турыда сөйли алалар. Татар җырчысын, туган телендә сөйли алган татар галимен чакырырга була. Бу гадәттән тыш мөһим.

Наил Әбүзәрович Әфләтунов исемле дустым бар, мин аны бик хөрмәт итәм. Ул бик чиста, матур итеп татарча сөйләшә. Ул әйтә: беренчедән, мин кеше, унбишенчедән мин татар. Мин дә шуны әйтәм: беренчедән, мин рус, унбишенчедән мин рус. Минем рус булуым минем өчен бик мөһим, минем әнием, әбием рус теле укытучылары. Ләкин беренчедән без барыбыз да кешеләр. Ягъни, безне берләштерүче әйберләрне кулланырга кирәк. Мин методикалар турында әйтәм. Методикаларда безгә нәрсә күңелгә ятышлы, шатлыклы, шуны кулланырга кирәк.

Мәгариф министрлыгының быелгы язга шундый рекомендациясе бар: рәсем, физкультура дәресләрендә уңай билгеләр булырга тиеш, ягъни өчлеләр куймаска кирәк. Бу күңелгә ятышлы булырга тиеш. Республикада татар телен укыту да шулай булырга тиеш. Татар телен барысына да — татарларга да, русларга да күңелгә ятышлы, шатлык булырлык итеп укытырга кирәк. Мондый рекомендация юк, ләкин ул булырга тиеш.

- Коммуникатив ысуллар белән укыту өчен нинди әсбаплар җитми? Бәлки татар мультфильмнары кирәктер.

- Әлбәттә. Бездә китаплар белән проблема юк. Татарларның мәдәнияте бай, авторлары, китаплары бар. Ә менә уйный торган, якты әйберләр җитми. Бу бик гади әйбер бит: супер популяр инглиз мультфильмын алырга да татарча субтитрлар куярга була. Балалар ул мультикны бик рәхәтләнеп карачак. Акрын гына, тәртип белән генә татар теленә күчәргә. Уйный торган әйберләр кирәк. Коммуникатив булганнары хәзер әкренләп башлана, ә уйный торганнары бик аз.

- Татар теле дәресләре ничек уза?

Минем яраткан татар теле укытучысы бар, Ләйсән Фәритовна Гәрәева. Татар теле укытучыларыбыз күп, барысы да бик яхшы. Мин яратканы Ләйсән Гәрәева. Без танышканда ул җырлый һәм бии иде. Бу бик күп еллар элек булды. Хәзер ул балалар алдында җырлый, бии ала, татар киемендә килә. Барысы да бик мөһим: ул гел елмаеп тора, җырлый, күп кенә татар музыкасы белән таныштыра. Анда төрле төстәге матур карточкалары бар, ул балалар белән уйный. Бу иң мөһиме.

Икенче мисал. Шундый бер татар теле укытучысы бар, Сәмигуллина Гүзәл Юнысовна. Без бик күп еллар элек таныштык, ул вакытта мин дә, ул да эшли генә башлый гына идек әле. Ул вакытта мин 25нче мәктәпкә килдем, анда гопниклар җыелган иде, балалар акбурлар, резинкалар белән атыша, бик авыр булды. Шунда бер яшь кыз бар иде, без аның белән таныштык. 2011 елда мин монда килгәч, мин аны таптым. Аннары ул вакытта 3нче сыйныфта укучы кызымны татар телен укысын өчен аңа бирдем. Ул укыта торган мәктәп, Аллага шөкер, якында гына иде. Берничә елдан соң Гүзәл Юнысовна Татарстанның атказанган укытучысы булды. Ул минем кызымны татар теленә гашыйк итте.

Кешене үзеңнең предметыңа гашыйк итү өчен бик күп ысуллар бар. Бездә белем бирү турында күп сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Белем мөһим, ләкин беренчел түгел. Иң беренчесе — предметка мәхәббәт. Укучы укытучыга яхшы, мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булса, бу предметка иң яхшы юл. Минем урынбасарым, укучым Анна Борисовна Маргулис балаларны биологиягә гашыйк итте. Теләсә кайсы предметта шулай була ала.

Кеше үзенең предметын яратса, аны укучыларына күчерә ала, ә белем үзеннән-үзе килә. Чөнки бала күп нәрсәне үзе сеңдерергә сәләтле. Үлән асфальт аркылы үсеп чыккан кебек. Үлән йомшак, ә асфальтны тишеп чыга, чөнки ул тере.

Татарларның татар теленә мәхәббәтен, русларның рус теленә мәхәббәтен кулланырга кирәк, ул табигый рәвештә күчә. Ятлау, өйрәнү аркылы мәҗбүри итеп түгел, ярату аркылы.

- Татарстанда бу ярату дәрәҗәсен ничек бәялисез?

- Мин бездәге хәл уңайрактыр дип саныйм, чөнки, кызганыч, күп җирләрдә телләр үлә. Татар теле үлми. Татар теле исән. Әлбәттә, иң беренче чиратта, татар авылы ярдәмендә. Чөнки, кызганыч, шәһәрдә татарча аз сөйләшәләр. Хәзер әз генә күбрәк сөйләшәләр, минемчә, шәһәр хакимияте татар теленә дөресрәк мөнәсәбәттә була алыр иде.

Татар теленең табигый аралашуда булмавы нормаль түгел. Татар теле буенча комиссия килсә, татарча сөйләшү өчен татар балаларын эзли. Бу дөрес түгел. Барлык балалар белән дә сөйләшергә кирәк. Рус балалары белән дә шулай ук елмаеп сөйләшергә кирәк.

Безнең президентларыбыз чит илгә кунакка барса, шул илнең телендә берничә җөмлә әйтә. Татарстанга Путин, Ельцин килгәне бар, алар татарча сөйләде. Бу бик мөһим. Кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итүе, яратуы кирәк.

Бу яктан Татарстандагы хәл бик яхшы. Бәхеткә, бездә авыл телне саклап калды. Без сәяхәтләргә йөрибез, татар авылына килсәк, кайсы мәктәптән икәнебезне ишеткәч, “Солнце” икәнен, анда татар телен саклап калуыбызны беләләр. Безне сөт белән сыйлыйлар. Казаннан еракта, мәсәлән, Арча районында, булганда да. Анда асфальт юл да булмаска мөмкин, басу юлы гына. Әмма безне анда беләләр, яраталар.

- Авылларда яшәүчеләр саны кимегәннән-кими бара, татар теле үсеше буенча сез нинди фаразлар бирә аласыз?

- Мин татар теле бик озак яшәр дип ышанам. Рус теле, инглиз теле күпме яшәячәк, шуның кадәр. Мең елдан соң ни булыр, мин белмим, бәлки гомуми бер тел генә булыр. Ләкин ни өчен татар телен саклау мөһим? Чөнки 50-80 елдан соң рус теленең дә шундый ук проблемасы килеп чыгарга мөмкин. Инглиз теле басып киткәч.

Финляндиядә телгә чит тел сүзе керә башлагач, фин сүзләре уйлап табучы махсус институт кертелгән. Хәтерлисездер, компьютер турында сүз барганда, без ЭВМ дия идек. Андый сүз бар иде, хәзер ул кулланылмый диярлек. Ул рус сүзе — Электронная Вычислительная Машина. Аны инглиз сүзе компьютер белән алыштырдылар. Инглиз сүзе белән алыштыру дөрес, ләкин Россиядә рус сүзе уйлап табучы кеше табылмавы дөрес түгел. Компьютерлар барлыкка килгәч, финнар утырып уйлашып tietokone — “белемле машина” дигән сүз уйлап тапты. Кыска сүз. Моны галимнәр уйларга тиеш. Бу киләчәктә рус теленең чиста булуы өчен мөһим.

Татар теле чиста булырга тиеш. Сез беләсез, татарлар үзара сөйләшкәндә ун сүзнең берсе рус сүзе. Бу гомумән колакны кисә. Татар сөйләме чиста татарча булса яхшы. Кеше татарча да, русча да, инглизчә дә чиста сөйләшә белсә, тагын да яхшырак. Безнең телләр чиста булсын дип уйлавыбыз мөһим. Татар теленә керүче рус сүзләренең аналоглары булырга тиеш.

Рус телендә алынма сүзләрнең күп булуы да бик үк дөрес түгел. Бу хакта уйларга кирәк. Шулай булса, барысы да яхшы була. Мин аның шулай булачагына ышанам. Чөнки, бәхеткә, татарлар тыныч милләт. Биш гасыр бергә яшибез, тышкы яктан котыртып кертелгән аерым очраклардан тыш, без тыныч һәм дус яшибез. Әнисе рус, әтисе татар булган гаиләләр бар. Татар телен, рус телен яратырга кирәклеген исебездә тоту мөһим. Мәҗбүр итәргә түгел, яратырга.

- Яңа сүзләрнең аналоглары булырга тиеш дидегез. Аларны җәмгыятьтә кулланышка ничек кертергә? Компьютер турында әйттегез, татарча ул “санак” була. Без аның шулай икәнен беләбез, ләкин сөйләмдә кулланмыйбыз.

- Финляндиядә ике тел бар: гади сөйләм теле һәм язу теле. Телевидениедагы дикторлар язу телендә генә сөйли. Ә халык теле өчен аерым кагыйдә, дәреслекләр бар. Бу әйберләрне аерырга кирәк. Телевидениедәге дикторлар “санак” дигән сүзне кулланырга тиеш. Бәлки нәрсә турында сүз баруы турында рәсем элеп куяргадыр, компьютерга күрсәтәләр дә, шул сүзне әйтәләр. Моны шулай эшләргә кирәк. Кешеләр популяр сүзләрне ничек сөйләмгә кертергә икәнлеген махсус уйларга тиеш. Беренче сыйныф дәреслекләрендә рәсем астында “компьютер” сүзе дә, “санак” сүзе дә булса, бала моны исендә калдыра. 

Балалар кечкенә вакытта бик тиз истә калдыра. Моны балалар бакчасыннан, мәктәптән башласалар, бик җиңел килеп чыгачак. Балалар бакчасында ук рәсемдә комьютер һәм ике сүз язылган булуы мөһим. Өч телдә дә язарга була. Баланы мәҗбүр итмәскә кирәк, ул аңларга тиеш.

- Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бөтен программалар инглиз телендә, аларны рус теленә тәрҗемә итеп булмый, татар теленә инде бигрәк тә. Бу проблеманы ничек хәл итеп була?

- Аны чишәргә кирәкми дә. Авыр чишелүче проблема бар икән, булсын. Җиңел чишелүче нәрсәләр бар. Халык гадәтләре, җырлары бар. Матур татар әсәрләре бар. Татар әкияте “Шүрәлене” теләсә кайсы рус баласы татар телендә укый алырга тиеш. Компьютер технологияләрендә бернәрсәне дә рус теленә тәрҗемә итәргә кирәкми. 

Башка нәрсә — татар, рус, инглиз клавиатурасы булырга тиеш, әкренләп, еллар, дистә еллар белән бу проблемалар хәл ителә. “Мәгълүмати бум” моментында балалар инглиз телен өйрәнсеннәр. Читтән килүче нәрсәдер барлыкка килсә, туган телдән агымның көчәюе мөһим. Аларның бер-берсенә каршы булуы түгел, ярдәмләшүе кирәк. Балаларның мультикларны инглиз телендә каравы, телефонны балачактан куллануы аларга инглиз телен өйрәнергә ярдәм итә. Балалар инглиз телен 5 яшьтән өйрәнсәләр, рус телен дә яхшырак беләләр. Телләрне табигый рәвештә өстәргә кирәк. Мәҗбүр итәргә түгел, моны яратып эшләргә. Яратып башкарсаң, барысы да табигый килеп чыгачак.

intertat.tatar

Просмотров: 808

Комментирование запрещено