1 октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Ярмәк авылы клубында үткән бәйрәмебезнең кунаклары — хезмәт ветераннары, тормыш юлларын авыл тормышы белән бәйләп, лаеклы ялга чыккан авылдашлар, авылыбызның хөрмәткә лаек кешеләре булдылар.
Кичәбез “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип аталган концерт-бәйге буларак үтте. Өлкәннәр күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәттеләр. Ярышта ике команда катнашты. Бәйгеләр арасында хөрмәтле өлкәннәребезгә багышлап җырлар җырланды, биюләр биелде, матур теләкләр әйтелде. Гөлсинур апай Гафурова үзе иҗат иткән шигырен укып үтте.
Бәйгедә җиңүчеләр билгеләнгәч, катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны тирәли дәвам итте.
Концерт куйган балаларга, бәйрәмгә килеп актив катнашкан тамашачыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле олыларыбыз, сезгә исәнлек-саулык, түземлек, озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телисебез килә. Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына!
Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А.Г.ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М.ҖӘЛӘЕВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 748