Көз уртасы. Төннәр озыная, еш кына салкын җил исә, яңгыр сибәли. Озакламый салкыннар башлануы аңлашыла, кар көтелә…
Табигый төсләрнең иң бай вакыты! Мондый күренеш көзен генә була. Паркларда, өй алдындагы бакчаларда үскән агачларга карап, сокланмый булмый. Кайбер агачларның яфраклары алтын булып ялтырый, икенчеләре куе кызылдан киенгән, өченчеләре китеп баручы җәйне хәтерләтеп, яшел киемнәрен саклаганнар. Кызым Лиза бу табигать күренешен агачлар фестивале дип юкка гына атамады шул.
Чыннан да, көзге төсләр чуарлыгы төрле-төрле милли киемнәргә киенгән халыклар дуслыгы фестивален хәтерләтә.
Татар халкы да көзен төрле бәйрәм кичәләре уздырган. Шуларның берсе — уңыш бәйрәме Сөмбелә. Бәйрәм җырлар, биюләр, традицион ризыклар белән уза ул. Менә быел да яраткан бәйрәмебез Самара сәхнәсенә кайта.
Көзен кич утырулар булган — кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкән. Кайбер эшләрне тизрәк башкару өчен, җыелышып өмәләр оештырганнар. Бу чараларга яшьләр бик теләп йөргәннәр, чөнки эш беткәч, табын корып ял иткәннәр, җыр сузганнар, биеп алганнар.
Татар яшьләре арасында каз өмәсе аеруча әһәмиятле булган. Бу өмә көз азагында, салкыннар башлангач, уздырылган. Мондый өмәне каз үстерүче һәрбер гаилә оештырган hәм анда уңган кызларны чакырырга тырышканнар. Эш барышы үзе бәйрәм кебек булган, чөнки кызлар үзләренең булдыклылыгын күрсәтә алганнар, ә хуҗалар аларны аеруча мактаган. Өмә бит ул эш кенә түгел, ул әле күңелле аралашу да. Шуңа күрә өмәдә катнашу бик дәрәҗәле hәм көтеп алынган бәйрәм булган. Гадәттә, кызлар иртән җыелышкан. Каз йолку җырлашып, сөйләшеп, көлешеп узган. Эшкәрткән казларны көянтәләргә асып, су буена алып төшеп юганнар. Егетләр исә, гармунда уйнап, кызларны озата барганнар. Кызлар әйләнеп кайткан вакытка хуҗабикә коймак пешереп, бәйрәмчә табын әзерләп торган. Бала-чага рәхәтләнеп каз куыклары җыйган, аларны кабартып, төрле төсләргә буяганнар.
Көз азагында, салкынайткач, кышлыкка мал чалганнар. Моның өчен һәрбер гаилә махсус ат, үгез яки башка йорт хайванын симерткән. Ит суйган көнне хуҗалар якын туганнарын чакырганнар, бу көн дә гаилә бәйрәменә әйләнгән.
Татарларда йон эрләү өмәсе дә киң таралган. Бу эшкә инде тәҗрибәле хатын-кызлар җыелышкан. Өмәчеләргә хуҗабикә тәмле сый-хөрмәт әзерләп торган. Ләкин бу өмәгә эш өчен түгел, күбрәк аралашу өчен җыелганнар. Шулай ук тула басу, киндер сугу өмәләре дә кызыклы итеп уздырылган.
Гомумән, татар культурасында көзге бәйрәмнәргә зур урын бирелә. Шунысы куандыра – татар авылларында бу гореф-гадәтләр әле дә саклана.
Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ.
Просмотров: 929