Картаямыни соң йөрәк…

t4nIDUR332c111 октябрьдә Камышлы районы Иске Усман авылының мәдәният йортында  Өлкәннәр көненә багышланган кичә  уткәрелде.

Кичәне җирле идарә башлыгы Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Олы яшьтә булсалар да, йорт-җирләрен пөхтә, чәчәкләр үстереп, авылга үрнәк булып торган өчен Әхтәм абый һәм Сания апа Гыйниятуллиннарны кубок белән бүләкләде.

Гөлнара Абдуллова матур шигырьләр укып, бәйрәмне алып барды. Әбиләрен, бабаларын бәйрәм белән котлап, «Сандугач» балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучысы Энҗе Нурутдинова шигырьләр, җырлар бүләк итте. Аларны җырларга һәм оста итеп шигырь сөйләргә тәрбияче апалары Гөлия һәм Гүзәл Кәримовалар өйрәтә.

Әфидә Шатдинова, Рамия Надыршина, Эльмира Мөнирова, Мидхәт Шәйдуллин әби-бабайларга халык җырларын бүләк иттеләр. Гөлнара Абдуллова, Гөлнур Вәлиуллина һәм Илдар Вәлиуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән бер өзек куеп, кунакларны көлдереп алдылар. Кунакларыбыз да буш кул белән килмәгән иде. Мөкәтдәс абый Нурутдинов элеккеге моңлы җырларны башкарса, Мәгърифә апа Гыйльфанова эчтәлекле шигырь сөйләде.

Җырлап-биешеп утырган арада Айсылу апа Мифтахованың һәм Мөгелсем апа Абдуллованың
кайнар ашлары пешеп чыкты. Әби-бабаларыбызны табынга чакырдылар.

Авылыбыз хәзрәте Рамазанов Әнвәр хәзрәт Коръән укыды. Чәйләр эчеп, гөрләшеп утырып, вакыт үткәне сизелми дә калды. «Бер очрашу — үзе бер гомер» дип, кунакларыбыз күтәренке күңел белән кичәне әзерләүчеләргә зур рәхмәт белдереп, өйләренә таралыштылар. 

t4nIDUR332c1174iQbEV_UfU11dQtc72QNWpc11


Клуб мөдире Гөлнара АБДУЛЛОВА, библиотека хезмәткәре Гөлнур ВӘЛИУЛЛИНА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 819

Комментирование запрещено