Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә — күппрофильле үзәк

IMG_20191007_222041_0936 октябрьдә Сызран шәһәренең Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәсҗидендә яңа уку елына багышланган оештыру җыелышы узды. Ошбу очрашуның карары буенча 2014 елдан алып мәсҗидебездә ел саен үтә торган «Ислам дине нигезләре һәм гарәп графикасы» курсларын яңа формадагы күппрофильле үзәккә әйләндерү булды.

Ошбу үзәкнең исеме: «Сызран Җәмигъ мәсҗиде» Җирле мөселман дини оешмасы каршындагы «Җәннәт юлы» исемендәге Ислам нигезләрен һәм татар мәдәниятен өйрәнү үзәге».

Үзәгебезнең айдаманы итеп сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмнең: «Һәр нәрсәнең юлы бар, җәннәт юлы исә гыйлем өстәү» — сүзләрен алдык.

IMG_20191007_222041_093IMG_20191007_222041_094 IMG_20191007_222041_095 IMG_20191007_222041_180 IMG_20191008_002622_914 IMG-20191007-WA0008

Үзәкнең исемендә «татар мәдәнияте » сүзләре булса да, ул үз эшендә төрле милләтләрне, төрле яшьтәгеләрне һәм төрле җенестәге кешеләрне эченә алачак.

Үзәкнең эш графигы:

Дүшәмбе көнне. 10:00да — икенче ел укучылар.

Сишәмбе. 10:00да — икенче ел укучылар өчен өстәмә дәрес.

Чәршәмбе. 11:00дә — өченче ел укучылар.

Пәнҗешәмбе. 15:00тә — милли түгәрәк. Татар теле һәм мәдәнияты.

Җомга. 17:00дә — Илгизәр хәзрәт Сәгъди тарафыннан төрле актуаль мәсьәләләр буенча татар һәм рус телендә лекцияләр укылачак. Бу лекцияләр күбрәк яшьләргә ниятләнгән булса да, башкаларга да йөрергә ярый.

Шимбә. 11:00дә — беренче ел башлангыч дәресләр. Ирләрне Илгизәр хәзрәт укыта, ә балалар белән хатын-кызларны — Дания абыстай Сәгъди.

Укулар түләүсез.

Үзәгебезнең җитәкчесе итеп Дания абыстайны билгеләдек.

Тулырак мәгълүматны чәршәмбе көнне  muslimsyzran.ru. сайтында укый алачаксыз.

Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗиде имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИ.

Просмотров: 1567

Комментирование запрещено