«Татар башын татар ашар». Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турындагы әсәренә бәя бирде

15387b6c6fcfe4b35ee345c885bb7a00Быел «Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романы басылып чыкты. Роман утызынчы елларның доносчысы булган адәм турында бара. Бу адәм ни өчен шушы юлга барган һәм бу даһи кабахәт турында язарга кирәк идеме? Язучылар шул хакта фикер алышты.

Татарстан Язучылар берлеге онытылыган традицияне яңартып, язучы әсәре буенча җыелыш җыйды. Әдәби тәнкыйть секциясе утырышының көн тәртибенә Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романын тикшереп бәяләүгә багышланган иде.

Оештыручылар каләмдәшләрен әсәрнең тема-проблема яңалыгы, тел-стиле, образлар эшләнеше, яңалыгы һәм сәнгати алым-чаралар үзенчәлеге турында сөйләшүгә чакырганнар иде. Очрашуда автор үзе дә катнашты.

Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» романы быел «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Әйтүләренә караганда, иҗатчылар арасында актив укылган һәм әдәби вакыйга итеп билгеләнгән.

Әсәрнең геройлары – репрессия корбаннары булган фольклорчы галимнәр Җамал Вәлиди белән Нигъмәт Хәким, алар өстеннән донос язган Нәкис. Төп герой – геройлар турындагы новеллаларны бергә туплаган автор үзе – күренекле татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның прототибы.

Кыскасы, тискәре образ Нәкистән кала барлык кешенең дә кем икәнлеге әйтелгән. Нәкиснең прототибы әйтелмәгән, әмма, урыс бу очракта «Тонкий намек на толстые обстоятельства» дияр иде…

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов әлеге утырышның инициаторы булса да, ул прототип турында фикер алышмау яклы. Шуңа күрә дә утырышның темасын «әсәрнең тема-проблема яңалыгы, тел-стиле, образлар эшләнеше, яңалыгы һәм сәнгати алым-чаралар үзенчәлеге турында сөйләшү» дип «шифрлаган».

Әлфәт Закирҗанов:Без бары тик әсәр турында сүз алып барабыз. Әсәрдә язылган шәхесләрдән башкасы безгә билгеле түгел. Нәкиснең прототибы булса да, мин аны яңгыратмау ягында. Бу — минем шәхси фикерем.

Ринат Мөхәммәдиев:Мин бер әсәремне дә кеше нәрсә әйтер дип язганым булмады. Язмый кала алмаганга яздым. ИЯЛИда галимнәр белән очрашканда да бер героемның исеме колакка керә торды. Мин КГБ архивларын кирәк кадәр өйрәндем. Башка бер татар язучының күзенә дә чалынмаган документлар минем кулымда булды. Мин аларны Солтангалиев турында «Сират күпере» романын язу өчен файдаландым. Әмма аннан соң да күп документлар күңелемдә утырып калды. 

Үземә 70 тулып килгәнне күңелдән кичереп, бу әсәрне мин язмасам, кем язар дигән сорау туды. Мин озак язмадым. Санаулы вакыт эчендә яздым. Бу әсәремне язарга 45 ел дәвамында әзерлек алып барганмын булып чыкты. Төрле ыгы-зыгылар, сораулар, хәтта шикаятьләр булу мөмкинлеген, яла яга дип органнарга бару ихтималын да күз алдында тоттым. Ләкин минем һәр кеше белән сөйләшерлек документларым һәм дәлилләрем бар. Алар җитәрлек. Сораулар булачагын да аңладым. Бу табигый. Төрле сүзләр буласын да белдем. Болар безнең куркаклыктан, безнең мескенлектән килә торган әйбер. 

«Мәрхүмнәр турында язарга ярыймы икән?» дибез. Ә бит егерменче-утызынчы елларда милләтнең асыл затлары тамыры белән кырыла. Аларның гаиләләре бәхетле язмышлы түгел. Бу эш белән нибары җиде-сигез кеше шөгыльләнгән. Шуларның иң активы үзенең замандашлары тарафыннан шушы псевдоним белән искә алынган кеше була. Бу кушамат кайбер хатларда да саклана. 

Мин беркемне дә пычрату максаты куймадым. Бу дөньяда беркемнең дә кешене юкка чыгарып, аның еллар дәвамында тупланган әдәби һәм тарихи мирасын үзләштерергә хокукы юк. Бу җинаять дип атала. Минем белән килешмәүчеләрне җинаятьчене яклаучылар дип кабул итәм. Башкача түгел!

Ринат Мөхәммәдиев романында конкрет кеше исемен атамадым дип кырт киссә дә, «Ул кеше Галимҗан Ибраһимов өстеннән язган, Җәлилне нигә һаман атмадыгыз дип язган кеше икәнен аңлыйсызмы? Без тегеңә дә, моңа да ярарга тырышып милләтне, тарихны югалтып барабыз», — дип тә өстәде

Быелгы Тукай премиясе лауреаты, татар әдәбиятының аксакалы Тәлгат Галиуллин:Бу әсәр роман булып җитмәгән дип уйлыйм, новеллалар җыентыгын хәтерләтә. Александр Иванович турындагы беренче өлеше дә озынрак киткән. Бу шәхес бернинди роль дә уйнамый. Бер бүлеге Җамал Вәлидигә, икенчесе Хәким Нигъмәти шәхесенә багышланган. Җамал Вәлиди турындагы бүлек иң уңышлысы. Андый кешеләрнең юкка чыгарылуы татар халкының фаҗигасе. 

Татарның ренессансы ХХ гасыр башында иде. Шулхәтле куәтле буынны татар халкы башка беркайчан бирмәгән һәм бирә дә алмас дип уйлыйм. Ринат Сафиевичка олы шәхесләребезне күтәргән өчен рәхмәт. Карагыз ничек яза! Күз алдына китерегез – Җамал Вәлиди әле хатынына да бирмәгән хезмәт хакын шымчы булып киткән кешегә тулысы белән биреп чыгара. Моны сирәк кеше эшли алган. Ринат Сафиевич тормыш ваклыкларны фәлсәфи фикергә төреп бирә бара. Әсәрнең теле бик матур. Онытыла башлаган сүзләрне әйләнешкә кертеп җибәргән.

Халык шагыйре Ренат Харис:«Ак кәгазь нидән саргая» — роман исемендә гаҗәеп зур, тирән метафора ята. Кәгазьне хәбәр белән тәңгәлләштерәбез. Саргаю – сары сагыш. Мин Ринат Сафиечның өч новелладан торган романын татар әдәбиятындагы кызыклы бер яңалык итеп күрдем. Миңа һәр персонаж язмышы кирәкми, миңа романның эчке агымы кадерле. Романның төп герое кем? Автор үзе. Авторның тыныч фикер сөрешенә персонажлар язмышы кушылып, ташкынга әверелә, ярсыта башлый. Бу яктан да әсәр татар әдәбиятына яңалык китерә торган әсәр. Брюсов «О закрой свои бледные ноги» дигән бер юллык шигырен поэма дип атаган. Бу әсәр архитектоникасы белән кызыклы роман.

Әсәрнең персонажларын прототиплары белән бутарга ярамый. Әлбәттә, Ринат Сафиевичның бу прототибының кем икәнен без барыбыз да беләбез. Аның исеме прототип исеменә охшаса да, ул татарның икенче бер сүзенә якын тора – нәкәс кеше диләр начар кешене. Заманында Константин Симонов Муса Җәлил шигырьләрен чыгарырга йөргәндә бер билгеле татар язучысы бик каршы килгән икән. Моны миңа Азәрбәйҗан язучысы Анар әйтте. Кемлеген хәтерләмим, диде. Муса Җәлилгә карата да татарлар тарафыннан «татарлык» күрсәтелгән. Бу безнең язмышыбызны хәл итә торган начар сыйфатларыбызның берсе. Шушы әйбер романда үзәк җеп булып ята. 

Ринат Сафиевичның бу романы интеллигентларча язылган роман. Болай итеп күңелендә шигырь йөрткән язучы гына яза ала. «Романның прототибы билгеле, ләкин романның максаты аның йөзен ачу түгел», дип язып куйганмын мин бүген утырышка әзерләнгәндә. Пушкин «Гений и злодейство — две вещи несовместные дигән. Ринат Мөхәммәдиевның романы моның киресен исбатлады. Гений и злодейство совместимы. Район җитәкчеләрен алыгыз. Алар доктор наук та, кандидат наук. Берсе дә үзе язмаган. Плагиат темасы — бүгенге көннең чире. Роман безне шул яктан да кисәтә.

Тукай премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов:Мондагы сөйләшү Ринат Мөхәммәдиевның иҗатын тикшерү булмасын иде. Аның 50 еллык тәҗрибәсе бар. Без тел яшереп сөйләшәбез. Әйтеп сөйләшмибез. Мин биредә тагын биш авторны күрергә теләгән идем. Мин аларның бите кызаруын күрәсем килгән иде. Без плагиатлык турында сөйләшәбез. Бу — татар әдәбиятының язвасы. Съездлардан сөйләдек, скандаллар, судлашып йөрибез… Сүз бит киләчәкне саклау турында. 

Монда «Туктагыз әле, татар үзенә каршы үзе чокыр казыймы әллә?» дип тә уйларга буладыр. Ә нигә куркып ятарга? Нигә тел яшереп яшәргә? Бу хәлләр бөтен әдәбиятларда бардыр. Без төп әйберне тел яшермичә сөйләшсәк иде. 

«Кырын эш кырык елдан соң да беленә», дигән татар мәкале бар. Мин моны бик кыю әсәр дип саныйм. Без кулуарларда, банкетларда, бигрәк тә кайтырга чыкканда, икәү-өчәү генә калгач шундый кыю сөйләшәбез. Әмма беребез дә язмый. Ринат Мөхәммәдиев язды. Дөрес, аңа бу җайлырак. Чөнки аның «ике гражданлыгы» бар: ул Мәскәүгә качып котыла – шунда яши. 

Бу әсәрне «Казан утлары»на бирүегез өчен рәхмәт. Баш мөхәрриребез яшь һәм кыю. Шулай да үзегездә булган документларны миңа да күрсәтсәгез иде. Әйдәгез, плагиталыкка шлагбаум куйыйк!

Халык язучысы, депутат Ркаил Зәйдулла:Бу нәфис әсәр генә булса, болай җыелып утырмас та идек. Без аның прототибының кем икәнен беләбез. Бу әсәр язылганчы да сүзләр йөргән иде. Әлбәттә, плагиатлык зур гөнаһ, ләкин төп гаепләү акты монда – доносчылык. Андый хатлар язучыларның бу прототип кына булмаганлыгын беләбез. 

Ул чакта 98 процент шул гөнаһка баткан. Күбесе башкаларны язып үзе котылырга уйлаган. Күбесе котыла да алмаган. Кайда җәллад, кайда корбан икәнен аерып бетереп тә булмый. 

Менә «Идегәй»не Хәким Нигъмәти җыеп кайтканы ачыктан ачык язылган. Романда язылганча булганмы, доносчы үзе әләкләп, әдәби мирасны үзе тиз генә алып калганмы? Булган икән… мин агартырга да, каралтырга да теләмим. 

Ул бит мирасны үз исеме белән булса да, саклап калган. Бу ягы да бар. Бу – сабак. 

Донослар язу бит безнең көннәрдә дә туктамый. Бу бүгенге һәм киләчәк доносчыларына бер кисәтү дә булырга мөмкин. Мөхәммәдиев безне кузгатып җибәреп зур эш эшләгән. Бу — кырмыска оясына таяк тыгу. Безнең тып-тын әдәбиятта ул вакыйга.

Язучы галим Фәрит Яхин:Бездә бер-беребезне юкка чыгарып кемдер булырга теләү омтылышы бар. Бәлки, ул авторның уйлап чыгарылган кешеседер…

Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов:Безнең халык күргән фаҗигане башка халык шушы дәрәҗәдә күрде микән дигән сорау газаплый. Утызынчы елларда 3 млн доносны кем яздымы икән сорау баштан китми. Ринат абыйның романы өлешчә җавап бирә – үзебезнең башка үзебез дә аз җитмәгәнбез. «Татар башын татар ашар», дигән мәкальне утызынчы елларда раслаганнар. Бу безнең күзне ача торган роман. Безнең милли фаҗигане ача торган роман. Ринат абый шушы фаҗигане исбатлап һәм тасвирлап бирә алган. Милләтнең күзен ачкан өчен рәхмәт.

Халык язучысы Марсель Галиев:Ренат Мөхәммәдиевның романын кызыксынып укып чыктым. Нигездә әйбәт фикер калды. Прототип булмаса кызыгы ул кадәр булмас иде. Без конкрет кешене күз алдына китерәбез. Алай булмаса ул җыелма образ була һәм әһәмияте ул кадәр үк түгел. Без аны зур кеше дип үстек. 

Миркасыйм абый Госманов яңа китабында утызынчы еллар турында Нәкый Исәнбәт әйткән бер сүзне китерә: «Ул чорда кабахәт партия иде. Кешеләрне шундый хәлгә куйды», дигән. 

Мин Ринатта нинди документлар булганлыгын белмим. Язмаска кирәк дип тә әйтмим. Язарга кирәк. Ләкин без бәләкәй халык. Руслар кебек бер-берсен рәхәтләнеп тәнкыйть итә торган халык түгел без. Без тәнкыйтьне авыр кичерәбез. Бездә бер кеше турында гына язылса да аны халык исеме белән гомумиләштерү көчле. Бу безнең мескенлек инде. 

Мин боларны күрмәскә кирәк дип уйлыйм. Без боларны чыгара башласак, безнең укучыда язучыга карата бик матур фикер калмаска мөмкин. Ринат доносчының исемен дә яшергән инде. Ләкин ул ачык күренеп тора.

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова:Мин бу әсәрне журнал варианты итеп кабул иттек. Ашыгып язылган. Монда әле роман юк. Мин Ринат абыйдан чорны тасвирлауны күрәсем килгән иде. Моны сезнең буын гына күтәреп чыга ала, артта андый язучылар юк, адымнары бик сыек. Сезнең буында әле шәхесләр бар! Нәкис тарихы артыннан ашыгып барырга кирәкми. Чор бу сатлыкка гына кереп китмәсен иде. Сез бай архив материалы дисез. Мин ул материалны бер новеллада да күрмәдем. Булса аны кертергә кирәк. Әсәр бу хәлендә калса, сезнең буын тарафыннан җавапсызлык булачак.

Ринат Мөхәммәдиев:Каләмдәшләр, җыенлып дөмбәсләсәгез дә рәхмәтемне әйтер идем. Бу кирәкле сөйләшү. Һәр әйткән сүз дөрес. Сез дә дөрес, мин дә дөрес. Мин шулай язарга кирәк дип таптым. Бөтен белгәнең яза башласаң, ике мең битлек итеп тә язып була. Җамал Вәлидинең кызының язмышы гына да коточкыч язмыш. Моны язган өчен дә миңа беркем дә рәхмәт әйтмәде. Мин аны көтмәдем дә. Ләкин бу әсәрне язарга этәргән фактларның бер кеше тирәсендә туплануы юкка түгелдер…

ххх

Язучылар ике сәгатькә якын сөйләшеп утырдылар. Әсәрнең авторы Ринат Мөхәммәдиев ике тапкыр сүз алды. Ул ике тапкырында да үзендә бик хәтәр документлар барлыгын әйтте. Тик миндә бер сорау калды: әгәр кире каккысыз документлар бар икән, ни өчен әсәр документаль итеп язылмаган? Ни өчен бөтен кешенең исеме аталганда, доносчының исеме бирелмәгән? Бу бит укучы күңелендә башка гөнаһсыз кешегә карата шик тудырырга мөмкин? 

Язучылар фаразлаган шәхескә килгәндә, ул озын гомер кичергән. Автор бу әсәрен язарга 45 ел әзерләнгән икән, алдарак — шәхес исән чагында ук язарга кирәк булгандыр. Ул җавап бирә алган булыр иде. «Татар башын татар», ди татар. Татар исән башларны гына ашамый икән. Кырык эш кырык елдан соң да беленә. Бу абзац – шушы репортажны язган автор уйлары.

P.S.: Әлеге утырышны уздырган Әлфәт Закирҗанов фикере:Моның өчен шул чорның мохитенә керергә кирәк. Бик күп кешеләрнең хатларын укыганым бар. Алар үзләре өстеннән язган кешеләрне кичергәннәр. Адәм заты йомшак. Бу яктан бу кешеләрнең эш-гамәлләренә бәя бирү, аларны болай иткәннәр, тегеләй иткәннәр дип бүгенге көн биеклегеннән бәя бирү ягында түгел. Мин бик сак килү ягында. 

Бәлки Ринат Мөхәммәдиевның аның исемен атамыйча, әдәби образга төреп бирүе шул мохитка керергә, шуларны кичерергә, болар кабатланмасын иде дигән фикергә китерүе белән яхшыдыр. Минемчә, бу очракта ачыктан-ачык фаш итәргә кирәкмидер дә. Шуны кичергән кешеләр үзләре дә «Система гаепле», дип әйтәләр иде…

Тагын бер P.S.:Утырышта ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашмады. Утырышны алып баручы Әлфәт Закирҗанов та Берлекнең беренче урынбасары Рәмис Аймәт белән килештерелүе турында әйтте. Рәмис катнашты, ә рәис ни уйлый?

intertat.tatar

Просмотров: 766

Комментирование запрещено