«Бердәмлек» газетасыннан, 12 октябрь, 2019 ел

3

Таишева на 12 октПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевага – 80 яшь!

Сөекле тормыш иптәшем! Сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлыйм. Тормыш күгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Юлдаш булып гомер юлларыма,

Син тотынгач минем

                                 кулларыма,

Сибелеп кояш чыкты күкләремә,

Минем барлык яшәр елларыма.

Шатлык һәм кайгыны

                               уртаклашып,

Тормыш юлын үттек

                             җитәкләшеп.

Авыр чакларда һич калмадык

                                     шашып,

Шатлансак, китмәдек чиктән

                                        ашып.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәгыйдулла.

* * *

Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевага!

Кадерле әниебез! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт булуыңны телибез. Безгә биргән яхшы тәрбияң өчен мең рәхмәт. Ходай Тәгалә киләчәктә дә тигез ­ тормыштан аермасын. Әле озак еллар синең янга ашкынып кай­тырга, көләч йөзеңне күреп куа­ныр­га язсын. Без сине бик тә ярата­быз.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                        итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Озын гомер бирсен Ходай,

                                         дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Нурия, Әлфия, кияү­лә­рең.

* * *

Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевага!

Кадерле әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, корычтай исәнлек, җан тынычлыгы, ак бәхетләр те­либез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Әлегәчә ару белмәс үзең,

Куандыра татлы ризыгың.

Кышын һәрберебез аягында

Булa синең мамык оегың.

Рәхмәт, әби. Сине күрү -

                                   шатлык,

Беркайчан да авыру белмә син!

Саф күңел ул картаюны

                                      тоймый,

Йөзләреңне кояш бизәсен!

Изге теләкләр белән онык­ларың Марсель, Әди­лә, Руслан, киленең Ләй­сән, оныкчыгың Риналь.

* * *

кабирова на 12 октКинель районы,

Алакаевка авылы

Шаһидә Шакир кызы Кәбировага — 80 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез һәм кодагыебыз! Сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кай­гы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Гаилә шатлыгы, бала­ла­рыңның, оныкларыңның һәм якын­нарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр телибез!

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әнинең дә

Юбилее — сиксән яше.

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган.

Булганына шөкер итә.

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Өч баласын сөеп үстергән.

Ә без сиңа озак еллар

«Әни» диеп сөеп дәшик.

Балаларың, оныкларың

Белән бергә гөрләп яшик.

Изге теләкләр белән улың Ильяс, киленең Гөлфия, онык­ларың Дамир, Тимур, Илнур һәм кода-кодагыең.

 

 

Просмотров: 694

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>