Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» форумы ачылды

6608Халыкара чара статусына ия булган форум 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» дигән форум ачылды. Ул 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Без барлык кунакларны Болгар ислам академиясендә әле беренче тапкыр оештырыла торган форумда сәламлибез. Бүген биредә зур чара ачыла, аның кысаларында бер атна дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм олимпиадалар узачак», — дип белдерде ачылыш тантанасында Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Форум 13-19 октябрьдә узачак. Аның максаты – Россиядә яшәүче мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдәге актуаль проблемалар хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү буенча галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең тырышлыкларын берләштерү.

Форумда катнашучылар ислам дини тәгълиматы һәм ислам мәгарифен үстерү, бүгенге көн шартларында мәдәни-цивилизацион һәм динара диалогны ныгыту мәсьәләләрен тикшерәчәк.

Форум барышында «Халыкара Болгар укулары», «Ислам һәм җәмгыять: төбәк аспекты» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, «Глобальләшү чорында дини карарлар эзләү» III Ш.Мәрҗани укулары, «Россия һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданлык бердәйлеген формалаштыру» Халыкара студентлар конференциясе кебек фәнни чаралар узачак. Моннан тыш, рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар оештырылачак.

Форумда 400гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Аларның 150се – Россия, Европа һәм БДБ илләре, Сирия һәм Иорданиядән килгән дини тәгълиматны өйрәнүче студентлар. 
 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено