Денислеләр — тагын җиңүчеләр!

uyQmto8zqwA11 12 октябрь көнне Шентала район үзәгендә шахмат уены буенча ярышлар уздырылды. Денислеләр иң көчле, иң җитез, иң түземле генә түгел, иң акыллы икәнлекләрен дә исбатладылар.

Күпчелек  катнашучылар урта һәм олы яшьтәге, гомер буе тәҗрибә туплаган, остазлар иде. Ә Денис авылының дәрәҗәсен аклауны яшьләргә ышандырдылар, алар бит — безнең ышанычыбыз да, киләчәгебез дә. Команданың капитаны Рәсих улы Алмаз Нуртдинов — математика укытучысы, шахмат түгәрәгенең җитәкчесе, үзе дә беренче урынны яулады, командасы да җиңүче дип танылды. 11нче сыйныф укучысы Сарыймова Алсу — укытучы абыйсының комадасында беренче, ә үзе генә 2 урын алды. Беренче урынны да читләргә бирмәделәр, аны 9 сыйныф укучысы Вәлиева Кәмилә яулады.
Шулай итеп,  денислеләр — тагын җиңүчеләр. Укытырга да, укырга да, физкультура һәм спорт белән шөгельләнергә дә, төрле бәйге-конкурсларда, фән олимпиадаларында җиңәргә дә өлгерәләр. Кыскасы, афәрин!
uyQmto8zqwA11
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылының беренче категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.

Просмотров: 1127

2 комментариев

  1. Тэбриклимэн жинучэлярнэ !!!