Без бәхетле!

76000504Өлкән кеше булдык хәзер без дә,
Кайчан гына яшьләр идек бит.
Узмас кебек иде яшьлегебез,
Мәңге калыр иде кебек бит.

 
Матур иде безнең җырларыбыз,
Дәртле иде ярсу йөрәкләр.
Хыял кошын күккә очырганда
Изге иде безнең теләкләр.
 
Якты дөньялардан беркем туймый,
Күпме яшәсәк тә биздерми.
Бәхетлеләр бит без, бәхетлеләр,
Шуңа гомер уза сизелми.
 
Туктамасын, әйдә, алга барсын,
Оныкларга калсын киләчәк.
Тыныч кына булсын бу дөньялар,
Ул киләчәк барыбер киләчәк.
 
Бәхетлеләр, әйе, бәхетлеләр
Бу дөньяга без дә туганга.
Озын юллар үтеп, гомер кичеп
Инде хәзер өлкән булганга!
 
Әлфия НУРТДИНОВА.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 948

Комментирование запрещено