“Татарча диктант”ны “Татар-информ” аша онлайн карап булачак

031Стационар нокталарга “Татарча диктант”ка бара алмаучыларга интернеттан карап язу мөмкинлеге тудырыла.

19 октябрь көнне халыкара “Татарча диктант” акциясендә интернет аша да катнашып була. Стационар нокталарга барып язу мөмкинлеге булмаган, әмма акциядә катнашырга теләгәннәр өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шундый мөмкинлек тудыра.

Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү. 

Диктант “Татар-информ”ның татарча YouTube каналында13.00 сәгатьтә башланачак. Онлайн-мәйданчыкта Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестеннән өзек укылачак.

Онлайн диктантны билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatarсайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.

“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Былтыр акциядә 15 мең кеше катнашкан, быел барлыгы 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Татарча диктант”ны 2018 елдан бирле үткәрә. Былтыр бер меңнән артык кеше диктантны интернет аша карап язды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1085

Комментирование запрещено