Әбекәйгә 90 яшь тулды

IMG-784c3227db9142507696d57fa99d3d9f-V

Озын гомерле әби-бабайлар — яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү — болар барысы да 80-90 яшьләрен тутырганнарның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә әбиебезнең, тыл һәм хезмәт ветераны Сания Үмәрованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте.

Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Түбән Новгород өлкәсендәге Андреевка авылында туган әбиебез сугыш елларында укуын ташлап, хезмәт юлын башлый. Аңа сугыш чорының бөтен авырлыкларын татырга, олылар белән беррәттән эшләргә туры килә.  Аннан соң озак еллар буена Куйбышевның «Металлист» заводында эшләп, лаеклы ялга чыга ул. Тормыш иптәше Фатыйх бабабыз белән күп еллар гомер итеп, кыз һәм ул үстерәләр. Кызганычка каршы, ире һәм кызы бу дөньядан китеп бардылар инде, урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

Хәзерге көнда юбилярыбызның 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. 90 яшен тутырган Сания әбиебезнең туганнары алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.

Юбилярның оныклары исеменнән Руслан ҮМӘРОВ,

Самар өлкә «Туган тел» оешмасы әгъзасы.

Просмотров: 1104

Комментирование запрещено