Казанда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую өчен урын сайлыйлар

UFYWnGRwAx0Шәһәр халкы фикерен белү өчен ачык тавыш бирү игълан ителергә мөмкин.

Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Сөембикә ханбикә скульптурасын урнаштыру өчен мәйданчыклар турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итте.

«Казан шәһәренең Архитектура-сәнгать проектларны карау буенча сәнгать советы образны югары бәяләде», – диде Денис Вәлиев.

Архитектура мохитендә агентлыкның үз чыганагы сүзләренчә, казах скульпторы, дустанә илнең атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашев монументны Казан Кремле стенасы буенда биек стеллада яисә Меңьеллык паркында урнаштырырга тели. Шулай ук һәйкәлне суда урнаштыру варианты да карала.

Әмма Меңьеллык паркында Кол Галигә һәйкәл куелган инде. Бирегә Сөембикәгә стела кую эстетик яктан отышлы түгел, дип искә төшерде агентлыкның әңгәмәдәше. Моннан тыш, биеклектә скульптураны карап булмаячак. Су объекты акваториясендә фигуралар урнаштыру шулай ук катлаулы эш.

Әлегә экспертлар берләшмәсе скульптура урнаштыру урынын сайлау буенча аптырап калган, диде чыганак. Ул шулай ук авторга фигураны гипертрофияләнгән постаментка куюдан баш тартырга киңәш итүен әйтте.

Архитектура идарәсе каршындагы Сәнгать советы һәйкәл өчен мәйданчыкны бер атна эчендә тәкъдим итәргә планлаштыра. Урын сайлау өчен ачык конкурс-тавыш бирү игълан ителергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

 

Просмотров: 880

Комментирование запрещено