“Тәмле” һөнәр иясе

Роза120 октябрь - Пешекчеләр көне

Иртән балалар бакчасына барган сабыйларны күреп, кайчакта көнләшеп куясың. Хәзер пешекче апалары алар­ны те­леңне йотарлык бот­ка, хуш исле какао белән сый­лаячак. Хәте­регездәме, бак­чада манный да, запеканка да өйдә әни пешергәннән дә тәмлерәк тоела иде?! Моның сере нәрсәдә соң?

- Бөтен күңелебезне биреп, сабыйларга ошасын, үсеп килүче организмга файда­лы булсын, дип тырышып пешер­гәнгә ашлар шулай тәмле буладыр, — дип елмая Самараның 74 санлы балалар бакчасы пешекчесе Роза Бахитова.

Бу һөнәр ияләре турында: “Эшләре җиңел, урыннары җылы, тамаклары тук”, — дип уйлаучылар бик ялгыша. Алар көнозын аяк өстендә, кызу плитәләр тирәсендә “кайныйлар”. Эш көннәре дә бик иртә башлана. Мәсәлән, Роза ханым сәгать җидедә инде бакчада. Плитәләрне кабызып, зур-зур кәстрүлләр белән су куя, кичтән планлаштырган ризыкны пешерү өчен кирәкле әйбер­ләрне барлый: ит эретә, яшел­чә турый, кирәкле күләмдә ярма яки макарон әзерләп куя. 300ләп баланы ашату уен-көлке түгел!

- Иртәнге ашны сәгать тугызга өлгертергә кирәк. Са­ват-сабаларны юып өлгер­ми­сең, инде төшке аш әзерли башлыйсың. Анда инде бе­ренчегә — аш, икенчегә — кәтлит һәм гарнир, шулай ук салат һәм компот (чәй) бирәбез. Көндезге йокыдан торуга балаларны сок яки сөт һәм камыр ризыклары көтә. Ә кичен ит, балык яисә яшелчә ризык­лары әзерлибез. Гомумән, менюны көн саен төрләндереп торабыз. Рационга сөт һәм сөт ризыклары, икмәк, ярма, бәрәңге, ит, балык, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш кертелә. Ризыклар үсеп килүче организмның энергиягә һәм тормыш өчен мөһим булган матдәләргә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә тиеш. Атнага ике-өч тапкыр камыр ризыклары пешерәбез. Балалар яшелчә салаты, макарон, бәрәңге яраталар, — дип сөйли Роза ханым.

Сабыйларны ашатудан тыш, пешекчеләр шәфкать туташы белән берлектә китерелгән яшелчә, ит, ярмаларның сыйфатын тикшерәләр, азык-төлек блогын чисталыкта тоталар. Биредә Роспотребнадзор оешмасы хезмәткәрләре яисә башка идарә органнары тикшерүенә һәрвакыт әзер торалар.  

Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, Роза Гомәр кызы пешекче һөнәрен сайлаганга үкенми. “Әнием Мәдинә аш-суга оста. Мин дә балачакта, әни пешеренә башласа, аның тирәсендә бөтерелә идем. Әнием кебек тәмле пешерергә, ризыкны табынга матур итеп чыгарырга өйрәндем. Шуңа да булачак һөнәремне аш-су белән бәйләргә булдым”, — дип сөйли милләттәшебез.

Роза ханым тумышы бе­лән Елховка районының Мул­ла авылыннан. Соңрак алар­ның гаиләсе Красный Яр район үзәгенә күченә. Җирле мәк­тәпне тәмамлауга кыз Куй­бышевның (бүгенге Самара) 10 санлы һөнәр училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын кафеда башларга мөмкин булса да, Самараның 36 санлы мәктәбе ашханәсенә урнаша. “Хезмәтемнең тот­рыклы булуын теләдем. Кафе-рестораннар бүген бар, иртәгә – юк. Ә мәктәп беркайчан да бетми ул. Эшемне дә, коллективыбызны да бик яраттым, кайнаша-кайнаша, ун ел үтеп киткәнен сизми дә калганмын. Ә ике ел элек, өйгә якынрак булыр дип, балалар бакчасына күчтем.

Мәктәп һәм балалар бакчасы пешекчесе вазифаларында аерма бар. Мәсәлән, бакчада туклану кагыйдәләре, азыкны эшкәртү нормалары һәм ысуллары башкачарак”, — дип сөйли Роза Бахитова.

“Эштә көнозын плитә янында кайнашкан кешегә өй­дә ашарга пешерәсе дә килмидер?” – дигән сорауга Роза ханым: “Яраткан кешеләремне ашату миңа ләззәт бирә, рәхәтләнеп пешерәм”, — дип елмая. Тормыш иптәше Зариф, улы Ильяс һәм кызы Заринаны хуҗабикә өйдә татар милли ашлары белән сыйларга тырыша. “Кунаклар чакырырга яратабыз. Коръән табыннары, гаилә бәйрәмнәре туганнар арасында, мул табыннар артында үтә. Мондый көннәрдә Зарина да миңа табын әзерләшергә ярдәм итә, сигез яшь кенә булуына карамастан аш-су серләренә өй­рәнә”, — дип сөйли Роза.

Гомумән, гаиләдә балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүгә, милли һәм дини йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау­га зур игътибар бирелә. Зариф әфәнде Җәмигъ мәчетенә йөри, намаз укый икән.

- Бер журналда аш-су тәм­ле­леге пешекченең кәе­феннән тора, дип укыган идем. Бу чынлап та шулай. Гаиләмдә дуслык-татулык булгач, мин эшкә көн саен яхшы кәеф белән барам. Шуңа ашларым дә тәмледер, — дип йомгак ясады Роза Бахитова.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1125

Комментирование запрещено