Татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар

IMG_999919 октябрьдә Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Тольятти милли-мәдәни татар автономиясе активистлары, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары татарча диктант яздылар. 

Текстны “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева укыды.

Быел чит илләр һәм төбәкләр өчен күренекле язучы, драматург Газиз Мөхәммәтшиннең  “Саумысыз, аккошлар!” әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде.

IMG_9997IMG_9998 IMG_9999

Диктант билгеләрен 1 ноябрьдән соң http://diktant.tatar/ сайтында «Билгем нинди?» бүлегендә карап булачак.

 

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1557

Комментирование запрещено