Өлкә “Туган тел” татар оешмасының гомуми җыелышы узды

IMG_9993Кичә, 19 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар оешмасының гомуми җыелышы узды. Оешма президенты Ильяс Шәкүров җыелышта катнашучыларның саны 50дән артуын һәм карарлар кабул итү өчен кворум булуын белдерде.

Көн кадагына куелган төп сорауларның берсе – өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата тантаналы җыелыш уздыру иде. Ильяс Гомәр улы җыелышның проекты белән таныштырып үтте. “Өлкәбезнең шәһәр-авылларыннан район администрациясе башлыкларын, дин әһелләрен, мәктәп директорларын, эшмәкәрләрне, китапханәчеләрне, Мәдәният йортлары мөдирләрен чакырырга уйлыйбыз. Секцияләргә бүленеп, татар милли мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанс өлкәдә булган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләшергә кирәк. Соңыдан пленар утырышта секцияләр эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясалачак һәм резолюция кабул ителәчәк”, — дип белдерде Ильяс Гомәр улы. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Рәисә Гыйбадуллина “Гаилә” секциясен булдырырга кирәк, дип белдерде. Ә Самар Җәмигъ мәчете имамы, өлкә “Туган тел” татар оешмасының Совет әгъзасы Иршат хәзрәт Сафин Камышлы, Гали авыллары кебек татарлар күпләр яшәгән авылларга квоталарны күбрәк бирергә тәкъдим итте.

Самар шәһәре Думасы депутаты Рифкать Хуҗин да тантаналы җыелыш уздыруны хуплады. “Кызганычка, яшьләр генә түгел, олылар арасында да өлкәбездә эшләп килүче татар оешмалары, алар башкарган эшләр, милли басмалар турында белмәүчеләр бар. Үзебезгә активрак булырга кирәк”, — дип белдерде ул. Тольятти милли-мәдәни татар автономиясенең башкарма директоры Зөлфия Галиханова: “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Мөгәммәр кызы газетаның 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр-авылларга йөреп, укучылары белән очрашулар оештырырга тели. Өлкә милли оешмалар активистлары да бу чарада катнашса, халык белән очрашып сөйләшсә, яхшы булыр иде”, — дип тәкъдим итте.

Рифкать Туктар улы СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметовага милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуда зур өлеш керткәне өчен шәһәр Думасының Рәхмәт хатын да тапшырды.

Җыелышта оешма эшләренә яшьләрне җәлеп итү, аларда милләт язмышына карата кызыксыну уяту турында сүз күп булды. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева оешма аксакалларына алмашка Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларын чакырыга тәкъдим итте. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат ага Надиров яшьләрне берләштерү өчен төрле кызыклы чаралар оештырырга кирәк, дип белдерде. “Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен кайтарырга кирәк. Анда яшьләр арасында “Иң шәп җырчы”, “Иң шәп биюче” кебек бәйгеләр уздырырга була. Әлбәттә, бу чараларны уздыру өчен акча кирәк. Керү билетлары ясатып, аларны 200-300 сумнан гына сатсаң да, бүләкләр алырга ярап куяр иде”, — дип сөйләде ул. Ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Таһир Мамышев әгъзалык взносы түләргә кирәк, дип белдерде. Оешма активисты Ригил Курмаев өлкә татарлары тормышын яктыртып торучы “Самар татарлары” сайты турында реклама социаль челтәрләргә куярга кирәк, дип белдерде.

Көн тәртибендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә яңа директор сайлау мәсьәләсе куелган иде. Бу вазифага бер тавыштан Данияр Ирек улы Сәйфиевне сайладылар.

Чарада вакытсыз арабыздан киткән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтовны бер минут тынычлык белә искә алдылар.

Оешма Советына яңа әгъзалар – Расих Вакказов, Альбина Мәхмүтова, Рәисә Гыйбадуллина, Ләйсән Ибәтова һәм Гүзәл Рамазанова сайланып куелдылар.

IMG_9960IMG_9962 IMG_9963 IMG_9967 IMG_9968 IMG_9972 IMG_9978 IMG_9982 IMG_9987 IMG_9991 IMG_9993

Җыелышта катнашучылар “Туган тел”нең, аеуча аның президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә аны шулай дәвам итәргә кирәклеге турында әйттеләр.  

Ахырда барысы да чәй өстәле артында сөйләшүне дәвам иттеләр.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1239

Комментирование запрещено