Агач ботакларын кая илтергә?

куда ветки 21Көзге өмәләр вакыты. Һәр хуҗа йорт тирәләрен җыеш­тыра, бакчадагы агач ботакларын кисә, иске такта коймаларын сүтеп, тимердән ясалганнарын куя… Тик менә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? Чүп реформасы (Каты Коммуналь Калдыклар белән эш итү реформасы) гамәлгә кергәннән бирле бакчачыларны hәм авыл кешеләрен бу мәсьәлә нык борчый. Чөнки чүпне йорт алдында сакларга туры килә. Элек чыбык-чабыкны мунча яки өй мичендә яндырып булса, хәзер мичләр юк. Бөтен авыллар да газ ягулыгына күчкән. Уңай инде, билгеле. Ә менә агач кәүсәләрен, черек бүрәнәләрне, искергән сарайларны нишләтергә?

Бу эшләрне җайга салу буенча яңадан яңа законнар чыгып кына тора. Мәсәлән, “Һава чисталыгын саклау ту­рында”гы закон (№ 96-ФЗ ст.1) буенча чүп-чарны махсус җай­ланмаларда гына яндырырга мөмкин. Үтәмәсәң – штраф (ст. 8.21 КоАП РФ). Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре (ПП РФ № 390 от 25.04.2012г.) буенча авыл тирәсендә, автомобиль юлы, тимер юл буйларында корыган үләннәрне яндырырга hәм учаклар ягарга ярамый. Нишләтергә соң аларны?

Нефтегорск районы халкы бу сорау белән депутат Елена Крыловага мөрәҗәгать иткәч, депутат бу проблеманы хәл итәргә алынган һәм өлкә телевидениесе аша халыкка ни эшләргә тиешлеген аңлатып та караган. Безнең газета хезмәткәре дә бу тапшыруны карады, ләкин күп мәсьәләләрнең чишелешен тапмагач, үз тикшерүен башлады. Монда Иске Ярмәк авылында яшәүче бер абзыйны мисалга китерәсем килә. Чүп белән законлы рәвештә көрәшеп тә, йортын агач ботаклары басып китә башлагач, иртән, әле күпчелек халык йоклап ятканда, авылның янгын саклаучыларын чакырып китергән. Янәдә, мин чүп яндырам, ә сез, егетләр, авылны янгыннан саклагыз инде.

Ә карасаң, проблема артык тирән дә ятмый икән. Бары тик халыкның (шул исәп­тән җитәкчеләрнең дә) яңа кертелгән законнарны бел­мәвеннән килә. Асылда, бакчачылар hәм авыл халкы, Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы (МЧС) кагыйдәләрен катгый үтәү шарты белән, йорт алдында учак ягарга хаклы. Шулай итеп, йорт алдында учак ягу өчен нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез? 

Дача хуҗалары үлән яндыру өчен 30 сантиметр тирәнлектә hәм һәр ягы 3 метр киңлектә уем ясарга тиеш. Аның тирәсендәге 50 метр арада коры үлән, агачлар, ботак­лар hәм ягулык материаллары булмаска, ә учак һәр ягыннан киңлеге 40 сантиметрлы минерал матдәләр салынган янгын сызыгы белән чикләнергә тиеш.

Йорт хуҗалары исә чүп-чар яндыру өчен 1 кубометр сыешлы тимер мичкә куярга тиешләр. Мичкә юк икән, 30 сантиметр тирәнлектә, як-яклары 1 метр булган чокыр казырга да була. Әлбәттә, ун метрга кадәр арада тиз янучан материаллар булмас­ка тиеш. Янгынга каршы минераль сызык турында да онытмыйбыз.

2019 елның беренче январеннан башлап каты калдык­ларны җыеп түгүне региональ оператор башкара. Самара hәм Самара өлкәсендә бу эшләрне “ЭкоСтройРесурс” оешмасына тапшырдылар. Бу фирма тәкъдим иткән килешүнең беренче пунктында “Региональ оператор каты калдыкларны, шул исәптән зур габаритлы калдыкларны да, кабул итеп, тиешле урынга илтергә, эшкәртергә hәм зарарсызландырырга тиеш”, — дип язылган. Зур габаритлы каты калдыклар нәрсә ул? Бу сорауны мин “ЭкоСтройРесурс” оешмасының бе­лешмәләр бүлегенә 303-06-48 телефоны буенча шалтыратып сорадым. “Зур габаритлы каты калдыклар – ул искергән өй җиhазлары, төзелеш материаллары, тәрәзә рамнары h.б.”, — дип аңлаттылар миңа. Ә кискән ботакларны hәм агач кәүсәләрен кая куярга соң? “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре аңлатуы буенча, мондый чүп-чар башка төр калдыкларга керә икән. Андый калдыкларны эшкәртүне аерым фирма башкара, ди.

Соравыма җавап эзли торгач, менә нинди кызыклы мәгъ­лүматка тап булдым.

Баксаң, калдыклар сыйфатын билгеләүче Федераль квалификация каталогы да бар икән. Шушы каталогның җиденче блогында (7 31 300 02 205 коды астында) агач-куакларны кискәндә килеп чыккан чүп-чар каты калдыклар категориясенә керә диелгән. Әмма икенче бер федераль документта (№ 89-ФЗ) йортлар янында барлыкка килгән чүп-чар (агач ботаклары, кипкән үлән, яшелчә сабаклары, коелган яфраклар h.б.) каты калдык түгел дип, язылган. Димәк, алар өчен җаваплы фирманы гына табасы калды. Эзләнә торгач, анысын да таптым. Безгә яхшы таныш булган шул ук “ЭкоСтройРесурс” оешмасы каты калдык булып саналмаган чүп-чарны эшкәртү белән дә шөгыльләнә икән. Ләкин моның өчен шушы фирма белән аерым килешү төзергә генә кирәк. Димәк, түләү дә аерым булачак.

Бу килешүнең мөһим шарты бар — калдыклар бер урынга җыелган булырга тиеш. Килешү төзү hәм калдыкларны җыю урынын булдыру мәсьәләләрен авылда җирлек рәисе белән берлектә хәл итәргә кирәк. Моны миңа “ЭкоСтройРесурс” хезмәткәре инженер-эколог Антон Ивашкевич аңлатты.

Каты булмаган чүп-чарны җыештыруга кагылышлы сорау­ларыгыз булса, 8 (846) 303-06-41 телефоны буенча “ЭкоСтройРесурс” оешмасына мө­рәҗәгать итә аласыз. 

Әлбәттә, яңа кертелгән реформалар тиешенчә эшли башласын өчен вакыт кирәк. Әмма бу вакытны мөмкин кадәр кыс­карак итәсе иде. Күргәнебезчә, каты калдыкларны җыеп түгүне башкаручы Региональ оператор менә инде унынчы ай үз эшен җайга сала алмый. Нәтиҗәдә, шәhәребез чүпкә күмелеп килә. Бу әле иң куркынычы түгел икән. Быел көз регионыбызда тычкан бизгәге авыруы таралды. Эпидемия дәрәҗәсенә якынлашкан бу куркыныч авыру тычканнарның күбәюе бе­лән турыдан-туры бәйле. Хастаханәләребездә тыч­кан биз­гәгеннән берничә йөзләп кеше дәвалана. Авыру башта гади салкын тиюгә охшап тора, шуңа күрә табибларның тиз арада дөрес диагноз куя алмавы белән катлаулана.

11 октябрьдә “Россия 1” каналында чыккан “Туры эфир” тапшыруы нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Студиягә Самара шәhәреннән 27 яшьлек Максим Попов, Саратовтан 23 яшьлек Максим Мигачев чакырылган иде. Алар күптән түгел генә тычкан бизгәге белән авырганнар икән.

Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов әйтүенчә, редакциягә бу сорауга кагылышлы меңгә якын шалтырату булган. Димәк, тычкан бизгәге башка регионнарда да бар. Студиягә чакырылган эколог­лар аңлатуынча, бу авыруны тычканнар тарата, ди. Тычкан экскрементлары (тизәк) төшкән су һәм туфрак аша да бизгәк йоктырырга мөмкин.

Бу куркыныч эпидемиядә кем гаепле? Ни өчен тычкан hәм күселәр саны артты? Белгечләр раславынча, бу хәл чүп-чарны вакытында җыеш­тырмаганлыктан килеп чыга.

Калдыкларны җыеп түгүче региональ операторга нәтиҗә ясау һәм тиешле чаралар күрү өчен нигез бар, дип уйлыйм. Җибәрелгән хаталар тиз арада төзәтелер hәм башкача кабатланмас, дип ышанасы килә.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1628

Комментирование запрещено