Белегез, без Сезне яратабыз!

Сания Мингачева11

Бүген абыстай Сания Вагыйз кызы МИНГАЧЕВАга 60 яшь тулды!

1992 — 1996 елларда Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчетендә имам вазифаларын Габделәхәт Фоат улы Мингачев башкарып килде. Шушы кыска вакыт эчендә Габ­деләхәт хәзрәт һәм Сания абыстай авыл халкы йөрәгендә зур урын яулап өлгерделәр.

Әле яшь булуларына карамастан, бөтен көчләрен, туплаган белемнәрен халыкка һәм балаларга тапшырырга ашыктылар алар. Мәктәптә, мәчеттә, мәдрәсә төзелгәч — анда көндез дә, кичен дә укулар оештырдылар. Мәдрәсәне гамәлгә кер­түдә, аның эшен оештыруда Габделәхәт хәзрәт башлап йөрүчеләрдән иде. Сания Вагыйз кызын да шәкертләре сагынып, яратып искә алалар. “Тагын берничә ел укыткан булса, без ныклырак белем алган булыр идек”, – дип уфтаналар.

Сания апалары укыткан беренче елны 8 — 10нчы сыйныфта укучы 15 — 20 кыз  белем алган. Соңрак остаз, аларны өенә чакырып, белем бирүне дәвам иткән. Алар дәресләргә зур теләк белән йөрүләре турында сөйлиләр. Чөнки Сания абыстай бөтен эшкә дә йөрәк җылысын салган, осталыгын кулланып, бала күңелен яулый белгән.

“Өендә булган бар тәмле ризыкларны да өстәлгә тезеп куя иде, чәй эчкән арада рәхәтләнеп аралаша идек. Сания апаның елмайган йөзе күз алдыннан бер дә китми, ягымлы, йомшак тавышы әле дә күңелебездә. Гомер узган саен ул кадерле вакытлар ешрак искә төшеп, йөрәкләрне җылыта. Ул хисләрне сүзләр белән генә аңлатып бирә алмыйм”, - дип искә ала Рузалия Габдуллина (Харисова).  “Гарәп хәрефләре белән язарга өй­рәнгәндә бик җайлы каләм куллана идек. Шул вакытта язган берничә дәфтәребез саклана. Без аларга еш мөрәҗәгать итәбез. Остазыбыз биргән белем җиңел үзләштерелә иде. Сания апабыз янына бик те­ләп, рәхәтләнеп йөрдек, ва­кыт узганы сизелми иде,” — дип дәвам итәләр башка шә­кертләре.

Габделәхәт хәзрәт һәм Сания абыстай Мингачевлар Гали авылының кадерле кешеләре. Авылда аларның дуслары бик күп. “Без аларны хөрмәт итәбез, һәрвакыт кунакка килүләрен сагынып көтеп алабыз”, — диләр дин кардәшләре.

Октябрьнең 21ендә Сания абыстайның олы юбилее. Кадерле, хөрмәтле Сания остазыбыз! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Аллаһы Тә­галә Сезгә хәерле, ныклы сә­ламәтлек, озын гомер бирсен иде, дип телибез. Сез мөселман халкы өчен иксез-чиксез изгелек кылып яшисез. Хисапсыз игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Гомерегезне кадер-хөрмәттә, рәхәттә кичерегез. Амин.

Белегез, без Сезне яратабыз!     

 Гали авылы халкы.  Похвистнево районы.

 

Укытучыбызга!

Җәмигъ мәчетенә килеп, Вагыйз хәзрәт кызы Сания абыстайның дәресләренә йөри башлавыбызга быел бишенче ел китте. Сания ханым укыткан өч еллык курсларны тәмамлап, изге Коръән Кәримне гарәп телендә укырга өйрәндек, биш вакыт намазны калдырмыйча укып барабыз. Ә шулай да яраткан укытучыбыз Сания ханым, якты таң йолдызы кебек балкып, мәчет юлыбызны яктыртып, гел үзенә тартып тора. Сания абыстай безнең тормыш маягыбыз ул. Без бүген дә дин белемебезне арттыру өчен остазыбыз белән очрашу көннәрен түземсезлек белән көтеп алабыз. Ул үзенең шәкертләре бе­лән дәрес алып барса да, вакыт табып, безнең дә сорауларыбызга сабырлык һәм акыл бе­лән җавап бирергә вакыт таба.

Самара кебек зур шәһәр­дә телебезне, гореф-гадәт­лә­ре­безне, динебезне сак­лап калу, кешеләргә тарату җиңел түгел, әлбәттә. Сания ханым 27 ел гомерен шуңа ба­гыш­лады. Һәр елны аның төркем­нәре 25-30 кешедән дә ким булмый. Әллә кайчан укып чыгучыларның исемнәрен исен­дә тотып, хәлләрен белеп тора. Ел әйләнәсендә ял бел­мичә, сайтлар аша шәкерт­ләре белән элемтәне өзми, информацияләр, файдалы дә­ресләр алып бара. Ал­лаһы­ның олы рәхмәтләре явып торсын аңа.

Безнең өчен кадерле булган яраткан укытучыбыз, остазыбыз Сания ханым! Без “Уникум” төркеме һәм гаи­ләлә­ребез исеменнән сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, хәер­ле озын гомер, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш, иҗади уңышлар телибез. Барысы өчен дә Аллаһының рәхмәте яусын.

“Уникум” төркеме исеменнән

Әнисә ИБӘТУЛЛОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1537

Один комментарий

  1. Я тоже вас поздравляю,желаю крепкого здоровья