Иске Җүрәй мәчете

мечеть с-фейзулово12018 елда Ирек hәм Данияр Сәйфиевлар “Самара өлкәсе мәчетләре” дигән китап язып бастырып чыгардылар. Авторлар бик зур эш башкарганнар, китап кызыклы hәм яшь буын кешеләре өчен бик тә файдалы килеп чыккан. Моның өчен Самара өлкәсе мөселманнарыннан аларга бик зур рәхмәт. Китапның 100-101нче битләрендә язылган Кошки районы, Иске Җүрәй авылы мәчетенең кыскача тарихы да бар. Моның өчен безнең авыл мөселманнарыннан авторларга аерым рәхмәт.
Китапта безнең мәчетне төзү тарихы, бу эштә катнашучы кешеләрнең өлеше турында язарга зур мөмкинлек булмаган күрәсең. Шуңа да авылыбызның имам-хатыйбы Габделхак хәзрәт ХАЛИТОВ¬ның истәлекләрен газета битләрендә язып калдырасы килә.

- Мин җомга намазларына 1980 еллар башында йөри башладым, — дип башлады сүзен Габделхак хәзрәт. — Ул вакытта мулла булып Гомәр Латыйпов эшли иде. Аңа кадәр Кыям Низамов, Әбүбәкер Борhанов, Абзал Низамов, Вафа Шәйхуллов мулла булып тордылар. Мин килгәндә Абзал Низамов исән иде әле. Ләкин намазлар уздыра алырлык хәле юк иде инде. 1987 елда Гомәр Латыйпов та авырып китте.  Шулай итеп, җомга намазларын уздыручы калмады. Шул вакыт мин намазга җыелган бабайлардан җомга намазын уздырырга рөхсәт сорадым. Тиздән мине мулла итеп куйдылар. Авылдашлар да  каршы килмәде.

Беренче көннән мин яңа мәчет бинасы турында уйлана башладым, авылдашлар белән дә киңәштем. Шул елларда авылда яңа мәктәп салынды. Ә иске мәктәп бинасын сүтеп, укытучыларга утынга бирделәр. Мәктәп йортында хезмәт дә­ресләре өчен төзелгән кечкенә бина да бар иде. 1991 елда авыл советы рәисе Зөфәр Насыйбуллин миңа шушы бинаны алып, мәчет салырга тәкъдим итте. Моның өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Авылдашлар яр­дәме белән эшебез тиз барды. Нургали Алиев, Тәлгать Мостафин, Вафа Зәйнетдинов, Сабир Вафин hәм мин акча җыйдык. Колхоз рәисе Солтан Бисолтанов техника hәм материаллар белән ярдәм итте. 

Яңа мәчетне үткән гасыр­ның утызынчы елларында җи­мерелгән мәчет урынына салдык. Төзүчеләр дә табылды. Сантимер авылыннан Кәшшаф Сираҗиевның өч улы — Наил, Фаил hәм Фәнил төзелешне башлап җибәрделәр. Мин үзем дә эшләштем. Шулай итеп, шул ук елны намазларны яңа мәчеттә укый башладык.

Бер ел буе мәчетне электр миче белән җылыттык. Шушы вакыт эчендә электр өчен түләргә шактый гына сумма җыелган. Ул вакытта акча миллионнар белән исәпләнә иде бит. Мәчеткә янә авыл советы рәисе Зөфәр Насыйбуллин ярдәм итте. Ул бурычны кичерделәр, ә бераздан авыл советы аша мәчеткә 1 миллион сум акча бирелде. Чиксез рәхмәт аңа!

Алга таба да мәчеткә игелекле кешеләр ярдәм итә тордылар. 2011 елда танылган эшмәкәр Яhудин биргән материалларны кулланып, Наил Низаметдинов, Слухан Латыйпов hәм авылдашлар зират тирәсен тимер койма белән тотып алдылар. 2019 елда Ришат Шәйхуллов үз көче бе­лән мәчетебезнең манарасын яңарт­­ты.

Ә 2018 елның июлендә без­нең мәчеткә Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин hәм Самара Җәмигъ мә­четенең өч имамы килгәннәр иде. Мәхәллә соравы буенча мәчетебезгә “Габделхак мә­чете” дигән исем бирү карарын Талип хәзрәт хуплады.

Дөнья булгач бар да була… Мин авырып киткән арада урыныма башка имам-хатыйб куярга теләүчеләр дә булган. Әмма мәчет Советы рәисе Наил Низаметдинов, бигрәк тә мәхәллә әгъзасы Мидхәт Туктаров hәм башка әгъзалары бертавыштан мине имам-хатыйб итеп калдыру өчен тавыш биргәннәр. Рәхмәт аларга.

Бүгенгесе көндә мәчетебез­гә 14-15ләп кеше йөри. Ә башкалар көндәлек мәшәкатьләр белән чуалып яши бирә…

Иске Җүрәй авылы мәчете имам-хатыйбы Габделхак ХАЛИТОВ сүзләрен

И.Ш. МУСТАЕВ язып алды.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1122

Комментирование запрещено