Казань вошла в число самых красивых городов России для путешествий осенью / Казан көз көне сәяхәтләр өчен Россиянең иң матур шәһәрләре исемлегенә керде

049Самым красивым городом страны для осенних туристических поездок россияне сочли Петербург.

Казань вошла в топ-3 самых красивых городов России, подходящих для путешествий осенью. Об этом со ссылкой на данные опроса сообщает аналитическое агентство «ТурСтат».

Столицу Татарстана сочли наиболее красивым из российских городов в осенние месяцы 8% опрошенных. Столько же россиян отдали свои голоса Нижнему Новгороду.

Первое место по осенней красоте среди городов страны занял Санкт-Петербург, за который проголосовали 26% опрошенных. Ставший вторым Калининград получил поддержку 10% респондентов.

Кроме того, россияне включили в десятку самых красивых осенью отечественных городов Москву, Краснодар, Владивосток, Ростов-на-Дону, Великий Новгород и Екатеринбург. Вторую десятку рейтинга составили Иркутск, Сочи, Ялта, Ярославль, Вологда, Кострома, Псков, Севастополь, Сергиев Посад, Рязань и Красноярск.

«Рейтинг составлен по результатам интернет-опроса по теме, какой город самый красивый и интересный для осенних путешествий на выходные», – отметили в агентстве.

tatar-inform.ru

***

Россиялеләр көзге туристик сәфәрләр өчен илнең иң матур шәһәре дип Петербургны атаганнар.

Казан көз көне сәяхәтләр өчен туры килә торган Россиянең иң матур 3 шәһәре исемлегенә керде. Бу хакта сораштыру мәгълүматларына сылтама белән «ТурСтат» аналитик агентлыгы хәбәр итә.

Сораштырылучыларның 8 проценты Татарстан башкаласын Россия шәһәрләреннән көзге айларда иң матуры дип тапкан. Түбән Новгородка да россиялеләр шулкадәр үк үз тавышларын бирде.

Ил шәһәрләре арасында көзге матурлык буенча беренче урынны Санкт-Петербург алган, аның өчен сораштырылучыларның 26 проценты тавыш биргән. Икенче булып Калининград респондентларның 10 процент тавышын алган.

Моннан тыш, россиялеләр көз көне иң матурлар унлыгына илебезнең Мәскәү, Краснодар, Владивосток, Ростов-Дон, Бөек Новгород һәм Екатеринбург шәһәрләрен кертте. Рейтингның икенче унлыгын Иркутск, Сочи, Ялта, Ярославль, Вологда, Кострома, Псков, Севастополь, Сергиев Посад, Рязань һәм Красноярск тәшкил итте.

«Рейтинг, көзге ял көннәрендә нинди шәһәр иң матур һәм кызыклы, темасы нигезендә интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән», – диделәр агентлыкта.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа елда ял итү өчен беренче урынга керүен хәбәр иткән иде.

tatar-inform.tatar

 

 

Просмотров: 722

Комментирование запрещено