Россия Герое Дамир Йосыпов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша

2041«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 9 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Россия Герое Дамир Йосыпов «Мәскәү – Татарстан күпере» V яшьләр форумы спикерларыннан берсе булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум 9 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

«Урал авиалинияләре»нең Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов исемен быел бөтен илгә билгеле булды. Нәкъ менә ул һавага күтәрелеп киткәннән соң берничә минут узгач, двигателе сафтан чыккан лайнерны 15 августта Мәскәү янындагы кукуруз басуына төшереп утыртты. «Мәскәү – Симферополь» самолетының 226 пассажиры һәм 7 экипаж әгъзасының барысы да Дамир Касыйм улының һөнәри осталыгы аркасында исән калды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 2205

Комментирование запрещено