Һәр кешенең үз язмышы

1Һәркемнең дә тормышында була ул төрле чаклар: 
Яхшылыклар, кыенлыклар, шикләнү, омтылышлар. 

Очрашулар да күп була, аерылышу, югалтулар… 
Кеше күпне кичерә ул — үтә айлар һәм еллар. 

Шатланып, көлеп яшәве бигрәк тә ул күңелле. 
Тик алай гел булмый икән, очрый шул төрлесе. 

Күңелкәйләр бик нечкә ул, юкка-барга шатлана. 
Кош кебек тә очар иде, юк нык канаты гына. 

Елмаю аның йөзендә, теләп эшләр башкара, 
Ләкин бик авыр була, юлда “киртә” очраса. 

Кыенлыкларны җиңәргә кешегә көч бирелгән, 
Сыгылмыйча көчле җилдә яши алырга кирәк. 

Ярдәм итәргә тырыша күктә йөзгән кояш та, 
Зәңгәр һава, очкан кошлар яхшыга өндәп тора. 

Аларга карап ныгыйдыр һәркемнең уй, күңеле. 
Тирә як, тәбигать “әйтә”: “Бирешмә, син бит- Кеше!” 

Еллар үткән саен уйлый артта калган тормышын. 
Горурлана, искә ала матур вакыйгаларын. 

Кыенлыкларны җиңә белеп яшәгәнгә — бик риза. 
Матур көннәр алда диеп, моңлана, җырга сала. 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1042

Комментирование запрещено