Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен Иман һәм татар теле кирәклегенә инандык

Tatar-tele-13Быелга кадәр “Татарча диктант” дигәч, барлык кеше дә, хәзер ул инде нәрсә диеп, гаҗәпләнгән булса, 2019 елда андый сораулар шактый кимеде. Кешеләр аны ничектер үзенчә бәйрәмдәй кабул итә башлады.

Менә Самар Җәмигъ мәсҗидендә дә октябрьнең 19ндә матур итеп киенгән зыялы татар хатыннары җыелды.

Үзебез татарча аралашып, туган телебездә фикер йөртү генә дә күңелләребезне күтәреп җибәрде. Яшьләребез инде шактый мәктәптә диктант язган чактан узганбулса, үзебезне сынарга булдык.
Татар телебезне онытмадык, аның үсешен теләп, бала-оныкларга да мирас итеп калдырасыбыз килә бит.
Хәтта дулкынланудан күбебезгә йокы кермәгәнен дә көлешеп сөйләштек. Тик дулкынлану дин кардәшләр белән исәнләшеп, сөйләшкәч, юкка чыкты.
Диктант Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” исемле хикәясеннән
алынды.
Егермедән артык ханымнар бөтен тырышлыкларын күрсәтеп, матур итеп каләм тибрәттеләр. Диктанттан соң чәйләр эчеп, һәммәбез мәктәп елларын искә төшереп сөйләшеп, күңелле ял иттек.
Татарча диктант язу безләрне тагын да ныграк берләштерде. Милли рухыбызны яңартты. Иң мөһиме – вазыйфаларыбызны исебезгә төшерде. Югары сыйфатлы татар булып яшәр өчен Иман һәм татар теле кирәклегенә инандык.
 
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1532

Комментирование запрещено