Үҗәтле һәм нечкә күңелле иде ул

JvY8dehr4gE20 октябрьдә Самара өл­кәсенең танылган журналисты, РСФСРның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре Лилия Шәй­хулла кызы Шәфигуллина вафат булды.

Казан дәүләт университетын тәмамлаган Лилия Шә­фигуллина журналист карьерасын  Камышлы район газетасында башлап, “Волжская коммуна” өлкә газетасының бүлек мөдире, “Комсомольская правда” в Самаре” газетасының директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Рус газетасында эшләвенә карамастан, ул беркайчан да туган теленә, халкына хыянәт итмәде, тамырлары кайдан булуын онытмады, яраткан Камышлысына гел кайтып йөрде, өлкә газетасына татар проблемалары, татар шәхесләре турында төпле һәм тирән эчтәлекле мәкаләләр язып торды. Шулай, гомере буе түшәктә яткан шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров турында беренче мәкаләне дә Лилия Шәфигуллина язган иде. Павел Корчагин язмышын кабатлаган татар шәхесе белән танышкан кешеләр Иске Җүрәйгә агылдылар, Гакыйльнең шигырьләре, рәсемнәре, ихтыяр көче белән сокландылар.

1985 елда Лилия Шәйхулла кызы өлкә коммунистлары газетасы битләрендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев белән әңгәмә оештыра, соңрак, инде үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда, зур шәһәр шартларында милли мәдәният проблемаларына багышланган “Не упускать инициативу” мә­каләсен бастыра. 

Торгынлык елларында өлкә газетасы хезмәткәре Лилия Шә­фигуллинаның ярдәмен тоеп яшәгән татар җәмәгатьчелеге үзгәртеп кору чорында да аңа мөрәҗәгать итә иде. Туксанынчы елларда ул, идеолог һәм газета чыгару эше нечкәлекләрен белүче профессиональ журналист буларак, “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать Әһ­лиуллинга акыллы киңәш­ләрен биреп торды. Милли кадрлар җитешмәгән туксанынчы елларда газетабызда аның апасы — икътисад белгече Фәния Шә­фигуллина эшләгән иде. Олыгая башлагач, Фәния апабыз Мәс­кәүгә, улы янына күчеп китте.

Лилия апаның соңгы еллары бигрәк тә авыр булды. Самарада яшәгәндә кияүләре Рәшит абый Хәлиуллинның туганнан туганы Наҗия Хәлиуллина карамагында яшәгән булса, хәле бөтенләй авырайгач, апасы янына Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды. Ләкин Лилия Шәйхулловна бирешмәде. “Гакыйль Сәгыйровтан үрнәк алып, соңгы көннәрендә дә үзе турында уйламады, башкаларны кайгырып, ярдәм итеп яшәргә тырышты. Ихтыяр көче һәм ышанычлылык, үҗәтлек һәм нечкә күңеллелек — болар артта калган чор кешеләренә хас сыйфатлармы, әллә әүлияләр өстенлегеме?” — дип яза аңа багышланган некрологта “Волжская коммуна” газетасы.

Ул кадәресен бер Аллаһ кына беләдер инде. Урыныгыз оҗмахта булсын иде, Лилия апа Шәфигуллина.

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 839

Комментирование запрещено