Без һаман да бергә!

maxresdefaultДөньяда иң кадерлесе – вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәф­гать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән! Нәтиҗәләре дә сок­ланырлык бит!

“Бердәмлек”нең 15 еллыгын бәйрәм иткән елда мин хаҗга барган идем. Рухланып, бар булмышы белән дингә инанып кайткан гади хатынның хаҗда күргән-белгәннәре “Бер­дәмлек” газетасында басылып чыкты һәм киләчәк буын кешеләренә мирас булып калды. Мин моның өчен Рәфгать абыйга чиксез рәхмәтлемен.

2009 елда Россия Журналистлар берлегенең өлкә бүлеге оештырган XXVI спартакиада бәйгесендә “Бердәмлек” газетасы коллективы да катнаш­кан иде. Ул вакытта Рәф­гать Әһлиуллинның шахмат буенча халыкара гроссмейстер Павел Скачковка каршы торып, диплом алганын хәтерлим. Рәфгать Нәбиулловичның зур башына ниләр генә сыймый иде бит! Шул чакларда Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Рәфгать Әһлиуллинга “Татарстан Рес­пуб­ликасының Атказанган мә­дәният хезмәткәре” исеме дә бирелде.

“Бердәмлек” газетасының 20нче туган көненә карата да газетада бик күп мактау, рәхмәт сүзләре язылган иде. “Матбугат.ру” сайтында да аңа зур бәя бирүчеләр күп бул­ды. Татарстанның иң популяр сайты аша “Бердәмлек” бөтен дөнья күләменә чыкты һәм аның битләрендә басылган иң кызыклы, мәгънәле язмалар белән даими танышып бару мөмкинлеге туды. Россия төбәкләрендә чыгып килүче милли басмалар арасыннан “Бердәмлек” юл ярып баручылардан булды”, — дип яза Мордовия Республикасының Россия журналистлар берлеге әгъзасы Шамил Җәлимов.

Шулай ук Татарстанның “Без — бергә” айлык кушымтасы да — “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин инициативасы белән туган бала. Бөтендөнья татар кон­грессының матбугат хез­мәткәрләре очрашуына барган саен ул шушы тәкъдим белән чыкты һәм, аның бу фикеренә таянып, “Шәһри Казан” редакциясендә эшләп чыгарылган саллы басма татар газеталары аша регионнарга да барып җитә башлады.

Самара өлкәсе хөкүмәте дә татар газетасында эш­ләүче журналистларның хез­мәте белән кызыксынып, бәйге­ләр­дә, конкурсларда катнашырга өндәп тора. Димәк, ул елларда да, хәзер дә газе­таның абруе бар. Мәсәлән,  Рәф­гать Әһлиуллин күпьеллык хез­мәте өчен губернаторның “За труд во благо земли Самарской” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, ә Эльмира Шәвәлиева өлкә журналистлар конкурсында катнашып, “Репортер” но­ми­нациясендә өченче дәрәҗә Дип­лом алу бәхетенә ирешкән иде. Шулай ук “Бердәмлек” газетасы коллективы Татарстанның “Бәллүр каләм” премиясен яулаган милли басма да ул. 

Газетаның 25 еллык юбилее да бик күркәм үтте. “Бер­дәмлек”нең матди кыенлык­ларын аңлап, өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре­зиденты Фәхретдин Канюкаев газетага зур бәя бирде, булышырга ышандырды, һәм булышты да. Самараның “Победа” мәдәният йортында узган юбилейда без, өлкә  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, күргәзмәләр оештырып, бәйрәмгә милли аһәң кертергә булыштык. Ахырда, “Татар ка­фесы”нда кич утырганда, чит өлкәләрдән килгән кунаклардан шундый ук матур сүзләр ишетергә насыйп булды.

…Рәфгать абый бер ел инде дөньяда юк, ә аның “Бердәм булыйк, бергә булыйк!” дигән сүзләре газетаның 30 еллыгында да актуаль булып калыр, дип ышанам. Без һаман “Бердәмлек” белән, без һаман да бергә!

Урыныгыз җәннәттә булсын, Рәфгать абый!

 

Разия ӘЮПОВА-ЙОСЫПОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек»

Просмотров: 945

Комментирование запрещено