Рәфгать абыйсыз бер ел

66b34265_25b3_48f1_9ee6_0165afc32fc2 (1)“Бердәмлек”нең беренче мө­хәррире Рәфгать Әһлиул­лин­ның вафатына 31 октябрьдә бер ел тула

Мәңгелеккә килгән төп кебек кеше беркайчан да үлмәс, аның канаты астында тыныч кына шулай яшәрбез әле, дип ваемсызланып йөрүләребез үт­кән елның 31 октябрендә тәмамланды да куйды. Газетаны ябаргамы, әллә мөстәкыйль рәвештә эшләп караргамы, дип уйланырга да вакыт юк иде. Мәрхүм Зәйнәп апа Әһлиуллина әйтмешли, газета бит ул домна миче кебек, авызына никадәр информация тыксаң, шулкадәр яндыра, ә сиңа көн саен яңа информация, яңа мәкаләләр язарга туры килә.

Аллага шөкер, халык безне ташламады. Әбүнәчеләребез элек никадәр язылган булса, бүген дә шул ук дәрәҗәдә. Моның өчен бөтенегезгә дә чын күңелдән  рәхмәт әйтәбез. Бергә булганда гына без милли көч булуыбызны хәтеребездән чыгармыйк.

Күрәсездер, без бер урында таптанып тормыйбыз. Ярты ел элек кенә газетаның яңа дизайнын эшләп чыгардык. Ул кемгәдер ошады, кемдер өнәп бетермәде, элеккечә калдырырга иде, дип үз фикерен әйтте. Мәрхүм Рәфгать абыйга верстка ошамаганда: “Утызынчы еллар газетасы ясап куйгансыз!” – дип ачуланганын хәтерлим. Дөресе шул — дөнья алга бара һәм аның арбасыннан төшеп калырга, XXI гасырда үткән гасырдагыча эшләргә  ярамый. Рәфгать абыйга бу яңалык ошаган булыр иде, дип уйлыйбыз.

Коллективыбызда да үзгә­решлар булуын сизгән­сездер инде. Редакция хәзер башлыча яшьләрдән тора – хәбәр­челәр Алия Арсланова, Эльмира Сәй­фуллина, җа­ваплы сәр­катип, корректор Гөл­генә Сәлахова, дизайнер Гөлнур Мусина әле кырык­ка да җитмәгән җиләк кебек кызлар. Шулай ук штаттан тыш хәбәрчеләр арасыннан Җәмилә Шәрифуллинаны бил­геләп үтәр идем. Дөрес, ул әлегә рус телендә генә яза, ә без, аның мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итеп, газетада урнаштырып киләбез. Киләчәктә, бераз татарчага өйрәнгәч, аны да коллективыбызга алырбыз, дип өметләнәбез.

Быел март башында Халыклар дуслыгы йортында «Бер­дәмлек»нең 1500нче саны чыгуга багышлап уздырылган матбугат конферен­циясе коллективы­бызга дәрт-дәрман өстәп җибәрде. Өлкә­безнең төрле районнарын­нан җыелып килгән милләт­тәшлә­ребез бе­лән сөйләшү кон­структив булды һәм безне күп үзгәрешләргә этәрде, дип әйтер идем.

Шуннан алган гайрәт белән киләсе елдан, дөресрәге, февраль башыннан, газетаның утыз еллыгын да бәйрәм итә башлаячакбыз. Бу турыда аерым белдерүләр булыр әле. Бәйрәм программасын әлегә сер итеп саклыйк.

Менә шулай  редакция эше, иҗтимагый йөкләмәләр, бәйрәм чаралары һәм иҗади эш арасында тормышыбыз дәвам итә. Рәфгать абый, Зәйнәп апа гел истә, сүзләре телебездән төшми, алар өйрәтеп калдырган эш ысуллары үзгәрми. Тик “Бердәмлек”тә, минем карашка, яңа эра башлануы күзәтелә. Мин аны яңа технологияләр, яшьләр эрасы дип атар идем.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 30453

Один комментарий

  1. Каләмдәшебезнең рухы шат, авыр туфрагы җиңел булсын. Рәфгать абый игелекле эшләре белән милләт тарихында тирән эз калдырды