“Яктылык”ның сәләтле егете

матвей12Белгәнебезчә, Самара шә­hәренең “Яктылык” татар мәк­тәбендә татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә белем ала. Шу­ларның берсе Матвей Смуров. Матвейның әнисе ягыннан татар тамырлары бар. Шуңа күрә, милләтебез белән элемтә өзелмәсен, туган-телебез hәм гореф-гадәтләребез онытылмасын өчен, аны татар мәктәбенә укырга биргәннәр. Ул мәктәптә бик теләп һәм тырышып укый, мәктәптән тыш белем бирү үзәгендә дә бик уңышлы гына шөгыльләнә.

Бу елның сентябрь аенда Самара шәһәр округы хакимияте, Мәгариф департаменты, «ЦСКБ-Прогресс» ярдәме белән мәктәптән тыш белем бирү үзәкләрендә укучы балалар өчен Байконур космодромына экскурсия оештырылган иде. Бу экскурсиягә фәнни-техник иҗат буенча Бөтенроссия, өлкә hәм шәhәр олимпиадаларында, конференцияләрендә, бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә ирешкән укучылар сайлап алынды. “Яктылык” мәктәбенең 9 “А” сыйныфы укучысы Матвей Смуров та алар арасында иде.

Матвей 7 яшеннән “Радуга” балалар иҗат үзәгендәге (Александр Матросов урамы, 21) “Пилотсыз очу аппаратлары төзү” түгәрәгенә йөри башлый. “Барысы да “Робот-шпионнан” башланды, — дип көлә Матвей. — Бик ялынып сорагач, әни миңа шул уенчыкны сатып алды. Әмма бераздан яраткан уенчыгым ватылды. Мин моңа бик нык борчылдым. Мине тынычландыру өчен, әнием робот төзәтүче остаханә эзли башлады. Нәкъ менә шул вакытта мин “Радуга” балалар иҗат үзәге белән таныштым. Монда уенчыгымны да төзәттеләр, күңелемә ятышлы түгәрәккә дә чакырдылар”, — дип искә ала егет. 

Матвейга хәзер 15 яшь. Аның балачак мавыгулары югал­маган, киресенчә, бу тема бе­лән кызыксынуы арткан гына. Хәзер ул атнага ике тапкыр МБУ «Металлург» балалар иҗат үзәгенә “3 D модельләш­терү” hәм “Пилотсыз очу аппаратлары” түгәрәкләренә йөри. Махсус программа кулланып, Матвей үзе очу аппаратының проектын төзи. Аннан соң очкыч детальләрен 3 D принтеры аша бастырып чыгара да  үзара тоташтыра. Соңыннан, читтән торып идарә итү пульты ярдәмендә, пилотсыз очкычны хәрәкәткә китерә.

“Байконурда экскурсия барышында укучылар өчен бай эчтәлекле программа әзер­ләнгән иде. Беренче көн истәлекле урыннарга: космос яулаучылар хөрмәтенә куелган монумент, һәлак булган сугышчы-ракетачылар ис­тә­легенә корылган мемориал, космос кораблары конструкторы Сергей Королев, инженер Валентин Глушко, космонавт Юрий Гагарин һәйкәлләре, космонавтика тарихы, шәһәр музее белән танышудан башланды. Анда кайчандыр ясалган космик ракеталар һәм иярченнәр макетлары, шулай ук «Буран» ракетопланы, Россия орбиталь комплексы макеты урнаштырылган иде”, — ди Матвей.

Сәфәрнең икенче көне «Бай­конур» космодромы белән танышуга багышланган. Делегация 254нче мәйданда мон­таж-сынау комплексы, «Энер­­гия» музее, Байконур кос­модромы музей комплексы экс­по­зицияләре, Юрий Гагарин һәм Сергей Королевның мемориаль йортлары белән танышкан. Балалар «Буран» орбиталь ком­плексы макеты эченә дә кереп караганнар.

“Союз” старт комплексы да игътибар үзәгендә булган. Егетләр һәм кызлар бары тик 5 метр ераклыктан эшләп китәргә әзер торган ракетоносительне күргәннәр.

Экскурсиянең төп вакыйгасы старт мәйданчыгыннан ике километр ераклыкта урнашкан күзәтү мәйданчыгында булган. Балалар 25 сентябрьдә 16 сәгать 57 минутта старт алган «Союз МС-15» кораблен күзәткәннәр. “Берничә секунд эчендә ул кечкенә йолдызчыкка әверелде hәм күккә ашты. Һава гына түгел, аяк астындагы җир дә калтырады. Тойгыларыбыз чиктән ашкан иде. Бу онытылмаслык стартны сүз белән генә аңлатып булмый!» - дип хисләнеп сөйләде Матвей. “Халыкара экипаж составында шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре косманавты Хазза Әл Мансури да бар иде. Ул галәмгә очкан беренче Гарәп космонавты булды. Бу старт «Союз-ФГ» ракетасының инде ике дистә еллар хезмәт итеп, модернизациягә ябылыр алдыннан соңгы, җитмешенче тапкыр очуы белән дә кызыклы. Киләсе елдан «Союз-ФГ» ракеталарын тулысынча Россия компонентларыннан эшләнгән «Союз-2.1а» ракетасы алмаштырачак”, — дип аңлатты егет.

Матвей киләчәктә очкычлар белән бәйле һөнәр сайларга уйлавы турында әйтте. Шуңа да бу экскурсия аның күңелендә онытылмас тәэсир­ләр калдырган. Сә­­фәрен искә алганда, малайның күзләре очкынланып китә, әйтерсең лә ул кабат старт мәй­данчыгында басып торган кебек була.

Хәзер сәләтле егетебез Бөтендөнья “Яшь талантлар” (JuniorSkills) про­грам­масында катнашырга әзерләнә. Бәйгенең региональ этабы 25 — 30 ноя­брьдә узачак. Әлеге ярышларда катнашкан укучылар сертификат ала. Билгеле бер компетенция булуын рас­лый торган бу документ югары уку йортларына укырга кергәндә өстенлекләр бирә­чәк. Шулай ук укучыларга үз эшен табарга, билгеле бер осталык һәм күнекмәләр алырга мөмкин булачак.

Матвейның яраткан фән­нәре физика hәм информатика икән. Шуңа күрә компьютерларны, радиоаппаратларны бик яхшы белә ул. “Төрле чаралар оештырганда тавыш операторы вазифаларын ул бик теләп башкара, — ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхертдинов. — Матвей тырыш, тәртипле укучы. Мин аның очкычлар белән мавыгуын хуплыйм, киләчәктә бу юнәлештә аны зур уңышлар көтә, дип уйлыйм”, — ди ул. 

Матвей кебек сәләтле балалар мәктәпнең горурлыгы, башка балаларга үрнәк. Без дә аңа киләчәктә уңышлар телибез. Бүгенге мавыгулары аның яраткан hөнәренә әверелер hәм яңа ачышларга китерер, дип ышанып калабыз.

байконур1

Байконур аэродромына экскурсия

матвей12

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 897

Комментирование запрещено