ДУМ РТ посоветовало верующим не отмечать Хэллоуин и не посещать места празднования / Дин тотучыларга Хэллоуинны билгеләп үтмәскә киңәш итәләр

8279По словам начальника отдела по вопросам шариата ДУМ Булата хазрата Мубаракова, верующим стоит остерегаться мероприятий такого рода.

Мусульманам не стоит отмечать Хэллоуин, поскольку эта праздничная традиция противоречит общечеловеческим ценностям и ее можно назвать в некотором роде сатанинской. Об этом в беседе с ИА «Татар-информ» заявил начальник отдела по вопросам шариата Духовного управления мусульман РТ Булат хазрат Мубараков.

«У нас отношение [к Хэллоуину] отрицательное. Эта культура, можно сказать, в некотором роде превратилась в сатанинскую. В общем все, что противоречит нормальным традициям, общечеловеческим традициям, является сатанинской традицией», – подчеркнул он.

Мероприятия такого рода ведут к деградации и истреблению нации, убежден священнослужитель.

«Даже если люди не отмечают чего-то такого, не переодеваются в страшилищ, но, например, распивают спиртные напитки, совершают прелюбодеяния и так далее (есть очень много непристойного), то мы это воспринимаем как покушение на традиционные нормы человечества в целом. Потому что это ведет к деградации нации, и нация таким образом истребляется», – объяснил свою позицию Булат хазрат Мубараков.

Кроме того, вечеринки в честь Хэллоуина иногда рекламируют как разгул нечистой силы, напрямую говоря о Сатане, что неприемлемо с религиозной точки зрения.

«Здесь есть явное упоминание Сатаны, некоторые мероприятия [в честь Хэллоуина] даже рекламировали как “Бал Сатаны“. Совет всем верующим: не посещать места празднования этого события, не упоминать его и не отмечать», – подытожил собеседник агентства.

Впрочем, существуют и альтернативные точки зрения на празднование Хэллоуина. Так, казанский психолог назвал этот праздник одной из форм психотерапии. Ранее стало известно, что отмечать этот день планируют 3% россиян.

tatar-inform.ru

***

Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, дин тотучыларга мондый төрдәге чаралардан куркырга кирәк.

Мөселманнарга Хэллоуинны билгеләп үтәргә кирәкми. Бу бәйрәм традициясе гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килү сәбәпле, ул бәйрәмне иблиснеке дип атарга була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков әйтте.

«Бездә Хэллоуинга мөнәсәбәт тискәре. Бу культура күпмедер дәрәҗәдә шайтан бәйрәменә әверелде дип әйтергә була. Гомумән алганда, бу нормаль традицияләргә, гомумкешелек традицияләренә каршы килә, бу – иблис традициясе», — диде ул.

Мондый чаралар милләтне деградацияләүгә һәм юк итүгә китерә, дип саный дин әһеле.

«Хәтта әгәр кешеләр нәрсәнедер билгеләп үтмәгән, куркыныч әйберләргә киенмәгән очракта да, тик, әйтик, спиртлы эчемлекләр эчәләр, зина кылалар һәм башка әдәпсезлекләр эшли икән, без моны тулаем кешелекнең традицион нормаларына һөҗүм буларак кабул итәбез. Чөнки бу милләтнең деградациясенә китерә һәм милләт шул рәвешле юкка чыга», — дип аңлатты үз фикерен Булат хәзрәт Мөбарәков.

«Биредә шайтанны искә алу бар, кайбер чараларны хәтта «Иблис балы» дип тә рекламалыйлар. Барлык дин тотучыларга киңәш шул: әлеге вакыйганы бәйрәм итү урыннарына бармаска, аны искә төшермәскә һәм билгеләп үтмәскә», — дип нәтиҗә ясады агентлык әңгәмәдәше.

Хәер, Хэллоуинны бәйрәм итүгә альтернатив караш та бар. Казан психологы бу бәйрәмне психотерапия формаларының берсе дип атады. Элек билгеле булганча, россиялеләрнең 3 проценты бу көнне бәйрәм итәргә планлаштыра.

tatar-inform.tatar
 

Просмотров: 960

Комментирование запрещено