“Сөмбелә” бәйрәменә рәхим итегез!

Сембелэ2 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның “Сөмбелә” бәйрәме уздырыла.

Кичә, 30 октябрьдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында бу чараны оештыру комитеты утырышы узды. Чарада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, аның урынбасары Шамил Галимов, оешма директоры Руслан Мостафин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма директоры Данияр Сәйфиев, шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ленар Сабиров, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм милли оешмалар активистлары катнашты.

Иң элек Руслан Мостафин башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Аннан соң бу чараның режиссеры, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова программа белән таныштырып үтте. “Бәйрәм рухы фойеда ук сизелеп торачак. Анда кызыклы мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылачак. Ә чараның рәсми өлешендә өлкәбезнең татар авылларыннан килгән игенчеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлаячакбыз. Аннан соң тамашачыларны бәйрәм концерты көтә. Казаннан Рәшит Ваһапов фестивале йолдызлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм Зәлия, Самардан “Яктылык” татар мәктәбе балалары, Искәндәр һәм Альмира Сәетовалар иң матур концерт номерларын бүләк итәчәкләр. Шулай ук Камышлы районы артистлары чыгышы да каралган”, — дип сөйләде Альбина ханым.

Сембелэ (2)СембелэСембелэ (1)

Хөрмәтле милләттәшләребез! Сезне 2 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак “Сөмбелә” бәйрәменә чакырабыз! Чара 10 сәгать 30 минутта башлана. Керү ирекле.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 948

Комментирование запрещено