Хушлашу

фанияТуксанынчы елларда “Бердәм­лек” газетасында хәбәрче булып эш­ләгән Фәния Шәйхулла кызы Шәфи­гул­лина 25 октябрьдә вафат булды. Аның сең­лесе, танылган журналист Лилия Шә­фигуллинаны җир­лә­гәннең бишенче көнендә булды бу хәл.

Фәния апа белән соңгы елларда бик сирәк очраша идек, чөнки ул инде улы янында, Мәс­кәүдә яши иде. Ләкин Камышлыга, Самарага кайткан саен, редакциягә килмәсә дә, шалтыратып хәлләребезне бе­лә, редакторыбыз белән сә­гатьләп сөйләшә иде. Без аңа һәрдаим газетабызны җибәреп тор­ганлыктан, ул өлкә татарлары тормышыннан хәбәрдар иде.

Фәния Шәйхулловна редак­циягә эшкә чама белән 1993 елда килде, дип хәтерлим. Ә моңа кадәр ул зур тормыш юлы үтеп, абруй казанып өлгергән шәхес иде. Камышлы педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, ул район мәктәпләрендә укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшли. Шушы чорда ук читтән торып югары белем ала.

1959 елда зур тәҗрибә туп­лаган булдыклы җитәкчене партиянең Камышлы районы секретаре итеп сайлап куялар. Ә районнарны берләштерү чоры башлангач, алтмышынчы еллар уртасында, Фәния Шәйхулловна тарих фәннәре буенча диссертация яклый һәм доцент дәрәҗәсендә Куйбышевның төрле институтларында тарих фәнен укыта.  Лаеклы ялга чыккач та, татар телен камил белүче мил­ләттәшебез эшсез калмый, “Бердәмлек” редакциясенә эш­кә чакырыла. Биредә ул үзен эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсе зур булган журналист итеп күрсәтә. 2000 елда гына Фәния апабыз Мәскәүгә улы янына күчеп китә һәм әле тагын 19 ел буе баласы һәм оныклары янында яшәп, бакыйлыкка күчә.

Озын һәм матур гомер кичергән Фәния апабызның урыны оҗмахта булсын иде.

Редакция коллективы исеменнән Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1162

2 комментариев

  1. Каләмдәшебез Фәния апаның рухы шат булсын!

  2. Авыр туфрагы ж,ин,ел булсын, Каран,гы гуре якты бурсын.