Көзнең ахыргы кояшлы җылы көннәре… Самараның “Яктылык” татар мәктәбе ишек алдында иртәдән кызу эш бара. Әти-әниләр, укучылар, укытучылар, мәктәп директоры, хәтта Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип Хәзрәт Яруллин да ел саен язын hәм көзен уздырыла торган өмәгә җыелганнар.
“Яктылык” мәктәбе укучылары көзге җыештыру әһәмиятен аңлыйлар, шуңа күрә бөтен сыйныф укучылары да актив катнашалар. Өмәчеләр мәктәп янында гына түгел, янәшәдәге йортлар алдында да тәртип урнаштыралар. “Үз мәйданыңны җыештырдыңмы – күршеңә дә ярдәм ит”. Нәкъ менә шушы девиз астында үткәрә өмәләрне “Яктылык” мәктәбе. Быел да, гадәттәгечә, күрше йортлар тирәсе игътибарсыз калмады. Ике-өч сәгать өчендә квартал эче шактый үзгәрде, матурайды. Йөздән артык капчыкка тутырылган чүп-чарны чыгару өчен зур йөк машинасы да килеп җитте, моны да мәктәп кайгырткан.
“Балалар кечкенәдән эшкә, чисталыкка өйрәнә. Ә әйләнә-тирәң якты, матур булса, анда яшәү дә рәхәт була”, - ди “Яктылык” директоры Радик Газизов.
Быелгы көзге җыештыру эшләренең үзенчәлеге дә бар иде. Чөнки өмәгә “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов та килде. Ул яраткан тальянкасында уйнап, өмәчеләргә көч-куәт биреп, дәрт өстәп торды. Әти-әниләр дә, укучылар да эшли-эшли җыр суздылар, ә ял минутларында биеп тә алдылар. Моңлы да, дәртле дә гармун тавышына эшләве аеруча күңелле булды.
Эш беткән вакытка зур казанда хуш исле пылау, кайнар чәй hәм тәм-томнар әзер иде. “Яктылык”та бу тагын бер бик матур гадәт — эшне яхшы кәеф, сый-хөрмәт, сөйләшүләр, елмаюлар белән төгәлләү. Табынга җыелгач, мәктәп директоры Радик Газизов, эш күп булуына карамастан вакыт табып килгән катнашучыларга, сый-хөрмәт әзерләүчеләргә чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Ул үзе дә бит, барысы белән бергә эшләп, үрнәк күрсәтте.
Уртак эш ата-аналарны, укытучыларны hәм укучыларны тагын да берләштерә, киләчәк тормышларын шушы өлге буенча корырга ярдәм итә.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1029