Рәхмәтле мин Ходаема

фания-203x300Бер Ходаем, рәхмәтле мин
Барысы өчен Сиңа.
Бергәләп балалар белән
Яшәгәнгә якты дөньяда.

Шул түгелме олы бәхет?
Тагын якты таң атты.
Бер көн безгә, Ходаем, 
Янәдән бүләк итте.

Көзләребез килеп җитте,
Кояшлы, озын булсын.
Сау-сәламәт, аяк өстен
Гомерләребез узсын.

Бигрәк матур бит дөньялар:
Башта килә язлары,
Язлар узгач җәйләр җитә,
Ә аннан соң — көзләре.

Көзләр узгач, кышлар килә,
Ябынып ак шәлләрен. 
Безгә дә яшәргә язсын
Икәү бергә, Ходаем,

Сындырма син пар канатны,
Калдырма ялгызлыкта.
Синең кодрәтләрең бик зур,
Бер Ходаем, безне ташлама. 

  Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 977

Комментирование запрещено