Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ: «Булгар тарихын чын күңел биреп өйрәник»

824F52DF-BE96-46EB-99F2-26C6016CFE55_w640_s1…Самар шәһәрендәге тарихчы галимнәрдән: “…Булгары пришли невесть откуда и ушли куда-то, а татары пришли с ордами Чингисхана. Они были кочевым народом и не имели своего государства» - дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде...

Булгар дәүләтенең көнъяк чиген тәшкил иткән, ә хәзер Самар өлкәсенә кергән җирләрнең тарихын өйрәнү буенча күптәннән фәнни эзләнүләр алып барыла. Ләкин дә моңа кадәр тарихчы галимнәрнең күбесе булгарларны бирегә каяндыр килеп чыккан һәм башкалар арасына сеңеп югалган халык дип фаразлап килделәр.

Аллаһыга шөкер, соңгы 30 еллап вакыт эчендә хәзерге булгар-татар халкының данлыклы тарихы югары үсеш алды. Булгар музей тыюлыгы дөнья күләмендә танылып, ЮНЕСКОның алтын фондына кертелде һәм халкыбызның горурлыгына әверелде

Хәзерге вакытта Самар өлкәсенә кагылган булгар тарихы да тоткынлыктан чыкты. Тик алда әле аны халыкка җиткереп, татарларда үз милләтенә карата ихтирам һәм горурлык хисләре уяту өчен зур эшләр башкарасы бар. Бигрәк тә яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә .

Кызганыч ки, И.В. Сталинның 1944 елның 28 августында булгар тарихын пропагандалауны кискен рәвештә тыю турындагы указы әле бүген дә кире кагылмаган. Шуңа күрә аның шаукымы әле бүгенге көндә дә үз көчен югалтмаган.

Хәзерге вакытта татар тарихы шактый өйрәнелгән булса да, ул татар халкының үзаңын үстерерлек дәрәҗәдә популяштырылмый. Без үзебезнең чын тарихыбызны бөтенләй белмичә яшибез дисәк тә, бу ялгыш булмастыр.

Төрле мәгълүмат чыганаклары тарафыннан озак еллар буена татарларны Чыңгысхан гаскәрләре белән бирегә килгән кыргый халык дигән пропаганда күпләрнең күңеленә агу булып сеңеп килде. Шуңа да, халыктагы үз милләтенә карата булган битарафлык ул әлегәчә дәвам итә.

Бу хакта бөек француз галиме Шарль Луи де Монтескьеның сүзләре хәтергә килә: “Татарлар иң бөек, бөтен дөнья белән идарә итә алырлык халык. Тик алар үз бәрәкәтенең асылын аңлап, үз кадерен белмичә, үз-үзләренә, үз милләтләренә зур зыян китнерәләр”, — дигән ул.

Бу сүзләр бик дөрес булса да, Аллаһыга шөкер, арабызда әле милләтебезнең нәсел тотткасы булырлык, татарлык генофондын сакларга әзер булган, милли җанлы кешеләребез дә бар. Шуларның берсе – Мулланур углы Гомәр Батршин. Ул Самар Җәясенең иң гүзәл урынындагы биек тау башында “Очучы барс” сыны сүрәтләнгән һәйкәл куюга иреште.

Булгар дәүләтенең ил чиген тәшкил иткән шушы урында таможня булган дигән мәгълүматлар бар. Бу әле шушы җирдә ил капкасы урнашкан булуын һәм борынгы булгар бабаларыбызның Шәрек (Восток) илләренән сузылган сәүдә юлларын үз кулларында тотуын да дәлилли.

Җиңел булдымы соң аңа бу изге эшләрне башкару? Юк шул. Моның өчен алты ел дәвамында барган төрле каршылыкларны җиңәргә туры килде.

Идел яры буендагы тау битендәге иң биек урында һәйкәл куелгач, хакимият органнары аны үз урыныннан алырга мәҗбүр иттеләр. Икенче урынга куйгач, бу хәл тагын кабатланды. Һәйкәлне законлы рәвештә кую өчен көчле, фәнни нигезләнгән аргументлар кирәк булды.

Ниһаять, «Булгарская цивилизация на Волге» исемле китап басылуы алда торган каршылыкларны җиңүдә зур роль уйнады. Ул Татарстан галимнәре, тарих фәннәре локторлары Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗин хезмәтләренә һәм башка күп төрле фәнни чыганакларга нигезләп язылды.

Бу китапның төзүчесе һәм аның авторы буларак, миңа аңда язылганнарны раслау нияте белән Самар шәһәрендәге тарихчы галимнәренең “хәер-фатихасын” алырга баргач: “Что за чушь, что за бред! При чём тут татары и булгары?! Булгары пришли невесть откуда и ушли куда-то, а татары пришли с ордами Чингисхана. Они были кочевым народом и не имели своего государства», — дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде.

Әлбәттә, китап басылды. Алдагы киртәләр җимерелеп, һәйкәл куелды. Тик барыбер, шушы китап аркасында ниндидер тикшерүләр, эзәрлекләүләр дә булыр кебек борчулы уйлар да булды.

Аллаһыга шөкер, бар да үтте. Берничә ел рәттән шушы һәйкәл янына теплоходта барып, тарихи чаралар үткәрелә башлады. Яр Чаллы шәһәреннән “Булгар” ансамблен чакырып, халыкка концертлар оештырылды, бушлай тәмле ризыклар белән сыйлаулар һәм галимнәр катнашында ачык тарих дәресләрен үткәрүләр гадәткә керде.

Самар шәһәренең Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” дип аталган мәсҗит салуны, “Очучы барс” сыны сүрәтләнгән һәйкәл куюны һәм “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап басуны – барысын да Гомәр Батршин башкарды. Сәясәт катнашкан һәм дәүләт идеологисенең нигезенә яткан тарих боҗрасыннан читкәрәк чыгып эш итү – бу бит әле никадәр тәвәккәл һәм көчле рухлы булуны да таләп итә бит.

Булгар дәүләтенең көнъяк чиген тәшкил иткән Самар җәясе ул Идел елгасы буйлап үткән сәүдә юлы һәм Кытайдан, Индиядән килгән “Ефәк сәүдә” юллары кисешкән җир булган. Биредә карван сарайлар һәм киң җәелгән сәүдә үзәге урнашкан булган.

Тарихтан билгеле булганча, сәүдә юлларын иң көчле, иң гайрәтле дәүләтләр генә үз кулларында тота алганнар. Кайдан сәүдә юлы үткән – шунда тормыш гөрләгән. Бу юллар башка юнәлеш алгач, шәһәрләр, илләр, хәтта цивилизацияләр корыган, җимерелгән. Сәүдә юлларын кулга төшерү өчен ниләр генә кулланмаганнар. Әле барлык зур сугышлар да шуңа нигезләнгәннәр диярлек, хәтта “Тәре походлары” да.

Димәк, булгарлар иң көчле дөнья күләмендә дан тоткан халык булганнар.

Кызганыч ки, тик булгар тарихы әлегәчә хәзерге татар халкына кагылышлы бер матур риваять дип кенә кабул ителә. Әле үз милләттәшләребез арасында да булгар тарихын ныгытып үстерүне хупламыйлар.

Боларны исәпләгәндә шундый сорау туа: ә нигә соң И.В. Сталинның указы нигезендә булгар тарихын пропагандалау катгый рәвештә тыелган?! Нинди куркыныч ята икән булгар тарихын өйрәнүнең нигезендә, кодрәтле Сталинны да куркытырлык!? Ни өчен соң бу юнәлештәге фәнни тикшерүләрне дә туктатып, татарның фәнни хезмәткәрләрен, тарихчы галимнәрен эзәрлекләнгәннәр?

Шушы указ нигезендәендә Булгар патшалыгы, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм аннан соңгы чорларда язылган булгар-татар тарихының чыганаклары, гыйлми хезмәтләр дә вәхшиләрчә юк ителгәннәр бит. Кызганыч ки, аларның ялгыш кына сакланып калганнары да шикле саналып, әле бүген дә чынбарлык дип кабул ителми.

Дөрес, булгар һәм төрки халыкларның борынгы тарихының күп өлеше көнбатышта, шулай ук гарәп һәм Урта Азия илләрендә саклана. Алар үзләрен ачыклауны көтеп яталар. Шуларның иң кыйммәтлеләре Рим папасы архивларында зур сер булып саклануы да билгеле хәл. Әлбәттә, болар барысы да төрле уйлануларга этәрә.

Ә ни өчен соң Булгар илен бөтен дөньяда: “Золотой Трон Востока”, “Царство разума», «Светочь просвещения» һәм “Великая Булгария” дип атаганнар икән?

Борынгы булгар галиме Имам Бахши Идел буе Булгарстаны турында күп кенә кызыклы һәм гаҗәп нәрсәләр турында яза.

Мәсәлән, Булгарда дөнья күләмендә бердән-бер булган “Галиҗәнәпләр мәктәбе” (Школа принцев) эшләгән. Анда киләчәктә патшалар, корольләр буласы кешеләр тәрбияләнгән һәм белем алганнар. Шунда аларга бөтен дөньяда тупланган гыйлем, идарә итү һәм сугышлар алып бару стратегиясен өйрәткәннәр. Алар арасында данлыклы шагыйрьләр, төрле фәннәргә нигез салучы бөек галимнәр һәм тарихта тирән эз калдырган, каһарман ил башлыклары да бар.

Булгар илендәге Биләр шәһәрендә “Мөхәммәд Бакирия” исемле беренче Булгар университеты ачылган. Аның ректоры — тарих галиме, сәед Якуб ибн Нугман булган (Әхмәд ибн Фадланның оныгы). Ул вакытта татар теле бөтен дөньяда интернациональ тел булып саналган.

Булгар патшасы Алмыш Җәгьфәр: “Хөкүмәт халыкка туклану, киенү һәм торак җайламалар кору өчен мөмкинлекләр тудырганда гына дәүләт үз илендә тынычлык һәм куркынычсызлык тудыру өчен халыкны хәрби хезмәткә мәҗбүр итә ала.

Әгәр дә түрәләр халыкка уңай тормыш шартлары тудырмасалар, алардан аерылып, аны талап яшәсәләр, андый хакимиятнең хөкүмәт дип аталырга хакы юк!” — дигән.

Булгарда югары үсеш алган медицина, тарих, астрономия. диалектика, философия һәм башка фәннәрнең күбесе бүгенге фәннәргә нигез салганнар. Ә ул заман галимнәренең хезмәтләре үзләренең актуальлеген әле бүгенге көндә дә югалтмаган.

Гаҗәп, кайдан килгән соң борыгы Булгар дәүләтенә мондый дан, шөһрәт һәм көдрәт?! Булгар тарихын чын күңел биреп өйрәнгәндә бу сорауга җавап табып һәм башка күп нәрсәләрне белеп була.

Мәсәлән, борынгы Булгар дәүләтен төзүче Булгар-Батыр, Карт Җиһам (Карт – бөек остаз, ил һәм дин башлыгы, халык җитәкчесе мәгънәсендә) болай дигән:

“Безнең дәүләттә үз илен хөрмәт итүче, аның бәйсезлеге өчен үзен корбан итәргә һәрвакытта әзер булган халык яшәргә тиеш.

Үз илебезгә карата булган мәхәббәтне, ватанпәрвәрлекне, биредәге законнар гаделлеге, йөрәкләргә үтәрлек вәгазьләр, эчтәлекле китаплар, үрнәкле риваятьләр һәм халкыбызның күрсәткән батырлыклары нигезендә тәрбияләргә кирәк.

Барлык түрәләр һәм дин әһелләре тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне һәм төрле тәрбия алымнарын куллана белүләре хакында ел саен имтихан биреп, үзләренең бу эшкә яраклы булуын исбатларга тиешләр.

Әгәр дә Булгар иле авырлык кичерсә, әмирнең дә, сәүдәгәрнең дә, һичбер галиҗәнәпнең дә бу вакытта хөр сөрергә, күңел ачарга хакы юк. Бөтен халык ил язмышын кайгыртырга тиеш.

Әгәр дә илдә бәрәкәт булса, халыкта үз иленә карата мәхәббәт һәм горурлык күкрәп торса – шатланыгыз, барабаннар кагыгыз һәм илебез байрагывн югары тотып, горур яшәгез. Мохтаҗларга ярдәм итегез, тоткындагы булгар кардәшләрегезне азат итегез”, - дигән.

Алтайда борынгы төркиләрнең каганы Күл Тәгингә куелган һәйкәлдә аның хөрмәтенә мондый сүзләр язылган: “Үз халкым уңай һәм тыныч тормышта яшәсен өчен мин төннәрен дә йокламыйча, һәрвакытта аның хәзергесен һәм киләчәген кайгыртып яшәдем. Сугышларда шәхси батырлык үрнәкләре күрсәттем. Халкымның рухын үстердем һәм яңа җиңүләр яулауда мин үз-үземне аямадым. Үз илемнең абруен үстерүгә бар көчемне куйдым. Ярлы халыкны бай тормышка ирештердем, аз санлы халкымны күбәйтеп, аны башкаларга да үрнәк булырлык дәрәҗәгә күтәрдем!”

Безнең борынгы төрки-булгар бабаларыбыз төрле илләр, цивилизацияләр корып, башка халыкларга да тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәгәннәр. Дәүләтләр, хөкүмәтләр төзү тәртибен, хокук (право) кануннарын да дөньядагы барлык илләр диярлек алардан алган. Төрки һуннар патшасы бөек Атилла Европа, Азия һәм Африка континетларындагы җирләрдә илләр төзеп, анда бер-берсен талап, вәхшилектә яшәгән халыкларны уңай тормыш алып баруга җайлаган.

Хәзерге татар халкының искиткеч бай, тирән һәм гыйбрәтле тарихы бар. Аны белмәү һәм аның белән горурланып яшәмәү – ул кимчелек кенә түгел, зур гарьлек тә.

Борынгыдан күп дәүләтләр үз халыклары күңеленә хуш килгән тотем образларын, мәсәлән бөркет, барс, бүре һәм башка кыю, тәвәккәл җан ияләренең сүрәтләрен үзләренең байракларына элеп, аны горурлык символына әверелдергәннәр. Борынгы төрки-булгарларның тотем өлгесе ак бүре. Бүреләр барлык җан ияләре арасында иң бердәм, кыю, тәвәккәл, акыллы һәм ярдәмчел токым. Башкалардагы кебек, аларда беркайчан да канибализм һәм үз токымына зыян китерү гадәте булмаган.

Иң бәйсез җан ияләре буларак, бүреләр үзләренең иң якын туганнары булган этләр кебек дрессировкага бирелмәгән. Алар кебек үз хуҗасының ашатканын да көтеп ятмаганнар, үз көннәрен үзләре күргәннәр.

Борынгы төрки бабаларыбызда да мондый сыйфатлар ачык күренә. Алар һәрвакытта үз тормышларының хуҗалары булып, башкаларга да тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәгәннәр.

Кызганыч ки, хәзерге татарларда үз милләте белән горурлану хисе һәм бүрелек сыйфатлары торган саен кими, сүрелә бара. Әлбәттә, моңа күп нәрсә этәргеч бирде. Мәсәлән, совет чорында тәрбияләнеп үскән күпчелек халыкның фикерләү офыгы һәрвакытта икегә бүленгән булды. Беренчедән, ялган тарих һәм атеизм сәясәтенең тәэсре көчле булса, икенче якта – геннарыбыздагы милли үзаң һәм җан авазы да сакланды.

Ә менә бүгенге көндәге иң аяныч хәл – ул хәзерге һәм киләчәк буыннарда әле бездә сакланган рухи байлыкның да зәгыйфьләнеп, аның бөтенләй югалу куркынычы. Татарстаннан читтәге җирләрдә мондый хәлләр аеруча нык борчулар тудыра.

Якында Идел яры буендагы Ширяево авылы янында куелган “Очучы барс” һәйкәле янында чираттагы тарихи чара уздырылды. Килүчеләр арасында укучы балаларның һәм яшьләрнең күп булуы – уңай күренеш. Тик аларны бертөрле әзерлек белән, белгәннәрен ныгыту исәбеннән алып барганда гына аларның бу сәфәрләре истәлекле генә түгел, әле файдалы да булачак.

Бу чараны оештыручылар – Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияты һәм “Туган тел” милли-мәдәни җәмгыяте. Ул Татарстандагы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурста җиңеп алынган грант акчасы исәбенә оештырылды.

Әлбәттә, мондый грантларны отып, тарихи чаралар оештыру – ул күп көч куюны таләп итә. Тик шулай да, бу әле бик зур хезмәтнең юл башы гына. Чынбарлык тарихыбызның әһәмиятен аңлатып, аңа карата булган битарафлык белән көрәшү, халыктагы сүнеп барган милли хисләрне җанландыру – ул авыр һәм җаваплырак бурыч.

Викториналар, конкурслар оештыру, һәвәскәр тарихчылар эшен җанландырырлык чаралар үткәрү, мәктәп укучылары арасында иҗади эшләр алып бару, тарих темасына багышланган фикер алышулар кебек җанлы хәрәкәт башланган очракта гына куелган һәйкәлләрнең, истәлек такталарының, язылган тарих китапларының әһәмияте бермә-бер артачак.

Күкрәк сугып горурланырлык тарихыбызны белмичә, аңа битараф булып яшәсәк – бернинди чаралар, үгетләүләр дә телне, милләтне югалудан саклый алмаячак.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре.

Просмотров: 962

Комментирование запрещено