Бүген бездә Сөмбелә

IMG_016311

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын Азат НАДИРОВ котлый

2 ноябрьдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда татар халкының Сөмбелә милли бәйрәме гөрләп узды. Чараны шәһәр администрациясе ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде.

Мәдәният сарае фойесы иртән-иртүк гөрләп торды. Чара башланганын көткән халык өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсен карап йөрде, Самара эшкуарлары Мәүлед һәм Римма Низамовлар пешереп китергән милли ризыкларыбызны сатып алырга ашыкты. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова һәм Миләүшә Завьялова “Осталар шәһәрчеге” оештырып, башак формасында брошка ясау серләренә өйрәттеләр.  Самараның “Белоснежка” кафесы (җитәкчесе Тәлгать Мортазин) буфет ачып җибәргәннәр. Алар да  татар милли ашлары исләрен аңкытып, тамашачыларны үзе­нә тартып торалар иде.

Шул арада өлкәбезнең төр­ле районнарыннан бәйрәмнең төп кунаклары – авыл ху­җалыгы алдынгылары килеп җитте. Алар, төркем-төркем җыелып, быелгы кыр эшләре барышы, бу ел уңышы турында фикер алыштылар.

- Уңыш яхшы булгач, эш­ләребез алга барачак, — дип елмая Сергиевскиның икмәк заводы һәм ит комбинаты директоры Гаяз Әюпов. Анда тәүлегенә 3 тонна икмәк һәм  500 килограмм ит продукциясе җитештерәләр икән. “Ит комбинатыбыз реконструкциядән соң ачылды гына әле. Анда да тәүлегенә 5 тонна продукция җитештерергә планлаштырабыз. Ә итне Сергиевский, Челно-Вершины, Кошки, Исак­лы районнары фермерларыннан сатып алабыз”, — дип сөйләде Гаяз Идрис улы. Ул 250ләп кешене эш белән тәэмин иткән. “Эшчеләрем арасында милләттәшләребез юк. Гомумән, Сергиевскида татарлар аз яши, милли тормыш та сүлпән. Күптән түгел  Мәдәният сараенда татар бию түгәрәге оештырылгач, оныгым Лилияне шунда йөртә башладык. Әле кичә генә ул концертта катнашты. Милли киемнән киенгән, татар көенә шома баскан оныгымны күреп, куанып утырдым”, — дип шатлыгы белән уртаклаша Гаяз әфәнде.

Милләттәшебез, аның хез­мәтенә югары бәя биреп, Сөм­белә бәйрәменә чакырулары өчен чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның хәер-фатихасы белән башланып китте. “Яхшы орлык чәчеп, җирне ашлап торганда гына мул уңыш алып була. Сабыйлары­быз­ның күңелләренә дә яшь­тән үк яхшылык орлыклары са­лыйк, аларны дус, тату яшәр­гә өйрәтик”, — дип сөйләде мөф­ти. Авыл хуҗалыгы алдын­гыларын, килгән кунакларны көзге уңыш бәйрәме белән өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов та, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та котлап, из­ге теләкләрен җиткерделәр. Ильяс әфәнде 21 ноябрьдә шушы ук “Заря” мәдәният сараенда оешманың юбилеена карата тантаналы җыелыш узачагы турында да игълан ясады. “Чарага өлкәбезнең шә­һәр-авылларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган татар милли хәрәкәте активист­ларын чакырабыз”, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Ләйли Миф­тахова, шәһәр адми­нист­ра­циясендә милли-мәдәни үзәк­ләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов һәм өлкә Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе урынбасары Петр Сучков та бар иде. Ләйли Тимерхан кызы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Абашинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм Камышлы районыннан — Салават Җәләев һәм Раил Шәрәфетдиновка, Кошки районыннан — Шамил Гайнулов һәм Рузалия Исмаиловага, Сергиевск районыннан – Гаяз Әюповка, Елховка районыннан — Ильяс Фәхретдинов, Юныс Кәнәфиев һәм Әнвәр Йосыповка, Кызыл Яр районыннан Минниса Садыйкова һәм Әдилә Нарковага, Похвистнево районыннан – Равил Мәһдиев, Хәлиулла Мамышев, Гамил Субеев һәм Салават Иваевка, Шенталы районыннан — Илдус Галиев һәм Хәлил Мостафинга, Челно-Вершины районыннан — Рамил Төхвәтуллин һәм Дамир Мәүлетовка, Самара аграр университетының “Тракторлар һәм автомобильләр” кафедрасы доценты Рамил Мусинга һәм шул ук уку йортының экономика факультеты магистратурасында укучы Рамил Фәткуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Челно-Вершины районының Совет Нурлатында туып-үскән, бүген Самара шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе активисты булган Җәүдәт Ильмухин якташлары Рамил Төхвәтуллин белән Дамир Мәүлетовка Азат ага Надировның рәсемнәрен бүләк итте. Гомумән бөтен кыр батырлары да милли оешмаларның махсус бүләкләренә ия булдылар. Тик, кызганычка, бәй­рәмгә килә алмаучылар бу бүләкләрне сәхнәдән, тантаналы рәвештә ала алмадылар.

Авыл хуҗалыгы алдынгылары арасында яшь буын вәкилләре күп булуы аеруча куандырды. Димәк, авыл тормышын, җирне яратучы яшьләребез бар әле.

Менә Әдилә Нарковага ба­ры тик 25 яшь кенә, ә ул инде ике ел крестьян-фермер ху­җалыгын җитәкли.

- Мин Самарада туып-үссәм дә, авыл тормышына гашыйкмын. Балачагым Красный Яр районының Горьковский бистәсендә яшәүче Минниса әбиемдә узды, җәйге каникулларымны да аңарда үткәрергә ярата идем. Ә берничә ел элек әбием фермерчылык белән шөгыльләнә башлады. Баштан мин аңа ярдәм генә итә идем. Аннан үзем дә эшләп карарга булдым. Бу теләгемне әнием белән  сеңелем дә хупладылар. Бүген хуҗалыгыбызда бөтен гаиләбез белән җиң сызганып эшлибез.

Красный Яр районының Горьковский бистәсендә урнашкан фермабызда мөгезле эре төрлек, атлар, сарык­лар тотабыз. Шулай да төп юнәлешебез — сөтчелек. Продукцияне авыл халкына, сыр җитештерүче оешмаларга сатабыз. Быел хөкүмәттән грант оту бәхетенә ирештек. Бу акчага 10 баш сыер һәм трактор сатып алдык. Техникалы булу печәнне быел үзебезгә әзерләргә мөм­кин­челек бирде, — дип сөйләде Әдилә. Сеңлесе дә Австриядә махсус мәктәптә укып, ат туризмы серләренә төшенеп кайткан. Бүген кызлар шул тәҗрибәне дә уңышлы кулланалар.

Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән Дамир Мәүлетов та авыл тормышына гашыйк.

- Әтием Салихҗан гомер буе “Надежда” колхозында механизатор булып эшләде. Мин дә җирне, техниканы яратам, авылдан китәсем килми. Бүген “БИО-ТОН” оешмасының Чис­тай бүлекчәсендә тракторчы булып эшлим. Тормышымнан, хезмәтемнән бик канәгать. Җитәкчебез Владимир Ильин хезмәт хакын да яхшы түли, — дип уртаклашты ул.

Самара дәүләт аграр уни­верситетының “Тракторлар һәм автомобильләр” кафед­расы доценты Рамил Мусин, соң­гы елларда авыл хуҗалыгы һө­нәрләрен үзләштерергә те­ләү­челәр саны артты, дип саный.

- Бездә авыл балалары гына түгел, шәһәр егет-кызлары да укый. Соңгы елларда якын чит илләрдән — Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан кил­гән укучылар күбәйде. Тел белмәгәнлектән аларга уку кыенрак бирелә, шулай да югары белем алырга тырышалар. Агрономия факультетларында студентлар азрак, ә менә булачак инженерлар саны бермә-бер артты. Ветеринария факультетына да ихтыяҗ зур. Дөрес, анда хәзер күбрәк песиләрне һәм этләрне дәваларга өйрәтәләр.

Быел уку йортыбызда зур вакыйга — шушы көннәрдә аның 100 еллыгын бәйрәм итә­чәкбез. Ул бит Самара өлкәсенең иң өлкән югары уку йортларының берсе, — дип сөй­ләде Рамил Мәгъдән улы.

Бәйрәм концерты да (про­грамманың режиссеры Альбина Мәхмүтова) күркәм узды. Ләйсән Ибәтова һәм Рафаэль Яросланов хезмәт, Сөмбелә бәйрәме турында шигырьләр, мәкальләр әйтеп, чараны бик матур алып бардылар. “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең бию төркеме һәм җырчысы Искәндәр Әх­мәтов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре (җитәкчесе Фәрзанә Мәхмүтова), “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию театры (җитәкчеләре Алия Сурина һәм Алинә Шәмсетдинова), Альмира Сәетова чыгышлары кайнар алкышларга күмелә барды. Казаннан килгән Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов һәм Зәлия иң матур җырларын бүләк иттеләр. Самараның танылган “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов та гармунында уйнап, бәйрәм концертын бик бизәде.

Авыл халкының авыр эшен зурлаучы Сөмбелә бәй­рәме бик матур узды. Моның өчен шәһәр ад­ми­нист­рациясенә, иганә­че­ләргә, оеш­тыручыларга, бар­лык артист­ларга һәм катна­шу­чыларга зур рәх­мәт! Мон­дый чаралар авыл хуҗа­лыгы хезмәт­кәр­ләренә үз эшенең әһә­миятен тоемларга мөмкин­лек бирә.

IMG_016311

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын Азат НАДИРОВ котлый

111

Әдилә НАРКОВА (сулдан уңга), Әнвәр ГОРЛАНОВ һәм Минниса САДЫЙКОВА

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 1019

Комментирование запрещено