Баширов назвал огромной глупостью празднование окончания Великого стояния на Угре / Бәширов: Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү зур ахмаклык

Velikoe-stoyanie-na-Ugre-1480-goda-768x512Авторы скандальной инициативы провоцируют межнациональные столкновения и ненужные обсуждения, отметил автор телеграм-канала «Политджойстик».

Празднование Дня окончания Великого стояния на реке Угре (окончание т. н. «монголо-татарского ига» — прим. Т-и) — это огромная глупость, которая на самом деле провоцирует межнациональные столкновения, ненужные обсуждения. Такое мнение выразил автор телеграм-канала «Политджойстик», политолог Марат Баширов в разговоре с корреспондентом ИА «Татар-информ».

«Я думаю, что это огромная глупость, которая на самом деле провоцирует межнациональные столкновения, ненужные обсуждения. Потому что с одной стороны, мы говорим, что у нас единый российский народ, у которого есть общая история и в ней были разные моменты. С другой стороны, появляется глупая инициатива», — отметил собеседник.

Он также отметил, что авторам инициативы нужно повнимательнее посмотреть на демографический состав России и какую долю занимают люди, которые себя идентифицируют как татары.

Ранее в СМИ распространилось заявление губернатора Калужской области Анатолия Артамонова, который утверждал, что празднование Дня окончания Великого стояния на Угре пользуется широкой поддержкой населения и даже Президента РФ. Позднее в Администрации Президента России эту информацию опровергли.

.tatar-inform.ru

***

Җәнҗаллы инициатива авторлары милләтара бәрелешләргә һәм кирәкмәгән фикер алышуларга этәрә, — диде «Политджойстик» телеграмм-канал авторы.

Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итү — бу зур ахмаклык, ул, асылда, милләтара бәрелешләргә, кирәкмәгән фикер алышуларга китерә. «Политджойстик» телеграмм-канал авторы, политолог Марат Бәширов «Татар-информ» корреспонденты белән сөйләшкәндә әнә шундый фикер белдерде.

«Минемчә, бу бик зур ахмаклык, ул чынлыкта милләтара бәрелешләргә, кирәкмәгән фикер алышуларга китерә. Чөнки бер яктан, без бердәм Россия халкы дибез, уртак тарихыбыз бар һәм анда төрле моментлар булган. Икенче яктан, ахмак тәкъдим барлыкка килә», — диде әңгәмәдәш.

Ул шулай ук инициатива авторларына Россиянең демографик составын һәм үзләрен татар буларак танытучы кешеләрнең нинди өлеш алып торуын игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.

Массакүләм мәгълүмат чараларында элек Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның белдерүе таралган иде. Анда ул Уграда торуның тәмамлану көнен бәйрәм итүне халык һәм хәтта Россия Президенты хуплавын раслады. Соңрак Россия Президенты администрациясендә бу мәгълүматны кире кактылар. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 780

Комментирование запрещено