Бер күрешү өчен килдек без…

ак калфак11

Самара өлкә «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары

Өлкә татарлары өчен бу ел зур чараларга бай булды — апрельдә “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте  фестивале гөрләп узды,  июньдә Камышлыда Х Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде, октябрьдә Бөтендөнья хәләл көне кунакларын каршы алдык, ә 13 ноябрьдә, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында,  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Чара “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы ике көнгә исәпләнгән иде. Беренче көнне  Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп  хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар. Анда балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчетләре, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар.

“Яктылык” мәктәбе

 Икенче көнне иртә белән кунаклар Самараның “Яктылык” мәктәбенә килеп җиттеләр. Би­редә  аларны мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәпнең беренче директоры Хәридә Дашкина, укытучылар һәм укучылар көтә иде инде.

Яктылыклылар һәм Сама­раның “Идел” ансамбле җитәк­чесе Мидхәт Әминов делегатларны җыр-бию, татар халкының милли ризыгы – бавырсак белән каршы алдылар. Хореограф Алия Сурина  җитәкчелегендәге  “Йолдыз” бию театры, музыка укытучылары  Алинә Шәмсетдинова һәм Вәсимә Фәрдиева ярдәмендә әзерләнгән бик матур бию композициясе күрсәттеләр һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага калфак бүләк иттеләр.

Мәктәп, балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышып чыкканнан соң, сек­ция­ләр эшчәнлеге башланды. Ха­тын-кызлар, төркемнәргә бү­ле­неп, ачык дәресләргә юнәл­деләр.

Дәресләр бик кызыклы узды. Башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимә Хәйрова технология дәресендә татар хал­кының чәй пешерү ысулларын күрсәтте. Мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм башка файдалы үләннәр салып пешерелгән чәйнең хуш исе бөтен мәктәпкә таралды. Ә өченче сыйныф укучылары  өчен башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Хәкимова “Ел фасыллары” темасына дәрес үткәрде.

Дүртенче сыйныфларда ачык дәресләр “Ашханә” (укытучы — Рәмзия Зарипова) һәм “Без театрга барабыз” (Галия Тупасова) темаларына узды.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нур­зидә Фәйзуллина 8нче сыйныф укучылары белән “Сак-Сок” бәетендә ана һәм бала фаҗи­гасе” темасына, ә Фәния Гыйлаҗева “Бишек җырлары” темасына уздырган ачык дә­ресләр делегатларда зур кызыксыну уятты. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшева, укучылары һәм әти-әниләр белән бергә, “Гаиләм шәҗәрәсе” темасы буенча зур эш башкарганнар. Агач ботаклары, таблицалар сыман ясалган гаилә шәҗәрәләре искитмәле шәп иде.

Кунаклар исә Муса Җә­лил һәм Габдулла Тукай пре­мияләре лауреаты, язучы Нә­бирә Гыйматдинова белән кызыклы очрашу оештырдылар. Мөхтәрәм кунак мәктәп китап­ханәсенә “Үзем генә беләм” исемле китабын да бүләк итте.

Делегатлар мәктәп каршында эшләп килгән “Мирас” музеенда экскурсиядә булдылар, милли көрәш ярышын күзәттеләр.

Дәресләрдән соң актлар залында секцияләр утырышына нәтиҗә ясалды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның һәм укытучыларның уңышлары бе­лән таныштырды.  «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова мәктәп эшчәнлегенә югары бәя биреп, Радик Газизовка һәм укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Башка делегатлар да уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Самарага килүемә бик шатмын. Халыкның гадилеге, кунакчыллыгы, үзләренчә хөр­мәт итә белүләре ошады. Би­редә үзебезгә рухи азык алдык. Гали авылы халкының тырышлыгы, уңганлыгы хәйран калдырды. Халык, татар мил­ләте бетмәсен, дип тырыша. Кайсы гына йортка кермә, барысы да бик матур, хуҗалары кунакчыл.

Самараның “Яктылык” та­тар мәктәбе дә, уздырыл­ган чаралар да көчле тәэ­сир калдырды. Балалар бик матур итеп ана те­лен­дә сөйләшә, шуңа аеруча сөендек”, — дип сөйләде Ка­зан­ның 137 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Рәмзия Муллахмәтова. Деле­гатлар арасында якташыбыз, “Бердәмлек” газетасының күптәнге дусты Зилә Мөдәр­рисова да бар иде.

- Мин тумышым белән Шенталы районының Денис авылыннан. Бүген Лениногорскида яшим. “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы  Самарада узуын белгәч, бик куандым. Якташларымның казанышларын күреп, йөрәгемнән горурлык хисе ташып акты. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым! Кыйблагызга тугры калыгыз, — дип теләде Зилә ханым.

Мәүлид ән-Нәби

 Мәүлид ән-Нәби бәйрәме 11 сәгатьтә башлануга карамастан, “Заря” мәдәният сарае иртән-иртүк шау-гөр килеп тора иде. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрова һәм аның иптәшләре, һәрвакыттагыча, “Осталар шә­һәрчеге” оештырып җибәр­гәннәр. Бер почмакта шашка уйнаучы балалар алларындагы такталарга карап утыралар. Моны шашка буенча дөнья чемпионы Фәхретдин Канюкаев оештырган. Бераздан ул үзе дә килеп чыкты һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллинны турнирга чакырды. Бу турнирда дуслык җиңде, әлбәттә. 

Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы, Бөтендөнья та­тар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы,  ре­гио­наль “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев кот­лау сүзләре белән башлап җибәрде.  

- Быел унынчы мәртәбә Мәү­лид ән-Нәби бәйрәменә җы­елдык. Без аны һәрвакыт региональ Диния нәзарәте һәм “Яктылык” мәктәбе бе­лән берлектә уздырабыз. Талип хәзрәткә дә, Радик Рәфгать улына да олы рәх­мәт­лә­ремне җиткерәм, — дип, беренче сүз­не губернатор Адми­нист­рациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү депар­тамен­ты­ның милли һәм конфес­сиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповага бирде. Чын мөселманча яшел күлмәк киеп, яулык бәйләп килгән ханым губернатор Дмит­рий Азаровның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.

“Кадерле дуслар, хөрмәтле мөфти, Мәүлид бәйрәме уңаен­нан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгызчы, — диелгән губернатор котлавында. — Соңгы пәйгамбәр бөтен дөнья мөселманнарына дуслык һәм мәрхәмәтлек, гаделлек һәм аңлашучанлык төшенчәләрен мирас итеп калдырган. Региональ Диния нәзарәте халыкны агарту, берләштерү, гореф-га­дәтләрегезне торгызу, традицион ислам динен тарату буенча бик зур эш башкара. Бу җәмгыятьтәге күп катлаулы проблемаларны хәл итәргә булыша, милләтләр дуслыгын ныгыта. Чын күңелемнән бәйрәм белән котлап, барыгызга да иминлек телим”.

Надежда Петровна быел җәен Камышлыда үткән Бө­тен­россия авыл Сабан туен оештыруда катнашкан бер төркем милләттәшләребезгә – Винер Нурмөхәмитов, Ленар Сабиров, Эльвира һәм Олег Власкиннар, Рамил Хәлиуллов, Разия Әюпова, Гүзәл Федотова, Таисә һәм Идеал Галәветдиновларга Рәх­мәт хатлары тапшырды. Чара мөфти Талип хәзрәт Ярул­линның хәер-фатихасы белән дәвам итте.

- Әлхәмдүлиллаһи, Бөтен­рос­сия Сабан туе, унынчы Мәү­лид ән-Нәби бәйрәме кебек күләмле чаралар уздырып торабыз, бердәм халык булып яшибез. Хөкүмәт, дин әһел­ләре, иҗтимагый оешмалар бергә эшләгәндә генә шундый нәтиҗәләргә ирешеп була, — дип сөйләде Талип хәзрәт.

Шундый кыска гына кереш сүздән соң сәхнәгә алсу күлмәкләргә киенгән фәреш­тәләр кебек балалар чыкты. Музыкант Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге “Нур” балалар төркеме мәрхүм якташыбыз, Җәмигъ мәче­тендәге китапханә мөдире булып эшләгән Марат абый Сафин шигыренә иҗат ителгән мөнәҗәт һәм “Аккошлар” җырын башкарды. Сания Сөләйманова, Галия Галимова, Дамир Әхмәтшин, Алия Хәйруллина, Диләрә Ишкулованың тавышлары да фәрештәләрнеке кебек булып, залда утыручыларның күңелләрен күкләргә күтәр­деләр кебек. Шулай ук “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Салават Хәлимуллин һәм Камилә Газизовага ияреп җырлаган бер төркем балалар да, трио чыгышы да, Әминә Канюкаеваның җыры да искиткеч матур һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьле яңгырады. Безнең бәйрәмгә, һәр елдагыча, Татарстаннан мөнәҗәтләр автор-башкаручысы Ильяс Халиков һәм аның театраль төр­кеме килгән иде.  Аны да халык бик яратып кабул итте, яңа мөнәҗәтләрен дә, инде үз иткәннәрен дә яратып тыңлады.

Бәйрәмнең Мәүлид өлеше тәмамланып, залдан ирләр чыгып киткәч, хатын-кызлар оеш­масының пленар утырышы башланды. Кадрия ханым “Ак калфак” оешмасы эшенең яңа юнәлешен “Татар гаиләсе модуле” дип билгеләде. Ул сәхнәгә Фәхретдин һәм Лилия Канюкаевларны һәм аларның балаларын чыгарып, үрнәк итеп күрсәтте.

- Ир – баш, хатын – муен бу гаиләдә. Аз сүзле Фәх­ретдин Бәдретдин улы­ның сүзе үтемле. Ул – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, хәй­рияче, шашка буенча дөнья чемпионы һәм биш бала атасы. Лилия ханым – гаилә, балалар белән идарә итә, ире тапкан малны сарыф итми, ире алдына чәчрәп чыкмый, сабыр гына, акыл белән балаларын тәрбияли. Балалар да аталары кебек шашка уйныйлар, такта артыннан торып, сәхнәгә чыгалар, мөнәҗәтләр әйтәләр, иҗтимагый чараларда катнашалар. Ә кечкенә Солтан әлегә өй нигезен сак­лый. Киләчәктә дә шулай булсын иде, — дип татар гаиләсе модулен тәкъдим итте.

Шулай ук “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның гаиләсе дә модуль булырлык, диде Кадрия ханым. Ата-ана, дүрт бала — барысы да намазда, җәмәгать эшендә, укуда. Бүген мөнәҗәт җырлаган балалар арасында аларның кызы Камилә дә бар иде. Һәр яшь кеше менә шушы ике гаиләне өлге итеп алып, алдан план корып, тормыш башларга тиеш, дип сөйләде.

Шулай ук Кадрия Рәис кызы якынлашып килүче каз өмәләре йоласын ничек итеп үткәрергә кирәклеге турында, ә Башкортостанда яшәүче Вәсимә Бә­широва гаилә шәҗәрәсен төзегәндә туганнарын барлавы турында сөйләделәр.

Утырыш Самараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кыз­ларына бүләкләр тапшыру белән тә­мамланды. Иң зур бүләк – Бөтендөнья татар конгрессы медале белән Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова бүләкләнде. Рәхмәт хатлары “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовка, Самара “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Рәфисә Минебаева, Кәүсәр Шәйхетдинова, Галия Әюпова, Эльмира Шәвәлиева, Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова, Илһамия Кәримова, Сания Мингачева, Гөлфия Кә­римова, Разия Әюпова, Римма Низамова, Эльвира Власкина, Әминә Ибәтуллина һәм Айсылу Әбдиевага тапшырылды.

 Җәмигъ мәчете

 Кунаклар өчен кичке аш Самараның Җәмигъ мәчетендә оештырылган иде. “Заря” мә­дәният йортыннан мәчеткә барган арада, Татарстан кунак­лары белән танышып, Самарадан алган тәэсирләре турында сорашырга мөмкин булды. Апас районының Болын Балыкчы авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара ханым:

- Бик каты ошады дисәм дә, аз булыр. “Яктылык” мәк­тә­бендә укучы кечкенә генә бала­ларның табигый сәләтен ачып, шундый моң тартып чыгаручы педагогларга афәрин! Бию­ләре дә, киемнәре дә бик шәп. Чәчләрен чын татарча үреп, чулпы тагып чыкканнар бит! Гомумән, сездә халык моң­лы, иҗат җанлы, чибәр, дип таптык.

Журналист Рәсимә Гарифуллина:

- Мин биредә якташларымны таптым. Гали авылы кешеләренең бер өлеше Балык бистәсе районы, Күгәрчен авылыннан икән. Алар арасында 36 буын ата-бабаларын белүчеләр бар. Күгәрчен ке­шеләренә охшаган кешеләр күп. Безнең Күгәрчен халкы да шундый җыр-моңга оста, уңган һәм чиста халык. Мин моннан туганлык хисләре алып китәм, татар төп якта ничек яшәгән булса, киткән җирләрдә дә шулай ук яши, татарлыгын онытмый. Шуңа бик шатмын, — дип сөйләде. Бу әле ике кеше белән генә сөйләшүем булды. Автобуста барган бөтен кешеләр белән сөйләшсәң, тагын да күбрәк мәгълүмат алып булыр иде, әлбәттә.

“Ак калфак”ның күчмә утырышы Җәмигъ мәчетендә мәҗ­лес белән тәмамланды.

семҗя Канюкаева11

Кадрия ИДРИСОВА Фәхретдин КАНЮКАЕВ гаиләсен “Татар гаиләсе модуле” итеп тәкъдим итә

шашки11IMG_972911

Алия АРСЛАНОВА,

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1236

Комментирование запрещено