«Татар музыкасы гасыры» интернет-порталы 2020 елда ачылачак

9740Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар музыкасы гасыры» музыкаль-мәгълүмати порталы булачак. Аны 2020 ел башында тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан парламентында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

Докладчы сүзләренчә, «Татар музыкасы гасыры» интернет-порталында республиканың музыка тормышындагы вакыйгалар, фәнни һәм ноталы әдәбият турында мәгълүмат булачак. Моннан тыш, анда концерт, мастер-класс һәм лекцияләр трансляциясен карарга мөмкин булачак.

«Республика районнарыннан фольклор материалга, иҗади кешеләр эшчәнлегенә зур урын биреләчәк. Портал милли классиканы төбәктән читтә яшәүчеләргә дә тәкъдим итәчәк», — диде Юлия Әдһәмова.

tatar-congress.org

Просмотров: 703

Комментирование запрещено