Милләт язмышына битараф калмыйк

qljzsi5hyj8Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата узачак тантаналы җыелышның “Милли матбугат” секциясен өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева җитәкләячәк. Аның чыгышының тезисларын тәкъдим итәбез:

«Руслашу процессы мондый темплар белән барса, “Бердәмлек”нең дә гомере озакка җитмәс, дип фаразлыйм. Шул сәбәпле газетасның тиражы да ел саен төшә. Бу аңлашыла да, чөнки татар телен белгән, укыган әби-бабайлар бакыйлыкка күчә тора, ә аларның балалары татар телендә укый-яза белмиләр. Моны без көн саен күреп торабыз: редакциягә әби-бабаларына котлау китергән оныклары гына түгел, балалары да күбесенчә рус телендә аралаша, ә текстларны алар өчен редакция хезмәткәрләренә язарга туры килә.

Хәер, “Россия почта”сы да моны бик оста эшли. Монополист буларак газетага язылу тарифларын ел саен арттыра бара, ә газеталарны вакытында укучыга китереп җиткерми. Шуңа да олы яшьтәге кешеләр, вакытында килмәгән газета өчен 450 сум акча чыгарып биргәнче, бер кило ит алып ашауны кулайрак күрәләр.

“Бердәмлек” газетасы соңгы елларда зур югалтулар кичерде. Төрле елларда “Бердәмлек”тә эшләгән абруйлы тел белгечләре Минзакир Нуретдинов, Фәния Шәфигуллина, Исхак Апанаев, Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиуллиннар бакыйлыкка күчтеләр.

Акча мәсьәләсе редакциядә бик авыр хәл ителә. Подписка акчасы һәм хөкүмәт ярдәме (быел ул 870 мең сум тәшкил итте) газета бастырырга һәм салымнар түләргә генә җитә. Талантлы хезмәткәрләремнең хезмәт хакы МРОТ дигән ямьсез сүздән артканы юк.

Милли газетадан реклама газетасы ясау мөмкин түгел, һәм моны хөкүмәт тә аңласын иде.

Телсез без тарихыбызны, мәдәниятебезне, үзебезне югалтачакбыз. Бу хәлдән чыгу юлы бер генә — өлкә татар матбугаты берләшергә тиеш».

Просмотров: 1352

Комментирование запрещено