«Самарда татар балалар клублары яисә балалар бакчасы кирәк»

“Шатлык” татар балалары клубы сабыйлары.

“Шатлык” татар балалары клубы сабыйлары.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына карата узачак тантаналы җыелышның “Милли мәгариф” секциясендә Самар шәһәренең «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе Алия Наил кызы АРСЛАНОВА «Баланы милли рухта тәрбияләү» темасына чыгыш ясаячак. Аның тезисларын тәкъдим итәбез:

«Бала рухи яктан бай, әхлаклы булып үссен өчен ул кечкенәдән ана теле мохитында тәрбияләнергә тиеш. Шуңа балалар-бакчаларында, мәктәпләрдә дә татар рухы булуы мөһим. Бүген Самарда балаларын татар мохитында тәрбияләргә теләүче әти-әниләр шактый, тик, кызганычка, мөмкинлекләребез чикле.

Бер ел элек мин “Шатлык” татар балалар клубы оештырып җибәргән идем. Максаты – сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уяту, гореф-гадәтләребез, милли бәйрәмнәребез белән таныштыру, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәрбия чаралары каралган иде.

Бер еллык эшчәнлегебез Самарда татар балалар клублары яисә балалар бакчасы кирәк, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Әмма бу эшне оештырып җибәрү бик мәшәкатьле булып, проблеманың финансларга бәйле булуы да ачыкланды.

Беренчедән, алдыбызга бина мәсьәләсе килеп басты. Татар балалар клубының үз бинасы булса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Аны милли төсмерләр кертеп бизәргә, тиешенчә җиһазларга, татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле бәйрәмнәр, туган көннәр, кызыклы чаралар уздырырга, ә каникуллар вакытында җәйге аланнар оештырырга мөмкин булыр иде.

Икенче һәм иң мөһим проблема – укымышлы кадрлар булмавы. Һәр ата-ана баласының югары квалификацияле, тәҗрибәле укытучыда укуын тели. Безнең очракта педагог әле татар телен дә камил белергә тиеш. “Бала бик начар сөйләшә. Сездә татар телендә сөйләшергә өйрәтүче логопедлар юкмы?” — дип кызыксынучылар да бар. Логопед, психолог, музыка укытучысы, хореограф, методист кебек белгечләрдән торган коллектив ата-аналар арасында да абруйлы күренер иде.

Шәһәр администрациясе, фидакарь милләттәшләребез ярдәме белән бу һәм башка проблемаларны хәл итеп, Самарда татар балалар клублары яисә балалар бакчасы оештырсак бик әйбәт булыр иде. Бу сабыйларны яшьтән татар мохитында тәрбияләргә мөмкинчелек бирәчәк».

Просмотров: 1440

Один комментарий

  1. -канун буенча, канунга таянып , әти-әниләр гариза язып,бик әрсез,кыю булсалар, муниципаль балалар бакчасы булдырырлар иде. Бигрәктә Самарада ЯКТЫЛЫК кебек икенче мәктәпнең бер өлеше булдырып.Куйбышев-Самарада татар төркемле балалар бакчасы байтак еллар эшләгән иде,ТУГАН ТЕЛ бүләкләре белән андагы чараларга бара идек.