Сызрань мәчетенең 30 еллыгына багышланган мәҗлестә Дамир Йосыпов Коръән укыган (ВИДЕО)

y1Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә беренче мәчет салынуның 30 еллыгы тантанасында Россия Герое Дамир Йосыпов та катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессына Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин хәбәр иткән.

Үзәк мәчеттә үткәрелгән мәҗлестә беренче булып Коръәнне Дамир Йосыпов укыган. Бу шәһәрдә узган балачак һәм Ислам нигезләрен өйрәнгән еллары турында искә алып сөйләгән. Сызрань шәһәре мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев очучы якташына Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исеменнән мактау медален тапшырган.

Дамир Йосыповка 42 яшь. 1993 елда аның гаиләсе Красноярск краеннан Сызраньгә күченеп килгән. Берничә ел ул Сызрань татарларының милли-мәдәни автономиясендә дә эшләп алган.

Илгизәр хәзрәт сүзләренчә, Үзәк мәчетнең 30 еллык тарихына багышланган җыенны оештырырга әзерләнгәндә Россия Герое Сызраньгә кайткач, аның белән зур очрашу оештырырга тәкъдим ителгән булган. Мәсәлән, дәүләт театры бинасында җыелырга теләгәннәр. Ләкин Дамир Йосыпов үзенә андый зур игътибар бирүләрен теләмәгән.

ddy1 y-1 y2 y3 y5

 ktwZNpCF_6s

Просмотров: 1507

4 комментариев

  1. Альхамдулиллах!
    Слава Господу Миров.

  2. Бик шеп! Бик матур! Котлыйбыз!

  3. Поздравляем с 30-летием Центральной мечети!
    Судя по фотографиям все прошло шикарно!

  4. Аллаһыга шөкер! Дамир мәҗлисне Коръән уку белән башлады һәм. Коръән уку белән тәмамлады. Ә доганы мин кылдым. Коръән уку белән дога кылу ике мәсьәлә шул.
    Дамирыбыз Ил Каһарманы булганчы нинди иде шундый ук булып калган: тыйнак, сабыр һәм төпле.
    Мәҗлисебездә шундый тирән мәгънәле һәм күңел түрләребезгә үтеп керәрдәй матур вагаз сөйләде. Чын муллаларча!
    Ул бит 2006-2010 елларда шәһәребезнең «Западный» бистәсендә урнашкан намаз бүлмәсендә җомга намазларын укытты. Вакыт вакыт минедә алыштыргалады.