Бәхетле бул, кызым!

наиля11Һәр ата-ана баласының тәртипле, тәүфыйклы, кешелек­ле булып үсүен тели. Бу яктан мин үземне бик бәхетле ана, дип саныйм. Аллаһыга шөкер, кызларым Наилә белән Галия йөземә бер генә дә кызыллык китермәделәр.

Шушы көннәрдә өлкәнем Наилә Шамил кызы Тимер­булатова 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Ул Самара шәһәренең татар милли хәрәкәте активистларына яхшы таныш. Шәһәребездә узган милли чараларда актив катнаша, туганнарны, якыннарыбызны, садакадан булсын дип, үз акчасына “Бердәмлек” газетасына яздыра. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе буларак та, мин Наиләмә рәхмәтлемен. Оешма тарафыннан төрле чараларны, ифтар, корбан кебек зур дини мәҗлесләрне, Рәгаиб кичәләрен уздыруда ул зур өлеш кертә.

Наиләнең гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Әнвәр белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Әлфия бүген Мәскәүдә яши, ул танылган адвокат. Ә Камил Самарада юрист булып эшли. Икесе дә аспирантурада укыйлар.

Наилә акыллы, сабыр, тыйнак – чын татар хатыны. Шул ук вакытта ул көчле рухлы, күңелендә ничек кенә авыр булмасын – йөзендә һәрвакыт елмаю балкый, татар халкы әйтмешли, таш белән атканга да аш белән ата белә.

Мин шундый кызым булуы белән горурланам. Матур гаилә корып, миңа шундый оныклар үстереп биргәне, мине, кайнанасы белән кайнатасын хөрмәтләве өчен аңа зур рәхмәт. Наиләнең дин юлына басуына да бөтен күңелем белән шатланам. Бүген ул, Самараның Җәмигъ мәчетенә йөреп, күп еллар хатын-кызларны ислам дине нигезләренә өйрәткән остабикә Сания Мингачевадан дини белем ала.

Кадерле Наиләм! Чын кү­ңелдән сине матур юбилеең белән котлап, иң изге теләк­ләремне җиткерәм.

Сиңа тормыш бүләк иткән

                     Җир, Су, Һаваң,

Алар синең бар барлыгың,

                       бел син, балам.

Сиңа тормыш бүләк иткән

                             ата-бабаң,

Нәселеңне, икмәк хакын

                      бел син, балам.

Сиңа гомер бүләк иткән

                                газиз анаң,

Шатлык китерә күр аңа

                       көн дә, балам.

Сеңелең Галия, аның балалары Динар һәм Сания дә йөрәктән чыккан иң матур, якты теләкләр телиләр. Ка­дерлебез! Һәрвакыт безне шулай сөендереп, бәхеткә, якыннарыңның мәхәббәтенә тө­ренеп яшә!

Әниең Разия ӘЮПОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 856

Комментирование запрещено