Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!

20191113_15454611

Яңа Ярмәк авылы клубында  балалар белән бергәләшеп борынгы татар халык уеннарын искә төшердек.

Татар халкы уен-көлкегә, җырга-моңга бик оста. Безнең әбиләребез борын-борынгыдан уеннарны яратып уйнаганнар. Йолдызлы җәйге кичтә, янәшәдә генә инеш һәм чишмәләр челтерәп торганда, яшел тугайлыкта җыелган авыл яшьләреннән дә матуррак, бәхетлерәк һичкем булмагандыр, мөгаен. Алар анда җырлаганнар, биегәннәр. Тугайлыклар һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда татар халкының шаян биюләре биелгән, уен-такмаклары яңгыраган. 

Беркөнне без дә балалар белән бергәләшеп борынгы татар халык уеннарын искә төшереп үттек, «Капкалы», «Ачыгавыз», «Йөзек салыш», «Гөлбану-Габдулла» уеннарын, җыр-такмаклар әйтеп, «Күрсәт, әле үскәнем»не уйнадык.

20191113_1557451 20191113_1545461120191113_1605371120191113_16081211

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 720

Комментирование запрещено