Россиядә бер генә милләтнең дә дистанцион рәвештә ана телен өйрәтә торган онлайн мәктәбе юк, диләр. Татарның «Ана теле» мәктәбеннән кала. Аның академик җитәкчесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә проектның Мәскәүдә Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе, ничек итеп тормышка ашырылуы, мәктәптә белем алып, татар телен үзләштерә алган үзенчәлекле шәхесләр турында сөйләде.