“Шигърият дөньясында”

IMG_0869Кичә, 24 ноябрьдә, Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә “Шигърият дөньясында” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе узды. Чараны Самар шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе, “Болгар мирасы” мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе ярдәмендә региональ иҗади-иҗтимагый “Дуслык” оешмасы һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе уздырды.

Бәйгедә җитмешкә якын бала катнашты. Иң кечкенә бәйгече Алинә Сәлаховага нибары 4 яшь иде. Балаларның чыгышын “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина, Фәния Гыйләҗева, Рәхимә Хәйрова һәм Айгөл Хәкимова бәяләделәр.

Бәйгедә катнашкан балаларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Ә шигырьләрне иң оста укыган Сөмәйрә Аслан, Дамир Вагыйзов һәм Әнвәр Мифтахов 3-4 апрельдә Самарда үтәчәк “Мирас” фестивалендә катнашуга сертификат белән дә бүләкләнделәр.

IMG_0869 IMG_0750

IMG_0617 IMG_0621 IMG_0642 (1) IMG_0644Әминә ШИҺАПОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1493

2 комментариев

  1. Бик кирэкле, бик тэ мохим чара. Татар телендэ шигырь уку булгач, сэхнэ бизэлешендэ дэ Шоу талантов, дигэн сузлэр булырга тугелдер, могаен…