Бәхетле булырга курыкмагыз!

Wjx-aOECNAk11

Гүзәл БИЛДАНОВА балалары белән

Хатын-кызга назлылык, нәфислек кебек сыйфатлар хас. Шулай да күп вакытта гүзәл затларның кыюлыгы, түземлеге, авырлыкларга баш имәве гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

Самарада яшәүче Гүзәл Харун кызы БИЛДАНОВА нәкъ шундыйлардан. Беренче карашка нәзәкатьле булып күренгән хатын йорт хуҗалыгын алып барырга да, дәүләт эшенә дә, биш баласын тәрбияләргә дә өлгерә.

- Бүген хатын-кыз заман белән бергә атларга, гаилә тормышын читкә куеп, карьера ясарга тырыша. Ә мин балаларым өчен яшим, алар минем шатлыгым да, авыр чакта ышанычлы терәгем дә, — дип сөйли Гүзәл.

Бер караганда, аның язмышы миллионлаган хатын-кызларныкыннан аерылмый кебек. Ул гади гаиләдә туып-үсә, мәктәптән соң Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының Самара филиалын тәмамлый. Үз теләге белән дин юлына баса, шәһәрнең Малый Тупик урамындагы Иске мәчеткә йөреп укый. Булачак ире Йосыф белән дә Гүзәл Аллаһы йортында таныша. Гаилә корып, алар 17 ел бик бәхетле гомер кичерәләр. Бер-бер артлы өч уллары, ике кызлары тугач, тормышлары тагын да тулылана, матурая. “Хатын-кыз буларак, мин гаилә учагын саклый, балалар тәрбиясе белән шөгыльләнә идем. Ә тормышыбызның матди ягы ирем җилкәсендә иде. Шундый матур тормышыбыз бер мизгелдә челпәрәмә килер дип, кем уйлаган?” – дип авыр сулый Гүзәл.

Ике ел элек яраткан тормыш иптәше Йосыф вакытсыз бакыйлыкка күчкән. Кулында берсеннән-берсе кечкенә биш сабые белән калган Гүзәлнең аягы астыннан җир упкандай була. Ничек яшәргә? Балаларны ничек аякка бастырырга? Бу кара көннәрдә аңа әти-әнисе һәм туганнары ярдәм кулы сузалар. Әлбәттә, уллары-кызлары да аның хәлен аңлыйлар. «Балалар хакына көчле булырга өйрәнергә туры килде. Әле дә күңелем тулганда, аларга күрсәтмичә генә еларга тырышам», — дип күңелсез генә елмаеп куя яшь хатын.

Бүген аның көн тәртибе минутына кадәр саналган дисәң дә, дөрес булыр. Иртән торып балаларны мәктәпкә җыя да эшкә йөгерә. “Тәрҗемәчеләр бюросында эшлим. Хезмәтемне бик яратам, үз урынымда икәнемне сизеп, хезмәтемнән ләззәт алам”, — ди Гүзәл ханым. Эштән кайту белән кечкенәрәк балаларының өй эшләрен эшләргә булыша, ашарга пешерә, ә иртән тагын аш, эш, дәресләр… Ә менә ял көннәрен гаилә бергә уздырырга тырыша. Кинога, паркларга йөриләр, җәен Иделдә су коеналар, әби-бабаларының туган якларына, Большая Глушица районының Моратша авылына кайтып киләләр. “Балаларым бишесе биш төрле. Аларга мин назлы әни дә, кирәк чакта, таләпчән мөгаллим дә, сизгер психолог та, иң якын сердәш тә. Барысын да бертигез яратып, кайгыртым яшим”, — дип сөйли Гүзәл.

Ананың уллары һәм кызлары инде зур үскәннәр. Өлкән малае Муса бүген Казан федераль университетының чит илләр телләре факультетында белем ала, француз һәм инглиз телләрен өйрәнә. Волонтер, тәрҗемәче буларак, төрле чараларда актив катнашканы өчен егет күптөрле бүләкләргә, Рәхмәт хатларына ия булган.

Фатыйма быел мәктәпне тәмамлаячак. Ул да, 10 яшьлек энесе Умәр дә 2 санлы спорт мәктәбендә җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр, шәһәр дәрәҗәсендә узган спорт бәйгеләрендә катнашалар. Фатыйма яшүсмерләр арасында йөгерү буенча чемпион исеменә дә лаек булган.

14 яшьлек Самира – уңган хуҗабикә. Әнисе эштән кайтуга ул йорт эшләрен бетереп куя. Аш-суга да оста икән. Ә төпчекләре Хәсән Самараның 5 санлы спорт мәктәбендә биш төр көрәш белән шөгыльләнә. Балалар Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәгә йөреп, дин сабаклары да алалар.

“Берүзегез барысына да ничек өлгерәсез?” – дигән сорауга, Гүзәл: “Минемчә, барысы да шулай яши, гаҗәпләнәсе юк. Аннан миңа әтием Харун һәм әнием Яңылбикә нык ярдәм итәләр. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен”, — дип җавап бирде.

Бу көннәрдә Гүзәл, мәш килеп, Әниләр көненә карата региональ “Күпбалалы гаиләләр” ассоциациясе уздыра торган бәйрәм чарасына әзерләнеп йөри. Шушы оешма әгъзасы буларак һәм форсаттан файдаланып, Гүзәл Харун кызы барлык әниләрне, бәби көткән хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

- Миңа карап, нәрсәгә биш бала тапкан инде, дип гаҗәпләнүчеләр бар. Бу мәгънәсез сорау. Балаларым үз көчемә ышанычымны арттырып, хыял канатларымны ныгыттылар. Алар минем яшәү чыганагым. Хатын-кызның чын бәхете – тату гаилә корып, ана булуда. Бала табарга, бәхетле булырга курыкмагыз. Сабыйларны Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк буларак көтеп алыгыз, — дип изге теләкләрен теләде ул. Без дә бу матур сүзләргә кушылып, барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Wjx-aOECNAk11

Гүзәл БИЛДАНОВА балалары белән

SwoQF7JwsbY11 bf3w0rOdKA411

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 937

Комментирование запрещено