Тормыш яме — әнкәй, хатын-кыз!

smartӘниләр бәйрәмен Яңа Ярмәк авылы клубында ике көн рәттән бәйрәм иттек.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге — хатын-кызларда. Кемнәр соң тормышыбызны ямьләндерүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр? Ул — безнең газиз әниләребез! Менә 21 ел инде ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне итеп билгеләнеп үтә.

Әниләр бәйрәмен Яңа Ярмәк авылы клубында ике көн рәттән бәйрәм иттек. Беренче көнне, 22 ноябрьдә, кадерле әниләребезне клубка, «Гаилә» үзәге белән берлектә оештырган “Тормыш яме – әнкәй” дигән бәйгедә катнашырга чакырдык. Чара балалар башкаруындагы җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә «Гаилә» үзәге мөдире Гөлнара Әгътәс кызы Шәйхетдинова әниләрне тәбрикләп, Мактау кәгазьләре белән буләкләп үтте.

Бәйгедә катнашкан әниләр сынатмадылар: барлык биремнәрне дә “бишлегә” үтәделәр. Бәйгеләр тәмамлангач, бәйрәм сый тулы чәй табыны тирәли дәвам итте.

20191122_14252520191122_144833 smart smart23 ноябрьдә клубыбызга тагын халык агылды. Гаҗәп тә түгел, чөнки бу көнне безнең бәйрәмгә концерт белән авылдашыбыз Флюра апай Хәлиуллина һәм Исаклы авылы егете Алексей Мамонов килгәннәр иде. Аларның җырларын халык бик яратып тыңлады, алкышларга күмде.

Әйтергә кирәк, Флюра апайлар безгә концерт белән икенче тапкыр кайталар инде. Ике тамашада да зал шыгрым тулы иде. Флюра апай татарча моңлы җырларын башкарса, Алексей Мамонов дәртле рус җырларын җырлап үтте. Рус егете булса да, Алексей Флюра апай белән дуэтта татарча да җырлады.

IMG_20191123_145232 smartКонцертта авылыбызның биюче кызлары (Ләйсән Фәйзуллина, Алисә Госаинова, Ираида Шәйхетдинова, Аделина Хәмидуллина, Юлия Шакирова) дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар, мәзәк күренешләр дә (әби — Асия Җәләева, врач — Тамара Хәмәдиева, әби — Рузалия Гафурова) тамашачының күңелен күтәрде. Яшь җырчыларыбызның (Әлфина Мугинова, Аня Дмитриева) җырлары да тамашачыларга бик ошады.

Авыл халкын якын итеп, ерак араны кыскартып, ял концерты белән безнең күңелне күргән өчен Флюра апай белән Алексейга рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле әниләрне тагын бер кат олы бәйрәм белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, саулык телибез! Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыгызга яшәеш чыганагы булып торсагыз иде!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А.Г. ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М. ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 793

Комментирование запрещено