Быел кабат очрашырга насыйп булды…

IMG_5371Телефон тавышы сискәндереп китте, алып тыңласам, ягымлы тавыш белән: “Гөлфия апа, безгә килә алмассызмы?”- дип эндәште Гөлисә иркәм, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре. Шулай бүлеккә дәшеп алды ул. Шуннан бирле бер ел вакыт үтеп тә китте. Шөкер, быел  кабат очрашырга насыйп булды. 

Бүлеккә барып керүгә, якын туганнарын күргән сыман, Әбдерәхимова Рәмзия: “Әйдәгез, әйдәгез рәхим итегез,”- дип  безне каршы алды. Залга үтү белән һәрбер хезмәткәр безгә уңайлыклар булдырырга тырышты. Алардан яшьлек, дәрт, көч-күәт бөркеп тора иде. Безнең моң-зарларыбызны тыңлап, киңәшләрен дә бирделәр.

Бер көнебез дә әрәмгә үтмәде: репрессия корбаннарын искә алдык, Комсомол көне дә кызыклы үтте, яшь чакларны искә төшереп, яулык бәйләү буенча мастер-класста да катнаштык, урман, төзекләндерелгән чишмәләргә дә сәяхәт кылдык, һәрвакыт барлык чараларның да фотоларын ясап бирүче Тәбриз абыйларда да кунакта булдык. Алар хөрмәтенә Гөлсем апа Хөббәтова шигырь дә язган.


   Мәрхәмәтлелек нуры чагыла

Менә без бүген кунакта тату гаилә Вәлиәхмәтовларда,

Фәния белән Тәбрис абый бик күп еллар никахта.

Гөрләшеп яши алар мәрхәмәтлелек өләшеп,

Ак көнләшү белән генә куярлык бит көнләшеп.

 

Бер кешенең гозере төшсә, ышанып аларга килә,

Алар ике дә уйламый шатланып ярдәм итә.

Тәбрис абый Чернобыльдә бик зур ярдәм күрсәткән,

Исәнлеге какшаса да, яшәү көчен үрләткән.

 

Әнә нинди матур парлар, сокланыплар туймаслык,

Күңелгә кереп калдыгыз хәтердән җуелмаслык.

Бер-береңә терәк булып, сокланырлык гомер иттегез,

Кайгыларга бирешмичә, тормыш сынауларын үттегез.

 

Авыл халкы хөрмәт итә, рәхмәт укый барысы да,

Сезнең якты йөзегездә мәрхәмәтлек нуры чагыла.

Фотосүрәтләр ясыйсыз халыкны куандырып,

Сәдака ясап бирәсез рухны нурландырып.

 

Сәләмәтлек, озын гомер, сезгә иң изге теләк,

Барыбызны да сөендереп яшәгез җир йөзен бизәп. 

Гөлсем Хөббәтова

 


 

IMG_5371IMG_5330 IMG_5423 IMG_1828 IMG_1835 IMG_1839

Шулай сизелми дә санаулы көннәр үтеп тә китте. Безнең күңелләрне күргән, яшьлегебезгә алып кайтканнары өчен Әбдерәхимова Рәмзиягә, Әбдерәхимова  Лилиягә, Бәдретдинова Гөлисәгә, Хәнәфиева Гөлиягә, Каюмова Алиягә, Хәмидуллина Рәшидәгә, Сәгыйров Җәгфәргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләләренә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, түземлек теләп калабыз.

Ноябрь аенда социаль реабилитация бүлегенә йөрүче хатын-кызлар исеменнән

Гөлфия ВӘГЫЙЗОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

                            

 

 

 

Просмотров: 732

Комментирование запрещено