«Идел-йорт» талантлар барлый

IMG_4380Камышлы районыннан Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче һәвәскәр театр һәм Камышлы халык театры Казан шәһәрендә узучы 19нчы «Идел-йорт» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә  катнашты.

450 урынлык зал, эш көне булуга карамастан, халык белән көндезен дә, кичен дә тулы иде. Артистларыбызның чыгышын тамашачы да кайнар алкышларга күмде, мәртәбәле жюри да ике спектакльгә дә зур бәя бирде.

3нче декабрьгә кадәр барачак бәйгенең йомгаклау кичәсе 9 декабрьдә Г.Камал исемендәге театрда узачак. Бәйгедә 11 төбәктән 17 спектакль катнаша.

Үзешчән театр артистларыбыз рольләрен оста башкарып, тамашачыны елатты да, көлдерде дә, дип хәбәр итә Камышлы районы администрациясенең  мәдәният бүлеге җитәкчесе Резидә Төхбәтшина.

7DKiNi7Pj9Q8gwr6MDiu0Y qonNzmYraXY USoypdAQTsI

IMG_4372IMG_4373IMG_4377IMG_4378-1IMG_4380IMG_4382IMG_4388

Просмотров: 913

Комментирование запрещено